Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Язучы Мөнирә Сафина: "Кризиста да кеше булып калыйк"

Газета укучыларга "Бүгенге кризис чорын ничек үткәрәсез?" дигән сорау бирдек.

- Сүземне ерактан башлыйм әле. 1994 ел. Әниебезгә 65 яшь. Каты авырый, соңгы көннәрен яши. Көн дә иртән сүзен: «Мин бүген дә исәнмени әле?» – дип башлый. Өметсез чир иде анда, ул вакытта уколлар, бушлай дарулар да юк. Даруларны биш бәягә кулдан алып, әнинең сызлануларын киметәм, башкача берничек тә ярдәм итеп булмый. Муеннан бурычка баттым, ул хакта да уйламыйм. Әни генә газап чикмәсен. Бәла ялгыз йөрми шул: әнигә кадәр Түбән Камада яшәүче 43 яшендәге бертуган апам үлеп китте. Йөрәк... Әнигә әйтә алмадык. Әни дә китте... 

Шул вакытларны үтә алганмын... Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән шушы көнемә килеп җиттем.

Пандемия башлангач: «Борчылмыйк, Аллаһ тарафыннан бирелгән афәт, без бу көннәрне күрергә тиеш булганбыз», – дип үземне, балаларымны тынычландырдым. Путч вакытын күргән кеше бит мин... Ике гасырда яшәп карадым. Авырлык белән рәхәтлек гел чиратлашып килеп торды. Авыр вакытлар күбрәк тә булгандыр, онытылган инде хәзер.

Инде Украинадагы бу хәлләр... Бүгенге шартларга да ияләшергә кирәк. Кайчан да булса бер бетәр ул. Бетмәскә дә мөмкин, элекке патшалар да сугышып яшәгән. Җир тормышы күчәреннән ычкынмады, тормыш дәвам итә. 

Тик... Җирдә яшәгән адәм балаларын ул да куркыта алмас ахры. Кибетләрдән он, шикәр, ярманы кырып-себереп җыйган халык киштәләрдәге хатын-кыз прокладкаларын алып бетергән!!! Йә Раббым! Нигә кешеләрнең акылын томаладың? Сугыша-сугыша шикәр, макарон алып, аларны сумкаларына төяп, хәлдән таеп өенә кайтып җиткән кайбер өлкән яшьтәгеләр: «Булды, хәзер ачтан үлмибез!» – дип сөенгән диләр. Бүген синең бар нәрсәң бар, ә иртәгә син үзең юк! Моны нигә оныттың, кеше? 

Мин җиде яшемдә әтисез калдым. Әти үлгәндә йортта бер тиен акча, бер кило он, шикәр дә юк иде. Дүрт яшендәге сеңлемнең: «Әти үлгән, өйдә бер ипи калган, иртәгә нәрсә ашыйбыз инде?» – дип сораганы әле дә хәтеремдә. Ул чакта әниебезгә бик авыр булгандыр, җиде кыз баланы ничек үстерим дип кайгыргандыр. Әни безне иркәләп, матур сүзләр сөйләп утыра алмады, без эшләп үстек. Безгә беркем берни белән ярдәм итмәде. Ул вакытта бар кеше бертөсле хәерче иде, кем нәрсә бирә алсын... Үскән беребез кул арасына керә башлады, ачка үлмәдек, Аллаһка шөкер. 

Пандемия вакытында да, бүгенге хәлләрдә дә, кешегә ияреп, ризык җыймадык, кибеттә товар бетми хәзер. Мондый хәлгә төшүебез бик аяныч, әлбәттә. «Миңа кирәк, син теләсәң нишлә!» дип кешене төртеп җибәреп, бер кап шикәр өчен иманны сатабыз, кеше булуыбызны онытабыз бит... Юктыр, адәм баласын акылга утыртып булмастыр... Әле бит республика җитәкчелеге азык запасы җитә дип тынычландырып тора. 

Илгә кайгы килгәндә бер кеше дә үзен бәхетле дип әйтә алмас. Мин дә әйтмим. Әмма минем тормыш рәвешем әллә ни үзгәрмәде. Элеккечә эшләп ашыйм.

Бүгенге көндә бер нәшриятта тәрҗемәче булып эшлим. Әле шушы көннәрдә генә Оренбург өлкәсеннән башкорт телендә язучы ханым эзләп тапты мине. Аның бер китабын нәшриятка әзерләдем. Буш вакытларым булганда хикәяләр, сәхнә әсәрләре язам. 
Тиздән бакча эшләре. Тәрәзә төпләрендәге үсентеләр бик көтә язны. Бакчабызда яшелчәнең бар төрен дә үстерәбез. Җиләк-җимеш агачлары да утырттык. Шәһәр читендәге йортыбызны салып чыкканга өч кенә ел әле. Бик яратып, кыш буена җитәрлек кабак үстерәм. 

Өч ел инде кибеттән ипи сатып алган юк. Биш кешелек гаиләгә өч көнгә бер тапкыр чүпрәсез ипи пешерәм. Гаилә дусларыбыз ашламасыз иген үстерә. Шулардан чиста арыш, бодай оны, ярмалар алабыз. Быел югары сортлы оннан батон пешерә башладым, кибетнекеннән бер дә ким түгел. Оныкларымны сөендерәм шулай. Кызым, ике оныгым да тәмле ризыклар пешереп сыйлыйлар. Кибет ризыгын бик сирәк алабыз.

Тагын... Иң мөһиме – күңелемдә Аллаһка, Аның барлыгына, берлегенә ышану яши. Нинди генә авырлык килсә дә, Аңа ялварам, ярдәм сорыйм. Чөнки мин Аңа бик нык ышанам, аны иң гадел дустым дип саныйм. Мин сорыйм, Ул бирә. Биш вакыт намазымны калдырмыйм, ураза тотам, фитра, гошер сәдакаларын бирәм, Коръән укыйм, ярдәм сораганнарга хәлемнән килгәнчә булышырга тырышам. Артык байлыгым булмаса да, күңелем бай. Үзләре яхшы булган кешеләрнең барысына да күңел түремдә урын табыла.
Узган ел бер клиникага психолог итеп дәшкәннәр иде. «Газетадагы язмаларыгыз бик үтемле, сезне үзебезнең коллективта күрергә телибез», – дип чакыргач, уйлап та тормый баш тарттым. Ризалашсам, чит шәһәргә күчеп китәргә кирәк булачак иде. Татарстанда яшәүче, якыннан таныш булмаган өлкән кешеләргә киңәшләрем белән ярдәм итәм. Гаҗәп, алар минем белән аралашкач тынычландык дип язалар. Өйдә ялгыз утырудан туйган берничә хуҗабикәне хикәя язарга өйрәттем.

Шушы эшләр белән матавыкланып, юк-бар уйларга вакытым калмый. Нигә алдан борчылып торырга? Буласы хәл барыбер була, бездән берни дә тормый. Уйлар кеше белән түгел, кеше уйлары белән үзе идарә итәргә тиеш. Минем хәзерге яшәү девизым: «Тормыш матур ул, артыгын күтәрмәсәң, авыр да түгел». 

Әйе, тормыш көннән-көн катлаулана. Ни генә күрсәк тә, Кеше булып калыйк. Форсаттан файдаланып, бәяләр күтәреп баерга уйлаган кешеләр дә бервакыт уйланырлар әле. Украинадагы хәлләр дә тынар...

Мөнирә Сафина.
Биектау районы. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев