Юбилейга бүләккә пьеса
Яңалыклар тасмасы

Юбилейга бүләккә пьеса

Чаллы язучысы Айгөл Әхмәтгалиева Габдулла Кариев исемендәге театр артисткасы Рәмзия Закирҗанованың юбилеена "Матур сити" исемле пьеса язды.

12 февральдә бу спектакльнең премьерасы була. Әлеге театр шәһәрдәшебезнең беренче  татар театры артисты Сәхибҗамал Гыйззәтуллина -Волжскаяга багышланган "Туташ" исемле әсәрен сәхнәләштереп тамашачы мәхәббәтен яулаган иде. Айгөл Әхмәтгалиеваның "Матур сити" спектакле дә юбилярның да, тамашачыларның да күңеленә хуш килер дип ышанасы килә. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


артист театр мәдәният спектакль

Нет комментариев