Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яшьләр авылда калсын өчен нишләргә?

Яшәр өчен уңайлы шартлар тудырылган очракта, яшьләр китмәс, киресенчә, белгечләрне үзенә җәлеп итәр иде.

Тискәре ассоциация тудырган «авыл яшьләре» сүзтезмәсе яңа мәгънә алды

Яшьләр авылда калсын өчен нәрсә эшләргә кирәк? Бу максаттан аларны кызыксындыру чаралары бармы? Татарстанның Аграр яшьләр берлеге җитәкчесе Диләрә Шувалова белән без шул хакта сөйләштек.

– Диләрә, ни өчен яшьләрнең авылда каласы килми?

– Төп сәбәбе – эш урыннары булмау һәм түбән хезмәт хакы. Моңа торак проблемасын да кертергә кирәк. Һәр әти-әни балаларына яхшы белем бирәсе килә. Авылларда балалар бакчалары һәм мәктәпләр ябылу аларны район үзәкләренә яки шәһәрләргә күчеп китәргә этәрә. Эштән соң ял итү мөмкинлеге булмау да тәэсир итәдер дип беләм. Болар барысы да авыл хуҗалыгына гына түгел, республика өчен дә тискәре нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Бүген авыл кешесен тормыш сыйфаты борчый. Яшәр өчен уңайлы шартлар тудырылган очракта, яшьләр китмәс, киресенчә, белгечләрне үзенә җәлеп итәр дип уйлыйм.

– Яшьләрне авылга кайтару өчен, сез нәрсәләр эшлисез?

– Яшьләрне авылда калдыру яки шунда кайтару безнең бурыч түгел. Безнең максат – авыл яшьләренә төрле яклап үсәр өчен нинди шартлар булуын күрсәтү. 2009 елдан, берлекнең районнардагы бүлекләре белән, «Татарстанның авыл яшьләре» дәүләт ярдәмчел программасы кысаларында, 500дән артык социаль мөһим мәсьәләләр хәл ителде.

Республиканың Аграр университеты һәм Ветеринария академиясе белән дә актив эшлибез. Районнарга чыгып, дәүләт ярдәмнәре, югары һәм өстәмә профессиональ белем алу мөмкинлекләре турында сөйлибез. Әйтик, узган ел «Яшел якалар буыны» дигән проект эшләдек. Студентлар анда сити-фермерлык һәм агродизайн кебек яңа юнәлешләрне үстерде. Быел эш башлаучы фермер мәктәбе оештырылды. Авылда эшләүче яшьләр өчен үткәрелгән «Үз һөнәрендә иң яхшысы» дигән конкурска аграр белгечлеккә укучы студентлар да катнашты. Республикакүләм чараларга алар волонтерлар буларак та җәлеп ителә.

– Аграр уку йортларын тәмам­лаучыларның ничә проценты авылга эшкә китә?

– Анысын әйтә алмыйм. Уку йортларының үзләрендә ул контрольдә тотыла. Алар авыл мәктәпләрендә укучылар белән очрашулар да үткәрә.

– Быел Россиядә 2025 елга кадәр «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дигән дәүләт программасы кабул ителде. Аның нигезендә нинди эшләр башкарылачак?

– Әлеге программаның максаты – авылда яшәүне популярлаштыру һәм тормыш сыйфатын яхшырту, авыл кешеләренең керемен арттыру. Ул биш елга исәпләнгән. Моның өчен 2,3 триллион сум акча бүлеп бирелә. Программа структурасына берничә ярдәмчел программа да керә. Ул үз эченә хезмәт базарын, ягъни кадрлар потенциалын үстерү, авыл халкын уңайлы торак белән тәэмин итү өчен шартлар тудыру, инфраструктураны үстерү кебек юнәлешләрне ала.

– Әлеге программаны гамәлгә ашыруга авыл яшьләрен дә җәлеп итәчәксезме?

– Әлбәттә. Безнең район бүлек­ләре авыл халкы белән очрашулар уздыра башлады инде. Очрашуларда авылда үзеңне үстерү өчен нинди яңа мөмкинлекләр тудырылачагы турында сөйлиләр. Мисалга, эш башлаучы фермерларга 4 млн сумга кадәр «Агростартап» гранты, 3 млн сумга кадәр шулай ук эш башлаучы фермерларга ярдәм, гаилә фермаларына 30 млн сумга кадәр, авыл хуҗалыгы кооперативларының матди-техник базасын үстерү өчен грантлар һәм субсидия­ләр бирелә. Болардан тыш «Земст­во докторы» һәм 2020 елдан эшли башлаячак «Земство укытучысы» программалары бар. Агросәнәгать комплексында эшләүчеләргә арендалы торак бирелә. Беренче кертеме 10 проценттан артмаган 5 процентка кадәр ипотека белән торак алып булачак. Монысы киләсе елдан, бу программа турында аны республика дәрәҗәсендә кабул иткәч тәфсилләп сөйләп булачак. Авылга халыкны җәлеп итүгә юнәлтелгән инициатив проектларны финанслау да каралган. Әлеге максаттан без «Авыл көче» дигән ярдәмчел программа эшләтеп җибәрәчәкбез. Бу проект киләсе елның февраль аенда булачак Авыл яшьләренең халыкара конгрессы кысаларында эшли башлаячак.

– Авылга яңа эшкә кайткан яшьләргә нинди ярдәм күрсәтелә?

– Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авылга эшкә кайткан яшь белгечләргә шунда ук 150-300 мең сум һәм бер ел дәвамында ай саен, төп хезмәт хакына кушып, хезмәт хакының минималь күләме кадәр акча бирә. Бу максатларга быел 70 млн сум акча бүлеп бирелгән.

 

«Земство укытучысы» программасы киләсе елдан эшли башлаячак, шуңа да аның шартлары турында әйтергә кыенсынам, «Земство докторы» кебегрәк булыр дип уйлыйм. Шунысын әйтә алам: ул профильле югары белеме булганнарга кагыла. «Земство докторы» программасы нигезендә авылга эшкә кайтучы яшь белгечләр 1 млн сум күләмендә компенсация түләве ала. Бу да югары белемле һәм үз белгечлеге буенча эшләүчеләргә кагыла.

Авылда үз эшен ачарга теләүчеләргә «Агростартап» һәм «Эш башлаучы фермер» конкурслары бар. Алар 3 млн сумга кадәр ярдәмгә өмет итә ала. Авылда яшәүче хатын-кызларга баласы туса, 100 000 сумга кадәр акча бирелә.

– Авылда яшәүче гаиләләр өчен кооператив хәрәкәтен үстерә башлагансыз дип беләм.

– Бу юнәлештә быелдан эшли башладык. «Булышып үстерәбез» («Растим помогая») проекты үсемлекчелеккә йөз тота. Конкурс аша үткән ун гаилә ел дәвамында яшел тәмләткечләр үстерү өчен махсус җайланмалар алдылар. Кошчылык буенча да проектыбыз бар. Аның максаты – кошчылык буенча кооператив булдыру, моның өчен авыл халкын мөмкин кадәр күбрәк җәлеп итәргә телибез. Халыкны кече бизнеска өйрәтү буенча мәйданчык булдыру уе да бар. Киләсе елга авыл мәктәпләре арасында иң яхшы бизнес-проектка конкурс уздырырга ниятлибез. Җиңгән команда чит илдә стажировка үтәчәк.

– «Үз һөнәрендә иң яхшысы» конкурсын телгә алдыгыз. Ул нинди конкурс?

– Аграр тармакта эшләүче һәм шул юнәлештә укучы студентлар арасында үткәрелә ул бәйге. Анда катнашучылар тугыз номинациядә көч сынаша. Алар арасында агроном, хисапчы-икътисадчы, механизатор, мал табибы, инженер-механик, сыер саву операторы, зоотехник һәм башка һөнәрләр бар. Бәйге җиңүчеләре ике атнага Германиягә стажировкага бара.

– Яшьләр кайтсын өчен, эш бирүчеләр дә тырышлык куярга тиештер?

– Алар белән эшләү практикасы бар. Әйтик, «50гә/50» программасы нигезендә, студент авыл хуҗалыгы предприятиесенең стипендиаты була. Студент 10 мең сум стипендия ала, шуның 5 меңен, агросәнәгать комплексын кадрлар белән тәэмин итү өчен дәүләт ярдәме чаралары кысаларында – бюджет, ә калган 5 меңен студент эшкә кайтачак авыл хуҗалыгы предприятиесе түли. Шулай ук Авыл хуҗалыгы министрлыгы уку йортларында махсус максатчан урыннар булдыра. Анда эләгү өчен районның авыл хуҗалыгы идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу югары белем алу гына түгел, эшле булу мөмкинлеге дә.

– Эше булу – бер, яшь кешенең ял да итәсе килә бит. Моның өчен нинди шартлар тудырыла?

– Күп кенә зур авылларда мәдәният йортларына ремонт ясалды. Әмма барысында да яшьләрне җәлеп итәрлек атмосфера тудырылмый. Аграр яшьләр берлеге авыл җирләрендә креатив технологияләрне үстерүгә юнәлтелгән проектларга булышлык күрсәтә. Кристина Касланова, «Очрашу урыны. Урыссу» проекты белән «Авылда социаль проект» конкурсы җиңүчесе булып, грант отты. Аның ярдәмендә мәдәният йортының ташландык ишегалдындагы 500 квадрат метр мәйдан төзекләндерелде. Анда җәйге кичләрдә күңелле чаралар үтте. Киләсе елга авыл клублары хезмәткәрләре өчен шундый белем алу программалары булдырырга уйлыйбыз.

– Сезнең берлек авыл яшьләренең нинди проблемаларын хәл итәргә булышты?

– Алар күп. Эш башлаучы фермерлар мәктәбен тәмамлаган биш кеше Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан 16 млн сумлык грант алды. Район бүлекчәләре җитәкчеләре уңышлы карьера ясый. Мамадышта Айнур Әгъләмов район башлыгы урынбасары булды. Алабугадан Николай Мельниковны авыл җирлеге башлыгы итеп куйдылар.

– Кайсы районнарга яшьләр күбрәк кайта?

– Татарстан буенча Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең территориаль органы мәгълүматларына караганда, быел 18дән алып 35 яшькәчә булган иң күп яшь кешеләр Питрәчкә (якынча 800 кеше), Лаешка (500ләп кеше), Биектауга (50 кеше), Менделеевскига (20 кеше) һәм Әтнәгә (10 кеше) кайткан. Калган районнарда, киресенчә, яшьләрнең китүе күзәтелә.

Соңгы биш елда яшьләрнең хезмәт хакы яхшы түләнгән, тулы социаль пакет белән тәэмин ителгән, шулай ук инновацияле технологияләр кулланыла торган республика эчендәге предприятиеләргә эшкә китүе күзәтелә. Район башлыклары да бу тенденцияне белә, аларда үзләренә инвесторлар җәлеп итү буенча стратегик программалар эшләнә. Бүген районның брендын һәм имиджын булдыру мөһим, ул авыл халкының тормыш сыйфатын гына күтәреп калмыйча, эш урыннары булдыра торган яңа инвесторларны җәлеп итәргә дә булыша. Бу уңайдан Питрәч районын үрнәк итеп китерәсе килә. «Скорлупино», «Әлбәдән» хәрби уеннары кебек Бөтенроссия фестивальләрен оештырып, яшьләр туристлар агымын арттырып кына калмыйча, федераль дәрәҗәдә «Авыл территорияләрен үстерү буенча иң яхшы стратегия» буларак та билгеләнеп үттеләр. Бу муниципаль хакимиятнең районны үстерүгә омтылышы булса, яшьләрнең идеяләр тәкъдим итеп, аларны гамәлгә ашырырга ярдәм итәргә әзерлеген күрсәтә. Ун ел элек «авыл яшьләре» дигән сүзтезмә тискәре ассоциация тудырса, хәзер яңа мәгънә алды. Бүген авыл яшьләре авыр­лыктан курыкмый, булган мөмкинлекләрне сөенеп куллана, үсәргә тырыша.

 

 

 

 

http://tukai-rt.ru/news/yanjaliklar/yashlr-avylda-kalsyn-chen-nishlrg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев