Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Бер кашык кайнар ашка мохтаҗлар да бар бит...

«Приюттагы кешеләрнең язмышы катлаулы, бәлки алар бу хәлгә чыннан да үз хаталары аркасында калгандыр. Шулай да кем генә хаталарсыз яши икән?»


Чаллыдагы «Приют человека» хәйрия проектына 5 ел тулды. Аңа нигез салучы Рөстәм Гатин әйтүенчә, бу вакыт эчендә 5 меңнән артык кешегә кайнар аш ашатканнар, меңнән артыгы өс һәм аяк киеме алган, бик күпләргә эш һәм яшәү урыны тапканнар. 28 ноябрь көнне Орган залы белән «Олимпийский» спорт комплексы арасындагы мәйданда приют үзенең командасын һәм дусларын җыйды. Тәмле итле карабодай боткасы белән сыйлаганчы кунаклар җылы сүзләр һәм рәхмәт хатларын кабул итте. «Шәһри Чаллы»га бердәнбер татар телендәгесен тапшырдылар.

Приютның нәкъ шушы урында урнашуы очраклы түгел – 2018-2019 елларда биредә шәһәрдәшләребез башлангычы белән мохтаҗларны ашатканнар. Бу хакта Чаллының иң зур, 14 мең кешене үзенә сыйдырган 27нче комплексының ТОС (территориаль үзидарә органы) рәисе Венера Наумкина сөйләде. Рөстәм Гатин белән ул Автозавод Башкарма комитетында таныша. Шуннан бирле шәһәр җитәкчелеге белән элемтәдә торырга да, һәр ял саен үзе килеп аш бүлергә дә ярдәм итә.

– Ул бөтен комплекс вәкилләренә дә мохтаҗларны ашату идеясын тәкъдим итте, тик ни сәбәпледер, мин генә кабул иттем. Рөстәмгә бу урын ошады, аннары шәһәр мэрының ризалыгын алдык. Башта кешеләргә мәгълүматны җиткерү өчен хәтта урамдагы торбаларга да белдерүләр ябыштыра идек. Беренче тапкыр 10 кеше килде бугай, хәзер аларның саны 100 дән арта. Башта күчмә кухняда ашарга пешереп ашата идек, аннары Рөстәм хәрби операциядә азат ителгән Луганск шәһәрендә яшәүчеләрне ашатырга киткәч, ул Чаллыдагы ашханәләр белән сөйләшеп куйды. Алар ярдәмендә бер атна да калдырмый кешеләрне кайнар аш белән сыйладык, киемнәр кабул итү һәм таратуны да туктатмадык. Бирегә килүчеләрне алкотестер белән тикшерәләр, территориядә исерекләр булмавы да бик ошый, – диде ул.

67нче ашханә җитәкчесе Руслан Шакиров әлегәчә приютка ярдәм итүен дәвам итә – якшәмбе саен алар 50 литр тирәсе аш әзерли.

– Мине партнер итеп сайлаган өчен Рөстәмгә бик рәхмәтле. Яшәү һәм эш принцибым – булганың белән бүлешергә кирәк. Кемнең ни өчен мондый хәлдә калганын тикшермичә генә.
Товарларны төрү, капларга салу белән шөгыльләнүче шәхси эшмәкәр Марат Шабалин да шул фикердә:

– Күп кешеләргә хәйриячелек белән шөгыльләнү мөһим. Үзебезнең фасовка үзәгендә дә әйберләр җыеп монда китердек. Приюттагы кешеләрнең язмышы катлаулы, бәлки алар бу хәлгә чыннан да үз хаталары аркасында калгандыр. Шулай да кем генә хаталарсыз яши икән? Бәлки без дә үз тормышыбыздагы ниндидер ялгышларны төзәтер өчен монда киләбездер?

Рөстәм Гатин эшен башлавы турында да сөйләде.

– Пандемия вакыты. Мәчет янында ашарга пешерергә ярамый. Ә Рамазан аенда мохтаҗларга авыз ачар өчен ризык тарату кирәк. Габдрәшит хәзрәт: «Синнән башка ай буе көн саен 200-300әр порция әзерләрдәй кешем юк», – диде. Без Сидоровкада бер урын таптык, ифтар ашлары әзерләдек. Шөкер, таратырдай волонтерлар бар иде. Рамазан ае үткәч, ничектер юксынып калдык – ияләшкән идек бит. Хәзрәт әйтә: «Әйдә, табибларны ашатабыз», – ди. Аларның көне-төне коронавирус белән көрәшкән вакыты. Шул ук урында ашарга пешереп хастаханәләргә илтә башладык, – дип искә алды эшмәкәр.

Юрист Руслан Шәймөхәммәтов Рөстәм Гатин белән инде 30 еллап таныш икән. Шуның 20 елын алар бергәләп хәйрия белән шөгыльләнәләр.

– Мин Рөстәмне яхшы мәгънәсендә «авыру» дияр идем. Кешеләргә ярдәм итү – аның канында. Приютка ярдәм итәргә чакыргач, хәтерлим, икеләнеп калдым. Әгәр Рөстәм тәкъдим итә икән, димәк һәр тиен исәптә булачак, һәр тиен иясенә барып җитәчәк, анысында шигем юк. Ә менә бирегә килүчеләргә карата фикерем башкарак, тискәрерәк иде – шуңа мин башта консультацияләр генә үткәрергә булдым. Беренче килгән көнне күргәннәремнән каз тәннәре чыкты. Фикерем 180 градуска үзгәрде – күпчелекнең мондый хәлгә төшүләрендә гаепләре юк. Шулай килеп чыккан инде. Шуннан бирле акчалата ярдәм итәм. Күп очракта суд инде үткән һәм алар мөмкин булганның барысын да эшләгән була. Шулай да нинди юнәлештә эшләргә кирәклеген аңлатам, нотариуска шалтыраттырга, юстиция министрлыгыннан мәгълүматлар алырга да туры килде. Кемгәдер яңадан паспорт ясап бирдек, пенсия буенча мәсьәләләрне хәл иттек. Рөстәм үзе эчке эшләр идарәсе җитәкчесенә барып хәлне аңлатты, аның уңай хәл ителүенә иреште, – дип уртаклашты әңгәмәдәшем.

Приютка һәрдаим ярдәм итеп торучылар арасында кан тамырлары хирургы, 4 бала әтисе Дамир Вәлиуллин да бар:

– Рөстәм белән спорт залында таныштык, дуслаштык. Мин көн саен кешеләрне дәвалыйм – яхшы эш эшлим кебек, ә шулай да, беләсезме, бернинди рәхмәт, түләү көтмичә кемгәдер игелек кылсаң, «зарядка» алган кебек буласың. Ә бит югыйсә, тәүлек буе дежурда торганнан соң монда киләм. Мөселман буларак, савап җыюым да мөһим, әлбәттә. Кайвакыт балаларымны да ияртәм. 

Хәрби операциягә «буржуйка» дип аталган мичләр ясап җибәрүче Радик Фәизов Рөстәм Гатинны танышканчы видеоларыннан күзәтеп бара.

– Аның белән күптән танышасым килә иде. СВО зонасына барасын белгәч, язарга булдым, ярдәмемне тәкъдим иттем. «Мич ясарбыз», – дидем, әле ул эшкә ничек тотынырга белмәсәк тә. Бина өчен һәм күчереп йөртә торганнарын зур булмаган партия итеп озаттык. Бүгенге көндә волонтерлар белән эшлибез, инде 400дән артыкны ясаганбыздыр. Ул вакытта Рөстәм: «Мичләрегез азат ителгән кешеләрне суыкта өшеп үлүдән коткарды», – диде. Хәзерге вакытта күпчелеге – хәрбиләр өчен. Ягып җылынырга да, киемнәрне киптерергә дә, ашарга пешерергә дә, аннары үзең белән алып китәргә дә була. Төрле оешмалардан да ярдәм сорыйбыз. Эштән соң, ял көннәрендә эретеп ябыштырып ясыйбыз.

Роберт Нуретдинов приютка бер ел элек килгән. Ул – круасаннар пешерү буенча цех җитәкчесе.

– Һәр производстводагы кебек бездә дә тышкы ягы стандартларга туры килмәгән продукция булгалый. Аны кая куярга микән, дип уйлый идем. Рөстәм Гатин искә төште. Бер тапкыр алып килдем, икенче тапкыр, аннары гадәткә керде. Миңа биредә эшнең ничек оештырылуы ошый. Аларга кушыласым килде. Әйбәт бит инде – без үз эшебезне җәелдерергә тырышкан кешеләр тормышында нәрсәдер барып чыкмаганнарга ярдәм итәбез. Шул рәвешле тормыш дәвам итә. Бу проектка күбрәк кеше килүен теләр идем.

Эшмәкәрләр белән беррәттән Рөстәм Гатин үз командасындагы кешеләр – павильонны ачып, аны тәртиптә тотып, киемнәрне кабул итеп, элеп, таратып, ашарга таратып торучы Венера апа Исмәгыйлева, Мөдәфис абый Хикмәтуллин, Светлана Сайрановага Рәхмәт хатын һәм дуслары әзерләгән акчалы конвертлар тапшырды.

Ботка пешүгә павильон янына нигездә олы яшьтәге хатын-кызлар җыела башлады. Ачылып китәргә ашыкмасалар да, ни өчен бирегә килгәннәрен сөйләделәр.

– Миңа 76 яшь. 2018 елны 3 ай саен якыннарымны югалттым. Башта әнием, аннары ике абыем бер-бер артлы китте, бик авыр булды. Танышымнан шундый приют барын белдем дә килдем. Аралашу кирәк, – ди Надежда Малиновская.

Елена Борисова 40 ел торган фатирыннан колак кага язган: 
– Фатирны тартып алмакчылар иде. Әле ярый судка мөрәҗәгать иттем, калдырдылар. Ике баланы берүзем аякка бастырдым, анысы үзе бер сынау булды, ярый әле «КАМАЗ» ашамлыклар белән гел ярдәм итеп торды. Үзем дә кешеләргә булышырга тырышам, хәзерге вакытта аяксыз калган иптәш хатынның хәлен белешеп торам. Ә монда инде 4 ел киләм, бик ошый, тәмле ашаталар. Рөстәмгә бик рәхмәтлемен. Үзем дә кирәк вакытта тәрәзәләр юарга, территорияне җыештырырга тырышам, – дип уртаклашты ул.

Людмила Аксенова заводта фрезеровщица булып эшләгән, шунда тезен авырттырган, хәзерге вакытта инвалид.
– Пенсиям әз – 16 мең сум, фатир өчен 4 мең түлим, дарулар алырга да кирәк. Танышларым: «Бер приют бар, анда ярдәм итәләр», – дигәч, табып килдем. Бик тәмле ашаталар, көнкүреш химиясе дә бирәләр, тик мин күбрәк ялгызлыгымнан качып киләм – монда аралашырга рәхәт. Рөстәмне Аллаһтан безгә җибәрелгән, дияр идем. Шунысын да өстисем килә – яңгыр, я кар яуганда безгә ышыкланыр өчен түбә өстәсәләр яхшы булыр иде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Рөстәм Гатин СВО ветераны Приют человека «Полевая кухня»