Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Җырчы Стас Михайлов коронавирус белән авырганын әйтте

Ул шундый авыр вакытта Россиядә булуына сөенә.

Җырчы Стас Михайлов пневмония диагнозы белән хастаханәдә яткан. Аның үпкәсенең ике ягы да ялкынсынган. Ул инде дәваланып хастаханәдән чыккан. Җырчы инстаграмдагы сәхифәсендә шул хакта хәбәр итте.

Стас Михайлов дүрт тапкыр коронавируска тест саган, алар барысы да тискәре нәтиҗә биргән, Роспотребнадзор ясаган тест кына җырчыда коронавирус булуын күрсәткән. Бу турыда «Московский комсомолец» хәбәр итте.

«Мондый хәл булыр дип уйламаган идем, кызганыч, бу — чын. Роспотребнадзор тесты миндә коронавирус булуын раслады», — дип яза ул инстаграмда.

Стас Михайлов Россиядә булуына сөенә. «Бу вакытта Россиядә булуым — минем бәхетем. Англия, Германия, Америкада яшәүчеләр анда ничек дәвалаганнары турында күп сөйләде. Бездә барысы да югары дәрәҗәдә. Табибларга вакытында мөрәҗәгать итү, үзеңә һәм әйләнә-тирәдәге кешеләргә хөрмәт белән карау яхшы нәтиҗә бирер. Үз-үзеңне изоляцияләү — бүген иң яхшысы шушы. Без үзебез турында гына түгел, яныбызда булган кешеләр турында да уйларга тиеш», — ди ул.

Җырчы авыруының ничек узуын сөйли. Башта аның тән температурасы 37 градус була, аннары 37,2 градуска күтәрелә. Михайлов бронхит белән авырыйм дип уйлый. Өченче көнне ул ис сизми башлый.

Дус табибы Стас Михайловка тиз арада хастаханәгә ятарга киңәш итә. Җырчы үзе бу вакытта җитди әйбер юк дип уйлый әле. Тик соңрак бар да җитди булуы ачыклана.

Стас Михайлов авырый башлаган кешеләргә табибка мөрәҗәгать итәргә киңәш итә. «Ун көн буена өйдә авырып ятмагыз», — ди ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев