Югары бәя
Республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы моңа кадәр гомуми белем бирү мәктәпләренең рейтингын билгели иде. Быел һөнәри уку йортларының да эшчәнлек нәтиҗәлелеген ачыкладылар. Дөрес, мәктәпләрдә белем сыйфатын бәяләүнең җайга салынган механизмы булдырылса, һөнәри белем бирү буенча ул юк, бу исә бөтен системаның һәм аерым уку йортының нәтиҗәлелеген бәяләүдә кыенлыклар тудыра. Шулай...
Республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы моңа кадәр гомуми белем бирү мәктәпләренең рейтингын билгели иде. Быел һөнәри уку йортларының да эшчәнлек нәтиҗәлелеген ачыкладылар. Дөрес, мәктәпләрдә белем сыйфатын бәяләүнең җайга салынган механизмы булдырылса, һөнәри белем бирү буенча ул юк, бу исә бөтен системаның һәм аерым уку йортының нәтиҗәлелеген бәяләүдә кыенлыклар тудыра. Шулай да техникум, көллиятләрнең эшчәнлеген дәүләт заказын үтәү, бюджеттан тыш акчаның бюджет күләменә карата нисбәте, уртача хезмәт хакының үсеше, студентлар тарафыннан башкарылган тәртип бозулар һәм яшь белгечләрнең эш белән тәэмин итү үзәкләренә мөрәҗәгать итүчеләр саны, дәрестән соң эшчәнлек буенча билгеләргә булганнар. Рейтингта Әлмәт политехник техникумы, Түбән Кама политехник көллияте белән бергә, Чаллының Е.Н.Батенчук исемендәге икътисад-төзелеш көллияте дә алдынгылар рәтендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев