Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Юл саклык таләп итә

Чаллыда транспорт чаралары елдан-ел арта. Бүгенгә шәһәрдә 185 мең автомобиль теркәлгән. Машина руле артына утырган кешенең таныклыгы булырга тиешлеге бәхәссез. Моның өстенә ул юл йөрү кагыйдәләрен дә төгәл үтәргә тиеш. Кызганычка каршы, шәһәрдәшләр арасында билгеләрне, кагыйдәләрне бозучылар да очрап тора. Нәтиҗәдә төрле һәлакәтләр килеп чыга. Шәһәрнең юл хәрәкәте иминлеге инспекциясендә...

Чаллыда транспорт чаралары елдан-ел арта. Бүгенгә шәһәрдә 185 мең автомобиль теркәлгән. Машина руле артына утырган кешенең таныклыгы булырга тиешлеге бәхәссез. Моның өстенә ул юл йөрү кагыйдәләрен дә төгәл үтәргә тиеш. Кызганычка каршы, шәһәрдәшләр арасында билгеләрне, кагыйдәләрне бозучылар да очрап тора. Нәтиҗәдә төрле һәлакәтләр килеп чыга.

Шәһәрнең юл хәрәкәте иминлеге инспекциясендә агымдагы елның беренче яртысында Чаллыда башкарылган эшләргә йомгак ясалды. Калада булган 250 транспорт һәлакәтендә 3 кешенең гомере өзелде, 299ы төрле дәрәҗәдә җәрәхәтләр алды. Бу саннар узган елның шул чоры белән чагыштырганда кимрәк. Шулай да тынычланырга ярамый.

Тикшерүләр күрсәткәнчә, юл-транспорт һәлакәтләренең 22%ы тизлек режимын бозу аркасында килеп чыга. "КРИС-П", "Автодория", "Кордон" фото һәм видео җайланмалар тизлекне арттырган 115 мең очракны терки.

Хәрәкәт вакытында чират кагыйдәсен бозу сәбәпле 47 һәлакәт булды. Анда бер кешенең гомере өзелде. 2014 елның беренче яртысында җәяүле юлы аша чыгу кагыйдәләрен бозучылар саны 5 меңнән артып китә. Нәтиҗәдә алар катнашында 28 бәхетсезлек очрагы килеп чыга. Кызганычка каршы, шундый саксызлык аркасында бер кеше якты дөнья белән хушлаша.

Соңгы вакытта машиналарның мотоцикл белән бәрелешү очраклары артты. Алар барлык һәлакәтләрнең 44%ын тәшкил итеп, 110га җитте. Бер кешенең гомере өзелде.

Шәһәребездә велосипедта йөрүчеләр арта. Шуңа бәйле рәвештә күңелсез хәлләр дә еш була. Хисап чорында теркәлгән 18 һәлакәттә 18 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәт алды. Баш дәүләт инспекторы, полиция полковнигы Радий Кадиков: "Зебрадан" кешеләр велосипедларын тотып чыгарга тиеш. Җәяүлеләргә автомобильчеләр юл бирергә, ә машина йөртүчеләрне велосипедчылар үткәрергә тиеш", - дип искәртте. Соңгы 6 айда гына да 90 җәяүлене бәрдерү очрагы теркәлде, аларда ике кешенең гомере өзелде. 15 очракта җәяүлене бәрдергән машина хуҗасы фаҗига урыныннан качты.

Шәһәрдә автобус йөртүчеләр арасында да юл кагыйдәләрен санга сукмаучылар очрый. Пассажир йөртүче һәм вахта автобуслары шоферлары катнашында 14 юл-транспорт һәлакәте булган. Нәтиҗәдә 21 кеше яраланган.

Агымдагы елның 6 аенда 1069 административ беркетмә төзелгән. Узган елда бу күрсәткеч 688 генә иде.

Юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары атнаның иң хәвефле көнен дә ачыклады. Ул - сишәмбе. Бу көнне ярты елда барлыгы 45 күңелсезлек теркәлгән. Анда 59 кеше яраланган, бер кеше үлгән. Сишәмбе көнне 15-18 сәгатьләрдә һәлакәтләр аеруча еш була икән. Шул сәбәпле, бу вакытта инспекторлар өстәмә рәвештә рейдларга чыгалар. Һәлакәт килеп чыккан очракта бәхәскә урын калмасын өчен машинага видеофиксатор куярга киңәш ителә.

Киңәшмә дәвамында Радий Зәки улы журналистларның сорауларына җавап бирде. Ул 15 июльдә төнге 2 сәгать 55 минутта Орловка боҗрасында булган һәлакәт буенча да мәгълүмат җиткерде. 22 яшьлек "ВАЗ-2112" машинасын йөртүче биредә эшләүче ГИБДД инспекторларын тыңламаган һәм югары тизлектә Минзәлә ягына киткән. Аннары кире борылып, Орловка боҗрасына кайткан. Машина белән идарә итүне югалтып, әйләнеп капланган һәм баганага барып бәрелгән. Нәтиҗәдә машинадагы 20 яшьлек кызның баш сөяге сынган, эче яраланган. Әлегә ул реанимациядә. Ә исерек килеш руль артына утырган Әлмәт кешесенә берни булмаган. "Әгәр ул инспекторларны тыңлап туктаса, мондый аянычлы хәл булмас иде", - ди Р.Кадиков.

Зөлфия ГАЛИМ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев