"Язылган өчен телевизор" бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде
"Татмедиа" акционерлык җәмгыяте үзе нәшер иткән газета - журналларга язылучылар арасында ел саен бәйге үткәреп, кыйммәтле бүләкләр уйната.
Бәйгедә катнашу өчен "Татмедиа" нәшер иткән кимендә өч басмага алты айга язылып, аның квитанцияләренең күчермәсен тиешле адреска җибәрергә кирәк иде. Төп бүләк - телевизор, аннан кала өч цифрлы фотоаппарат, 15 йон одеал булды. Быел әлеге бәйгедә Чаллыдан Рәзинә Мөһияр "Татмедиа"ның махсус кызыксындыру бүләгенә лаек булды. Бүләкне җиңүчегә “Шәһри Чаллы” газетасы баш мөхәррире Мирһади Разов тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев