Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Җырчы Азамат Гайнанов: «Кулларым һәм җырларым белән дәвалыйм»

Ул яңа һөнәр алган.

1990 елларда Чаллы сәхнәләрендә ягымлы тавышлы җырчы Азамат Гайнанов пәйда булды. Ул Башкортостанның Илеш районы егете. Башта «Сердәш» ансамблендә, аннары «Наз» дуэтында җырлады. Ул гомере буе Чаллыда яши, мәдәният өлкәсендә эшли. Тамашачылар ул башкарган «Пар аккошлар» җырын аеруча ярата иде. Азамат шәһәрдә узган милли һәм рәсми бәйрәмнәрдә чыгыш ясады, үзенең дә концертлары булды. Аның үз репертуары, иҗатын яраткан тамашачылары бар иде. Ләкин соңгы вакытларда ул Чаллы сәхнәләрендә күренми башлады. Җырчыны тамашачылары югалтты. Азамат Гайнанов белән сөйләшүебез дә шуннан башланып китте. 

– Иҗатымны яраткан, мине юксынган тамашачыларыма рәхмәтлемен. Чыннан да, 2018 елдан бирле Чаллы сәхнәләренә чыкканым юк. 23 ел «КАМАЗ» мәдәният сараенда эшләгән идем. Биредә җитәкчелек алышынгач үзебезнең кирәк булмавыбызны сиздек тә берничә артист киттек. Алена Иванова «Мастеровые» рус драма театрында эшли, мин – ирекле артист. «КАМАЗ» мәдәният сараеннан киткәч, шәһәрдәге мәдәни чараларга да чакырмый башладылар. Әмма мин моңа борчылмыйм, сөенәм генә. Казанда, Татарстан һәм Башкортостанда узган төрле чараларда актив катнашам, яңа җырлар яздырам, клиплар төшерәм. 

– Азамат, синең өчен җырларны кем яза?
– Мин Казанда яшәүче, шигырьләр һәм көйләр язучы Гөлнур Галимова белән тыгыз элемтәдә эшлим. Җырларга көйләрне үзем дә язам. Күптән түгел «Гомерлеккә яраттым» дигән җыр чыгардык. Гөлнурга күңелемдәге халәтемне аңлатам да, ул шигырь яза. «Аңлый алмыйм сине, йөрәк!» дигән җыры чыкты. Җәйгә, Аллаһы боерса, ул җырга клип төшерергә җыенабыз.

– Ни өчен йөрәк темасын сайладың? Сәламәтлегең буенча проблемалар килеп чыктымы әллә?
– Йөрәк безнең төп органыбыз бит. Юкка гына йөрәгең ничек куша, шулай эшлә димиләр... Сәламәтлегемә зарланмыйм. Фәкать репертуарыма йөрәк турында җыр кертәсем генә килде. 

– Белүемчә, синең беренче һөнәрең медицина хезмәткәре. Ни өчен артист эшен өстен күрдең?
– Әйе, минем беренче һөнәрем сәламәтлек саклау хезмәткәре. Әмма мин артист булырга хыялландым. Ә моның өчен укырга кергәндә тарихтан имтихан бирергә кирәк иде. Мин бу фәнне яхшы белми идем, имтихан тапшыра алмам дип курыктым. Шуңа күрә башта медицина училищесына укырга кердем. Бер ел бу өлкәдә эшләдем дә, Казан Дәүләт мәдәният-сәнгать институтында укып хыялымны тормышка ашырдым. Иҗатымны яраттылар. Үзем дә тамашачыларымны хөрмәт итәм. 

– «Саулык» сәламәтләндерү санаториенда эшлисең икән...
– Моннан 10 ел элек дусларым, туганнарым: «Синең медицина белемең бар. Нигә массажист булырга укымыйсың», – дип мине яңа һөнәр үзләштерергә кыстадылар. Коронавирус пандемиясе башланырга бер ел калгач массажистка укыдым. «Саулык» сәламәтләндерү комплексы директоры эшкә чакырды. Бер ел шунда массажист булып эшлим. Пациентларым канәгать. Бу юнәлештә һаман укыйм әле. Мануаль массаж, энә белән дәвалау серләренә төшенәсем, ныклап өйрәнәсем килә. Санаторийда концертымны да куям. Бу ике һөнәр бер-берсенә комачауламый икән, әллә кайчан икесен бергә алып барасы калган икән дип уйлыйм. Кыскасы, хәзер мин кешеләрне кулларым һәм җырларым белән дәвалыйм. 

– Азамат, шәхси тормышың белән дә таныштыр әле.
– Әлегә йөрәгем буш. Күптән түгел Чаллының яңа микрорайоныннан фатир алдым. Шуны җиһазлап йөрим. Аннары шәхси тормышны да көйлисе булыр инде. 
Әңгәмәдәш – Зөлфия Фоатова
/ Фото шәхси архивтан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азамат Гайнанов