Йөргән таш шомара
Әлеге яшь әни бүгенге көндә Чаллыда ире белән ике бала тәрбияли: кечкенәсенә 4 ай, олы кызына ике яшь. Моннан берничә ел элек аны коучинг вакытында, Сингапурдан килгән мөгаллимгә тәрҗемәче булып торган чагында, күргән идем. Яңа Чишмәдә туып үскән, татар сыйныфын тәмамлаган оялчан гына, тыйнак кына кызның (ул минем укучым) үз-үзен...
Әлеге яшь әни бүгенге көндә Чаллыда ире белән ике бала тәрбияли: кечкенәсенә 4 ай, олы кызына ике яшь. Моннан берничә ел элек аны коучинг вакытында, Сингапурдан килгән мөгаллимгә тәрҗемәче булып торган чагында, күргән идем. Яңа Чишмәдә туып үскән, татар сыйныфын тәмамлаган оялчан гына, тыйнак кына кызның (ул минем укучым) үз-үзен тотышындагы табигыйлык, иркенлек сокландырган иде: гомер буе зур аудитория белән эшләгән дә тәрҗемәче эше гомерлек һөнәре диярсең. Мин белгән Румия хәтта тышкы кыяфәте белән дә үзгәргән: мөслимәләр киемен кигән.
- Румия, иң элек Америкада булмаган кеше буларак, "Ничек анда?" дип сорыйм әле.
- Әйбәт анда яшәүләре. Хәзерге көндә мин Америкага бардым дип беркемне дә шаккаттырып булмый анысы. Олысы-кечесе, җае чыкса, диңгез артына барып кайту ягын карый. Мин дә институтта укыганда кызыгып йөрдем-йөрдем дә, 5 курсны тәмамлагач, тәвәкәлләп, АКШка юл тоттым. Дөресрәге, берничә кыз идек юлга кузгалганда. Ерак 2009 ел иде бу. Америка бөтенләй башка дөнья ул: аны сүз белән сөйләп бетереп кенә булмый, үзеңә барып яшәп карарга кирәк. Килеп төшүгә үк һаваның, җирнең, гореф-гадәтләрнең, гомумән, яшәешнең башка булуын күрәсең.
Башта, әлбәттә, үзәккә үтеп сагындырды. Авыл белән Казаннан ерак китеп тә, озакка китеп тә яшәгән кеше түгел бит. Бер ай буе күктә очкан самолетларга карап, айны эзләп йөрдем, әниемне сагындым. Әле ярый телефон белән интернет бар: аның белән һәркөнне диярлек сөйләшеп тордык. Шулай да депрессия-фәлән булмады, кешеләргә тиз ияләндем. Дүрт ел яшәп, кире Россиягә кайтканда, русча авырлык белән сөйләшә идем.
- Россиядән килүчеләргә мөнәсәбәт ничек анда?
- Минем Россиядән булуыма исләре китмәде, мөселман булуыма шаккаттылар, димәк, милләтең рус түгел, диделәр. Татар дигән сүзне америкалылар белмиләр дә. Ишеткәч, сөйләп күрсәт әле үз телеңдә, дип кызыксынучылары булды. Теге яки бу милләткә, дингә аермыйлар анда. Бөтенесенең дә хокуклары тигез. Миңа анда кырын караучы булмады.
- Америкада татарлар белән аралаша идеңме? Татарлар барлыгын сиздеңме?
- Америкада ел саен Сабантуй үткәрелә. Оештыручылары менә дигән итеп үткәрәләр. Шул Сабантуйда танышып, бер-берләренә кунакка йөрешәләр, дуслашалар. Хәтта шунда танышып гаилә коручылар да бар. Мин баштарак татарлар белән аралашмаган идем, соңрак кына бу турыда белеп алдым. Көн дә туганнарым белән сөйләшеп торгач, туган телемнән аерылып торуымны бик сизмәдем дә.
- Туклану ничегрәк анда?
- Туклану күбесенчә кафеларда. Минем өчен иң гаҗәбе: җыерчык белән бите-кулы тулган әбиләрнең ирен буяп, кафега иртәнге ашка барулары иде. Безнең тәмле коймак, пәрәмәчләр пешереп, балаларын, оныкларын сыйлаучы әбиләрне күз алдына китерә идем дә гел аптырый идем шуңа. Бергә бик сирәк ашыйлар. Мин үзем өйдә пешердем, шимбәләрен ресторан яки кафеда ашый идем, кайвакыт эшкә дә заказ ясаганым булды.
- Американың нинди штатында, кайсы шәһәрендә яшәдең? Башка җирләргә чыгып йөрү мөмкинлеге булдымы?
- Пенсильвания штатында яшәдем. Баштарак моннан киткән кызлар белән фатир алып тордык, аннары кайсыбыз кая таралышып беттек. Андагы бәяләрне мондагы белән чагыштырып булмый. Ипине 1-2 долларга ала идем дисәм, 60-120 сумлык нинди ипи ул дип гаҗәпләнергә кирәкми, анда ул иң арзан икмәк. Әлбәттә, хезмәт хакы да башка төрле. Бәйрәм көнендә эшләсәң артыграк түлиләр. Гаиләм булмагач, мин еш кына шулай эшләдем дә. Ә ял көннәремдә, 2-3 көн ял булса, башка шәһәргә барып кайтырга тырыша идем. Филадельфия, Харрисбург, Нью-Йорк, Нью Дҗерси, Балтимор, Атлантик Сити, Оушен Сити һәм башка ваграк шәһәрләрдә булдым... Анда барып төшкәч, бөтен нәрсә яңа, кызык, ә тора-бара кызык бетә, ияләшәсең һәм һәрвакыт фотоаппарат тотып йөрми башлыйсың. Гел шулай бит ул: безнең илгә килгән туристлар да аһ-ваһ килеп соклануларын белдерәләр, ә без ул матурлыкка инде ияләнгән, шулай тиеш кебек кабул итәбез. Шулай да, мөмкинлек булса, тагын барыр идем.
- Инглиз телен белүең җитәрлек булдымы?
- Инглизчә белми идем дисәм, дөрес булмас, институтта өйрәттеләр. Америкага баргач, андагыча сөйләшә башлыйсың икән. Зур-зур җөмләләр, авыр сүзләр кулланмыйлар алар, баштан гади аралашу җөмләләрен өйрәндем. Британиячә инглиз телендә сөйләшү кирәк булмады, американыкы - җиңеләйтелгән вариант икән. Тиз үзләштердем.
- Океан арты иленең ошамаган яклары да булгандыр бит?
- Балаларга ирек артык күп бирелә, минемчә. Алар тиз өлгерә, каршы дәшәләр, ачуланып бер сүз әйтергә ярамый. Ә инде газиз баласының теленә чыдамыйча, ипи шүрлегенә менеп төшсәләр, әти-әниләренә полиция чакыртып штраф та салдырта алалар.
- Ә иң ошаганы нәрсә булды?
- Закон сәгать теле кебек эшли анда. Мин-минлекле, тәкәббер кеше дә күрмәдем. Тырышсаң, барысына да ирешергә була. Анда кешеләр җиңел яшиләр, бездәге кебек ватылмыйлар, нәрсә теләсәләр - шуны булдыралар. Эш урынында да тырышлыгыңны, акыллы булуыңны күрсәләр, алга таба үсәр өчен ярдәм итәләр.
Гаҗәпләндергәне: анда койма, капка юк. Матур итеп таш тротуар җәйгәннәр, ә ике йорт арасында чәчәкләр я газон үстерәләр. Тиеннәр тәрәзәгә килә, тәрәзә ачык булса, өйгә дә кереп чыгалар. Аларга тиюче юк. Бакчада куян помидор ашап, балаларының уйнаганын сузылып ятып күзәтүен күргәнем юк иде. Пошилар да бар. Төнлә биш-алтау йөриләр. Аларга да тиюче юк. Ә светофорны көтеп торганда, күрше линиядәге ханымның кулларын селки-селки миңа нидер аңлатырга теләвен күреп, тәрәзәне төшергәч, ул ханымның "Кузгалмагыз, машинагыз астында бәбкәләре белән үрдәк тора", - диюен ишетеп шаккаттым. Дөрестән дә, моңа кадәр машина астыннан чыгып, киң юлны иркенләп чыгып китүче ана үрдәкне күргәнем булмаган иде. 6 рәт машина, светофор утына игътибар бирмичә, бер оя үрдәкне юл аша чыгардылар. Матур күренеш иде!
Йөргән таш шомара, яткан таш мүкләнә, ди халык. Дөньяга караш, холык, тормыш кыйммәтләре дә кешенең шул дөньяны күбрәк белергә, аңларга тырышуына бәйле үзгәрәдер. Офыгы киңрәк булган кешенең максат-омтылышлары да зурая, тормышындагы ямьле гамьнәре арта торгандыр.
Лилия Фәттахова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев