Җырчы Иркә һәм Эльмира Сөләймановага “Татарстанның атказанган артисты” исеме бирелде
Ачы балан", "Синең белән" җырлары аша татар эстрадасында танылган җырчы Эльмира Сөләймановага “Татарстанның атказанган артисты” исеме бирелде.
Дәрәҗәле бүләкне Казанның "Пирамида" концертлар залында" узган "Җанлы концерт"та Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова тапшырды.
"Әлеге исем минем өчен зур дәрәҗә, шуның өчен иҗатымны яратучыларга рәхмәт әйтәм. Җырчы буларак мине тамашачы танытты, иң беренче чиратта халкым алдында баш иям", - диде Эльмира Сөләйманова.
Мәртәбәле бүләккә Иркә дә лаек булды. Иркәгә "Татарстаның атказанган артисты" мактаулы исеме бирелде. Дәүләт бүләген шулай ук Ирада Әюпова тапшырды, дип яза Татар-информ.
Иҗатымны зурлаган өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка зур рәхмәтемне җиткерәм. Башкарылган хезмәтне күргәч, бәяләгәч мин шат. Олы хөрмәтемне әти-әниемә, гаиләмә, яраткан тамашачыма белдерәм", - диде Иркә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев