Йорт ишегалдында яндырырга ярамый! Бу хакта һәркем белергә тиеш.
Гражданнарга торак пункт эчендә коелган яфракларны яндыру тыела.
1 марттан Русиядә яңа санитар-эпидемиологик таләпләр үз көченә керә, алар нигезендә гомум файдаланудагы территорияләрдә бер-берсеннән 100 метрдан да артмаган арада чүп савытлары торырга тиеш. Алар тәүлегенә бер тапкыр бушатылырга тиеш.
Гражданнарга торак пункт эчендә коелган яфракларны яндыру да тыела. Хәзер аларны чүплеккә чыгарырга туры киләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев