Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Юлларда сак йөрик!

2014 елның 8 аенда шәһәребездә балалар катнашында 66 юл-транспорт кагыйдәләрен бозу очраклары теркәлгән. 70 укучы төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Шуның 19ы "Электротехниклар" полиция бүлегенә туры килә. Нәтиҗә күрсәткәнчә, атнаның иң аварияле көне - чәршәмбе, һәлакәтләрнең зур күпчелеге 18-21 сәгать аралыгында була икән. Безнең 2нче гимназия шәһәрнең машиналар күп йөри торган...

2014 елның 8 аенда шәһәребездә балалар катнашында 66 юл-транспорт кагыйдәләрен бозу очраклары теркәлгән.

70 укучы төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Шуның 19ы "Электротехниклар" полиция бүлегенә туры килә.

Нәтиҗә күрсәткәнчә, атнаның иң аварияле көне - чәршәмбе, һәлакәтләрнең зур күпчелеге 18-21 сәгать аралыгында була икән.

Безнең 2нче гимназия шәһәрнең машиналар күп йөри торган һәм берничә юл кисешкән урынына урнашкан. 36-37нче комплекс белән 32нче комплекс арасында светофор куелмау һәм "зебра"ның уңып беткән булуы да тормышыбызга куркыныч тудыра.

Укучылар советы әгъзалары тарафыннан гимназиядә юлларда хәрәкәт иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән күптөрле чаралар - ГИБДД хезмәткәрләре белән очрашулар, класс сәгатьләре, рольле уеннар, викториналар, линейкалар һ.б. оештырыла.

Юл-транспорт кагыйдәләрен бозучылар арасында кайвакыт безнең мәктәп укучылары да очрый. Андый балалар чараларда үзләре дә катнашалар яки оештырырга булышалар.

Юл-транспорт фаҗигаләрен кисәтү максатыннан, бу көннәрдә ОПНН отряды әгъзалары белән берлектә укучыларыбыз махсус киемнәрдән юл чатларында патрульлек итәләр. Алар белән алдан ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан инструктаж үткәрелә. Ашыгып кайвакыт юл кагыйдәләрен бозган укучылар үзләре теләп рейдларда катнашалар. Нәтиҗәдә, укучылар арасында тәртип бозучылар саны кими.

Иминлегебезне тәэмин итеп, гимназиядә төрле чараларны оештыруга ярдәм иткән Лилия Пожарская җитәкчелегендәге ГИБДД хезмәткәрләренә һәм яраткан инспекторыбыз Рузил абый Заһидуллинга зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Салихова Регина,

гимназиянең үзидарә советы

спикеры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев