Юатуын юаталар, ә бәяләр арта
Халыкта, чебешне көзен саныйлар, дип тикмәгә әйтелмидер. Авыл хуҗалыгында да кайбер нәтиҗәләр ясар вакыт җитте. Елның шактый катлаулы килүенә карамастан, игенчеләребезнең фидакарьләрчә эшләве нәтиҗәсез калмады – амбарларга 3 миллион 670 мең тоннага якын ашлык кайтты.
Әмма эшлисе эшләрнең дә очы-кырые күренми. 66 мең гектар бөртекле һәм кузаклы культуралар әле һаман да кырда комбайн чираты көтә. Кайбер районнарда, аерым алганда, Яшел Үзән хуҗалыкларында урып-җыю эшләренең нибары 78 проценты гына тәмамланган. югарыосланлыларга да эшне тизләтәсе бар. Бөртекле һәм кузаклы культураларның 12 проценты һаман да кырда. Республика хуҗалыкларында ун мең гектарга якын карабодай, 30 мең гектар рапс уңышын җыеп аласы бар. Шикәр чөгендере елына карата яхшы булса да, уңышы узган елдагыдан кимрәк – гектарыннан 353 центнер. Аның каравы бәрәңге узган ел һәр гектардан 211 центнер булса, быел 287 центнер чыга. Тик “икенче икмәк”нең 66 проценты алынмаган. Синоптиклар алдагы көннәрнең аяз торачагын вәгъдә итсә дә, барысы да Ходай кулында. Яңгырлар башланып китсә, кайбер хуҗалыкларга кыенгарак туры килүе бар. Бүген халыкны иң борчыганы – кибет киштәләрендәге азык-төлеккә бәяләр артуыдыр, шәт. Ит, сөт, ашлык һәм башка күп төрле продукция җитештерү буенча Татарстан Россиядә иң алдынгы урында булса да, кибет киштәләрендәге кайбер төр ризыкның бәясенә якын килергә куркыныч була башлый. Мисал өчен 1 килограмм исәбендәге ипи бәяләрен генә алыйк. Ни сәбәпледер, бездә җитештерелгән ипи Идел буе республика һәм өлкәләре арасында иң кыйммәтлесе. Мисал өчен Саратов өлкәсендә 1 килограмм арыш ипие 32 сум 92 тиен булса, Татарстанда шул ук ипи – 41 сум 46 тиен. Бодай ипие буенча да аерма бар. Мари Иле Республикасында аның бәясе 36 сум 21 тиен торса, бездә бодай ипиенең килограммы – 45 сум 97 тиен. Аерма 9 сум 76 тиен булып чыга. Әлеге аерма Пензада – 7 сум 62 тиен, Саратовта – 7 сум 47 тиен, Оренбургта 5 сум 51 тиен тәшкил итә. Нәрсә, безнең пенсионерлар күршеләрдән баеракмы? Әллә бездәге ипинең сыйфаты яхшыракмы? Юк, тегесе дә, монысы да бер чама. Аерма бәяләрендә генә. Рәсми саннардан күренгәнчә, соңгы вакытларда кайбер төбәкләрдән аермалы буларак, Татарстанда ипигә бәяләр әллә ни үзгәрмәгән. Әмма бу киләчәктә дә шулай булыр дигән сүз түгел әле. Россия ашлык җитештерүчеләр берлеге вице-президенты Александр Корбут әйтүенчә, быелгы уңыш күләме 112 миллион тонна булачак дип фаразланса да, якын киләчәктә ипи бәяләренең үзгәрүе ихтимал. 3 класслы бодайның килограммы 12 сумга җиткәндә, он бәясенең дә берничә сумга артуына гаҗәпләнәсе юк. Әмма, белгечләр әйтүенчә, бер буханка ипи бәясендә ашлыкның өлеше нибары 15-17 процент кына.
Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы, ипи бәяләрен арттыру өчен сәбәп юк, дип белдерә. Бирсен Ходай.
Ә менә аналитиклар раславынча, ипи бәяләре ел дәвамында ай саен 0,1 – 0,2 процентка арта барган. Бу кадәресе исә ипигә бәя үсә барса да, әллә ни күп артмаска тиеш, дип өметләнергә мөмкинлек бирә. Тик бу урында ни өчендер баканың да койрыгы булырга тиеш, дигән гыйбарә искә төшә. Ягулык-майлау материаллары, аерым алганда, бензин узган ел белән чагыштырганда 50-60 процентка, электр энергиясе, газ, су һәм башка кирәк-яракларга бәя әледән-әле артып торганда, ипи бәяләре генә үзгәрми калмастыр шул инде. Хикмәт анда гына да түгел. Янчыгы калын булганнар бәя артуларны тоймаска да мөмкин. Андыйлар бер буханка ипинең бәясе 100 сум булса да, исләре китмәс. Әмма бит әле һәр тиенне исәпләп-чутлап яшәүчеләр дә аз түгел. Ипигә бәя артуны өлкән яшьтәгеләр авыр кичерәчәк. Шуңа да, кайбер илләрдәге кебек, көн саен кулланыла торган азык-төлекне, аерым алганда, ипи, сөт һәм башка кайбер продуктларны пенсионерлар өчен арзанрак бәядән сату юлын табасы иде. Югыйсә бәя арттырып, өлкәннәрне сөттән биздердек бит инде. Ипи белән дә шундый хәл кабатланмасын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев