Җырчы Инзилә Сәлимованың зур сөенече бар
Ни булган?
Татарстанның атказанган артисты, «Эврика» мәдәният үзәге артисты Инзилә Сәлимова гаиләсендә сөенечле вакыйга булды. Аның апасы Энҗенең төпчек улы Линар Хаматов армиядән кайтты. «Энҗе апамның улы, Тукай районы Күзкәй авылы егете Линарыбыз Ростовта зенит ракетасы войскасында хезмәт итте. Бер елның үтеп китүен түземсезлек белән көттек. Күзебезгә күренгәнче ут йотып тордык. Авылга кайткач апам түзеп тора алмады, улына каршы йөгерде. Үзем дә аңлата алмаслык хисләр кичердем. Миндә кызлар гына булгач нык дулкынландым. Төпчек булгач барыбыз да «бәбкәм», «бәләкәчем» дип кенә үстердек бит үзен. Әниебез дә бик сөенде. Берүк сау-сәламәт бәхетле булсын, бергә-бергә туен үткәрергә насыйп булсын», – диде җырчы.
Линар бераз ял итеп алгач эшкә урнашырга җыена.
«Энем күтәренке кәеф белән кайтты. Ял итеп алгач эшкә керер, бәлки Чаллыга килеп урнашыр. Әлегә планнары турында сөйләшмәдек», – диде Инзилә ханым.
Сүз уңаеннан, без «Шәһри Чаллы»лылар Линарны армиягә озату видеосын да социаль челтәрләргә куеп, аны изге теләкләр белән озаткан идек.
Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты тормышка ашырыла.
Фото Инзилә Сәлимовадан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев