Җырчы Ринат Рәхмәтуллин кабат колониядә
Яңалыклар тасмасы

Җырчы Ринат Рәхмәтуллин кабат колониядә

Ни өчен?

Татар эстрадасының үзенчәлекле җырчысы, автор-башкаручы Ринат Рәхмәтуллин эчкән килеш руль артына утырып, юл-транспорт һәлакәте ясаган иде. Аны 6 айга колония-поселениегә җибәрделәр. 

Җырчы җәза вакытын үтәп кайтты һәм иҗатка "чумды". Тормыш китабы" исемле яңа программасы белән Башкортостан, Татарстанда гастрольләрдә йөри башлады. 

Шушы көннәрдә Ринат Рәхмәтуллинның кабат колониягә эләгүе билгеле булды. Әмма борчылырга урын юк, җырчы ирегеннән мәхрүм итүчеләргә Яңа ел бүләге әзерләгән.  Иҗат төркеме белән колониядә мәгънәле, тәрбияви концерт куйган.

"Ринат Рәхмәтуллины бик җылы кабул иттеләр. Рәхмәт әйтеп озатып калдылар", - ди җырчының концерт директоры Раил Нуриев.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Ринат Рахматуллин Раиль Нуриев

Нет комментариев