Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ятим инвалид балалар йорты ачыла

Татарстанда инвалид балалар өчен приют ачыла. Бу юнәлештәге эшләр узган ел башланган иде. Приют булдыру ТР МДНнең 3 елга планлаштырылган социаль проектлары кысаларында тормышка ашырыла. Приютка урын шактый озак сайланды, чөнки мондый учреждение өчен шактый үзенчәлекләрне исәпкә алырга кирәк иде. Нәтиҗәдә, республиканың Теләче районындагы Иске Җөри авылы сайланды. Соңгы айларда...

Татарстанда инвалид балалар өчен приют ачыла. Бу юнәлештәге эшләр узган ел башланган иде. Приют булдыру ТР МДНнең 3 елга планлаштырылган социаль проектлары кысаларында тормышка ашырыла.

Приютка урын шактый озак сайланды, чөнки мондый учреждение өчен шактый үзенчәлекләрне исәпкә алырга кирәк иде. Нәтиҗәдә, республиканың Теләче районындагы Иске Җөри авылы сайланды. Соңгы айларда биредә барлык белгечләрне балалар белән эшләргә әзерләделәр. Асрамага бала алган ата-аналар мәктәбендә махсус укып сертификатлар алдылар.

Татарстан мөфтие урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов сүзләренә караганда, ятим инвалид балалар приютын булдыру максаты аларны өлкәннәр тормышына әзерләүдән гыйбарәт. Һәр балага тернәкләндерү курсын үткәрү, аларны дәүләт биргән ташламалардан файдаланырга өйрәтү һәм башкалар күз алдында тотыла. Ятим инвалид балалар йортын ачу Корбан бәйрәменә ниятләнелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X