Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

ЮХИДИ штрафларны түләмәгән өчен җаваплылык булуын искәртә

Штраф түләнмәгән очракта ул ике тапкырга артырга, ә хокук бозучыны 15 тәүлеккә кулга алырга мөмкиннәр.

ЮХИДИ штрафларны үз вакытында түләмәгән өчен җаваплылык булуын искәртә, дип хәбәр итә Татарстан Дәүләт автоинспекциясе.

Инспекторлар искә төшерә, штраф түләнмәгән очракта ул ике тапкырга артырга, ә хокук бозучы 15 тәүлеккә кулга алынырга яки 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшкә җәлеп ителергә мөмкин. Хокук саклау хезмәткәрләре түләмәүченең милкенә яисә автомобиленә арест салырга, шулай ук Россиядән читкә чыгуны тыярга мөмкиннәр. 

Түләнмәгән штрафлар 10 мең сумнан арткан очракта бурычлы кеше транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителергә мөмкин.

Быел Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре 5866 материалны судка җибәргән. Приставлар белән бергә уздырган рейд нәтиҗәсендә  2 ай эчендә Татарстанда 77 транспорт чарасына арест салынган. Шулай ук 59 административ материал төзелгән. 

Кыен очракта калмаса өчен, Дәүләт автоинспекциясе штрафларны үз вакытында түләргә, юл йөрү кагыйдәләрен бозмаска киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юхиди