Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Язгы игелек атнасы» акциясе старт алды

Татарстан Республикасы «Язгы игелек атнасы» Бөтенроссия акциясенә кушыла. Быел акция 18 апрельдән 1 майга кадәр уза.

Татарстан Республикасы территориясендә Язгы игелек атнасының партнеры –  «Вконтакте» Россия социаль челтәре. Ул «Другое дело» сервисын эшләтеп җибәрү кысаларында үткәрелә. Әлеге мәйданчык игелекле эшләр өчен баллар алу мөмкинлеген бирә, аларны файдалы бонусларга алмаштырып була. Биремнең бәясе активлыкның катлаулылыгына һәм сарыф ителгән вакытка карап исәпләнә.

«Язгы игелек атнасы»нда катнашып, биш кешедән торган командалар төп приз өчен – августта Байкальск шәһәрендә узачак «Байкал» яшьләр форумында катнашу өчен көрәшә алалар.

Акция кысаларында иреклелек (волонтерлык) эшчәнлегенең төп юнәлешләре буенча төрле чаралар узачак: экологик иреклелек (волонтерлык): «#Субботник», «Посади дерево», «Поделись добром»; социаль өлкәдә иреклелек (волонтерлык): «Хәйрия ярминкәсе», «Урок добра», «Пушистый день», патриотик тәрбия өлкәсендә иреклелек (волонтерлык): «#НеТолько9Мая», «Чистый дом», «#МинутаПамяти»; мәдәният өлкәсендә иреклелек (волонтерлык): «#ӘдәбиятКичәсе», «Дружба народов», «Игелек концерты» һ. б.; вакыйга иреклелеге (волонтерлык): «#ДобрыйТатарстан», «Спортивный Татарстан», «Хатха йога»; социаль проектлау буенча белем бирү программасы; туристик иреклелек (волонтерлык): «Освещай».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев