Йөрәгебезне тыңлыйк...
Россиядә ел саен һәр 100 мең кешенең 490ы инфаркттан үлә. Шул исәптән, 330ын - ирләр, 154ен хатын-кызлар тәшкил итә. 2015 елда гына йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан Татарстанда - 615,1; Яр Чаллыда 409,3 кешенең гомере өзелде. Тагын да ачыклабрак әйтсәк, республика буенча үлем-китемнең 51,1 %ы, Яр Чаллыда 47,7%ы шушы категориягә туры килә....
Россиядә ел саен һәр 100 мең кешенең 490ы инфаркттан үлә. Шул исәптән, 330ын - ирләр, 154ен хатын-кызлар тәшкил итә. 2015 елда гына йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан Татарстанда - 615,1; Яр Чаллыда 409,3 кешенең гомере өзелде. Тагын да ачыклабрак әйтсәк, республика буенча үлем-китемнең 51,1 %ы, Яр Чаллыда 47,7%ы шушы категориягә туры килә. Сүз дә юк, күңелле саннар түгел. Куәтле диагностика, югары дәвалау технологияләре заманында ни сәбәпле шушы кадәр халыкның үлеменә юл куела?
Дөрес, күптән түгел генә ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин халыкны тынычландырырга ашыкты. Йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елында үлем-китемне 0,5%ка киметү мөмкин булды, диде. Ләкин бер мизгелдә кадерледән-кадерлесен югалткан гаиләне процентлар түгел, үлемгә китергән сәбәпләр кызыксындыра. Әлбәттә, күпләр табибларны гаепләргә тырыша. Ләкин, чынлыкта, иң югары категорияле табиб та ярдәм күрсәтә алмаган, аның һөнәри тәҗрибәсенә бәйле булмаган сәбәп-очраклар да җитәрлек. Әйтик, бер очракта ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасы тоткарланган. Икенчесендә, берничә тапкыр "кисәтү" булуга карамастан, пациент табибка мөрәҗәгать итмәгән, тикшерелүне сузып килгән. Ә кабаттан хәле начараюга, гомерен минутлар хәл иткән...
Хәер, кайсыбыз гына сәламәтлеген чынлап торып кайгырта? Дөрес итеп туклана, сәламәт яшәү рәвеше алып бара? Дөрес итеп тыңлый һәм "ишетә" белсәң, Елена Малышеваның "Сәламәтлек" тапшыруларында да йөрәк-кан тамырлары авырулары хакында никадәр кирәкле мәгълүмат җиткерелә. Дәүләт дәрәҗәсендә халыкның сәламәтлеген тикшерүгә игътибар бирелми, дияргә дә тел әйләнми. Соңгы елда гына республикадагы барлык шифаханәләрдә, даруханәләрдә кан басымын үлчәү приборлары куелды. Диспансерлык программасы кысаларында күпме авыруларга үз вакытында төгәл диагноз куелып, гомерләрен саклап калу мөмкин булды. Бу нисбәттән, Татарстанның баш кардиологы Альберт Сәрвәр улы Галявичның фикерләре игътибарга лаек.
- Татарстан кардиологлары куйган хезмәткә күз йомарга кирәк түгел. Соңгы ике елда гына йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлем-китемне 2,6%ка киметүгә ирештек. Иң мөһиме, республика бюджетыннан бүленә торган ярдәмнең ике тапкырга артуы нәтиҗәсендә, инсульт диагнозы куелган пациентларны дәвалау өчен 17 үзәк оештырылды. Бүгенге көндә 3 млн пациент дәвалану һәм тернәкләнү курслары уза. Шулай ук республиканың төрле шәһәрләрендә югары технологияле 7 кардиология үзәге эшли. Иң мөһиме, заманча аппаратура белән җиһазланган реанимобильләр безнең хезмәтне бермә-бер җиңеләйтте. Салонда ук беренче ярдәмне күрсәтү аркасында, күпме гомерләрне миокарда инфарктыннан һәм инсульттан саклап калабыз! Әлеге категориягә караган авыруларның үзенчәлеге дә - пациентның гомерен саклап калуны минутлар-секундлар хәл итү.
Чыннан да, медицина бер урында тормый, табибларыбыз да елдан-ел камилләшә. Ләкин зур масштаблы проектлардан башка медицинаны үстерү мөмкин түгел. Бу нисбәттән республика җитәкчелегенә рәхмәтле кардиологлар. Соңгы елларда гына инсульт диагнозы куелган авыруларны дәвалау, тернәкләндерү максатында, 17 кан тамырлары үзәге оештырылды. Бүгенге көндә әлеге үзәкләрдә 3 млн пациент беркетелгән. Республикада югары технологияле 7 кардиология үзәге эшли. Әлеге клиникаларда башкарылган уникаль операцияләр республиканы бөтен дөньяга танытты. Узган елда гына йөрәк тамырларына стент (махсус пластинка) кертү буенча 3000нән артык операция ясалды. Бүген безнең кардиологлар ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү сыйфаты буенча "алтын" стандартка җавап бирә. Ягъни авыру башланган минуттан югары технологияле койкага яки операциягә кадәр китереп җиткерү вакытын ашыгыч ярдәм күрсәтү бригадалары ике сәгатьтән дә арттырмый.
Тәмлерәк ашаган саен, күбрәк авырыйбыз
Ләкин, алгарышлар турында күпме генә сөйләнмик, йөрәк- кан тамырлары авыруларыннан үлем-китем һаман да беренче урында калуын дәвам итә. Иң аянычы, сәбәпнең иң мөһиме үзебездән тора. Ягъни яшәү рәвешебезне һәм туклануны дөрес итеп оештырмауга бәйле. Югары кан басымы да, кан составында глюкозаның һәм холестеринның микъдары арту да, артык симерү дә - дөрес тукланмау, тәмәке тарту, спиртлы эчемлекләр белән мавыгу, бик аз хәрәкәтләнү нәтиҗәсе. Әйтик, бәйрәмнәрдә аш казаныбызны шыплап тутырган камыр ашлары, майлы һәм татлы ризыклар, майонезлы салатларның берсе дә сәламәтлеккә файда китерми.
Дөрес, соңгы елларда, кайберләребез сәламәт яшәү рәвешен сайлый, спорт белән шөгыльләнә. Гаиләләре белән велосипедта йөрүчеләр, ялларын табигать кочагында үткәрүчеләр күбәя. Табыннарда да җиләк-җимеш, яшелчәләр өстенлек ала. Галимнәр дә артыгын ашауның зыянга гына икәнен күптән раслады. Көненә күпме энергия сарыф итәсең - ризык та шул күләмнән артмаска тиеш, диләр диетологлар да.
- Медицина елдан-ел үсә, камилләшә, ләкин ул беркайчан да табигатьтән куәтлерәк һәм зирәгрәк булмаячак. Шуңа күрә безгә табигать бүләк иткән иң кадерле бүләкне - сәламәтлегебезне һәм гомер дәвамында һич туктамый эшләп, безгә гомер бүләк итүче йөрәгебезне күз карасыдай саклыйк, - ди баш кардиолог.
Ир-егетләрне коткарыйк
Йөрәк-кан тамырлары авыруларын соңгы елларда ирләрнең эректиль дисфункциясе белән дә бәйли кардиологлар. Ирлек үзлеге, ягъни потенция югалу 92% очракларда инфарктка яки йөрәк өянәгенә китерә. Әйтик, 40 яшьтә ир-егетнең потенциясе белән проблема туган икән, берничә елдан аны йөрәк авыруы көтә дигән сүз. Әлеге проблеманың Дәүләт Думасында күтәрелүе дә очраклы гына түгел. Бүгенге көндә 8 млн ир-егет нәсел дәвам итүгә сәләтсез. Табиблар бу нисбәттән, өйләнешер алдыннан яшьләр үз проблемалары турында бер-берсенә ачыктан-ачык әйтергә тиешләр, дигән фикердә. Депутатлар фикеренчә, "Репродуктив сәламәтлек паспорты"н гамәлгә кертү, "Яшь гаилә" сертификаты буенча түләүсез тикшерү уздыру хаклырак булыр.
- Ир-егетләрнең эректиль низагларын вакытында дәвалау, беренчедән, күпме яшь гаиләләрне таркалудан саклап калачак. Икенчедән, бөтен республика, ил күләмендә ирләрнең инфаркт һәм инсульттан үлемен бермә-бер киметәчәк. Иң мөһиме, демография яхшырачак, - дип, әлеге фикерне тулысынча хуплавын белдерде шәһәребезнең танылган уролог-андрологы, медицина фәннәре кандидаты Абдесәлим Абдурахманов.
Россиядә бүген 66 млн ир-егеткә 76 млн хатын-кыз туры килә. Татарстанда 2015 ел нәтиҗәләре буенча, 1 783 000 иргә - 2 072 037 хатын-кыз, Яр Чаллыда 240 169 иргә 284 275 хатын-кыз туры килә. "Булганнарының да һәр икенчесе эчкече яки тәмәке тартучы, һәр өченчесе - артык симергән, һәр дүртенчесе - импотент" Бусы - кияүгә чыгу яшенә җиткән кызлар фикере. Димәк, кичекмәстән, ир-егетләрне коткару эшенә керешергә вакыт. Табиблар алдына куелган бурыч кына түгел бу. Илкүләм әһәмияткә ия проблема. Шулай булгач, эшне беренче чиратта, яшьләрне спиртлы эчемлекләр һәм наркотиклар белән мавыгудан араларга, икенчедән, сәламәт яшәү рәвеше алып бару белән кызыксындырырга. Өченчедән, вакытында тикшеренү һәм дәвалануның бәхетле гаилә кору һәм сәламәт балалар үстерүнең төп алшарты икәнен күңелләренә иңдерергә кирәк.
Тыңлый белсәң, йөрәк тә "ишетә"
Соңгы елларда йөрәк-кан тамырлары авыруларының моңарчы билгеле булмаган төрләре ачыкланды. Әйтик, миокардиттан үлем-китем очраклары ешайды. Сәбәбе - вакытында дәваланып бетмәгән респиратор авырулар һәм вируслы инфекцияләрнең йөрәк мускуллары ялкынсынуга китерүе. Шулай ук симптомсыз инфарктлардан гомер өзелү очраклары да җитәрлек. Иң мөһиме, үз организмыңны тыңлый белергә, аз гына үзгәреш сизүгә, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип искәртә баш кардиолог. Симптомсыз инфаркт еш кына эч авырту, тын бетү, баш әйләнүдән башланырга мөмкин. Бу бигрәк тә хатын-кызларга хас. Ә ирләрдәге симптомнар бөтенләй башка: кинәт кенә салкын тир бәреп чыга, күкрәкне кысып-кысып алган авырту тын алырга ирек бирми. Кагыйдә буларак, инфаркт нәселләрендә шундый авырулар булган өлкән яшьтәге кешеләргә яный. Гомумән, кинәт кенә хәлсезләнү, салкын тир бәреп чыгу, агарынып китү, тын кысылу, күкрәкнең чәнчеп-яндырып авыртып алуы- боларның барысы да йөрәк-кан тамырлары эшчәнлегендә җитди тайпылыш булуын кисәтә. Кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итегез, дип искәртә кардиологлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев