Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Юлларыңа рәхмәт яугыры!

Бу ачык йөзле, сөйкемле егетне 109нчы маршрутта йөрүче пассажирларның күбесе танып-белә. Яше-карты бертавыштан: "Иң игътибарлы машина йөртүче", - ди аның турында. Өлкәнрәкләр: "Кеше хәленә, бигрәк тә картлар, инвалидлар хәленә керә торган бик мәрхәмәтле егет", - дип тә өстәп куялар. Язмабыз әлеге маршрутта 2007 елдан бирле эшләүче Роман Офсеев хакында. Озак...

Бу ачык йөзле, сөйкемле егетне 109нчы маршрутта йөрүче пассажирларның күбесе танып-белә. Яше-карты бертавыштан: "Иң игътибарлы машина йөртүче", - ди аның турында. Өлкәнрәкләр: "Кеше хәленә, бигрәк тә картлар, инвалидлар хәленә керә торган бик мәрхәмәтле егет", - дип тә өстәп куялар. Язмабыз әлеге маршрутта 2007 елдан бирле эшләүче Роман Офсеев хакында. Озак еллар бергә эшләгән хезмәттәшләре дә акыллы һәм ярдәмчел "безнең Рома", диделәр.

Яшерен-батырын түгел, "Газель" шоферлары арасында төрлеләре очрый. Күбесенең максаты - сменага мөмкин кадәр күбрәк акча эшләп өлгерү. Пассажирларның мәнфәгатен, аларның уңайлы шартларда йөрүен тәэмин итү еш кына икенче планда кала. Шофер тарафыннан дорфалык күрсәтү дә, бигрәк тә өлкәннәргә карата, инде гадәткә кереп бара дисәм, ялгыш булмас. Кызганычка каршы, мондый мөнәсәбәт шәһәрдәге барлык маршрутларда да очрый. Тукталышта олы яшьтәге әбекәйләр булганда, яннарыннан выжылдап китеп бару, "тизрәк төшегез, мин ашыгам" дип, төшкәннәрен дә көтеп тормыйча, ишекне шартлатып ябып, кисәк кенә кузгалу, транспорт талоннарын күрсәткәндә, йөзен чытып, нәрсәдер мыгырдап калу дисеңме - барысы белән дә һәрдаим очрашып торабыз. Анда болай да көчкә кыймылдап төшеп баручы әбекәй чыгып өлгерәме, таеп егылып каламы - аның эше юк: ул акча "коя"!

Гомумән, "Газель" йөртүчеләр арасында үзен автоузышчы хәлендә хис итүчеләр дә очрый. Тукталышта кергән пассажирлар урыннарына утырырга өлгерми, шоферыбыз катапультадан атылгандай кисәк кенә кузгалып, "оча" да башлый. Халыкның тотынып өлгергәне тотынып, тотынмаганы "нечаянно" берсе өстенә берсе барып бәрелеп, юл буе калай банка эчендәге кадаклар кебек шалтыр-шолтыр килеп барырга мәҗбүр. Яхшылабрак тотынып өлгермәсәң, югары тизлек белән светофорга килеп туктаганда, тагын каядыр бәрелеп, имгәнүең ихтимал. Шуңа күрә әбекәйләр, кагыйдә буларак, утыру белән, алдагы урындык аркасына чытырдап ябыша. Бу ысул һәрвакыт үзен аклый һәм, иң мөһиме, исәнлекне саклый. Менә шушы "михнәтләр" кичеп бару өстенә, әле артыңнан эт кебек "өреп" тә калсалар, тәмам күңел төшә инде...

Бүген дә нәкъ шушы уйлар белән "Газель"гә утырдым ... һәм машина йөртүченең сабыр гына барлык пассажирларның кереп бетүенә, урыннарына урнашканнарына инанганнан соң гына кузгалып китүенә ихластан гаҗәпләндем. Ә инде икенче тукталышта матур итеп ап-актан киенгән мөселман карчыгының көчкә тын алып, кабаланып керүен күреп: "Ашыкмагыз, әбекәй, сездән башка кузгалып китмим, җайлап утырыгыз", - дигән сүзен ишеткәч, тәмам аптырашта калдым. Теге апа миннән дә ныграк гаҗәпсенде, күрәсең. Кабат-кабат рәхмәтен әйтте, аннан соң калган пассажирларга борылып: "И-и, рәхмәт яугыры! Ә бит минем озаклап менгәнемне күреп, күп очракта өстемә җикеренәләр. Иншалла, игелекле бәндәләр дә җитәрлек дөньяда", - диде. Аннан соң бөтен автобуска ишетелерлек итеп: "Улым, әллә син безнең Чаллыныкы түгелме?!" - дип сорап та куйды. Бөтен кеше ихлас күңелдән рәхәтләнеп көлде. Аннан соң бала күтәргән яшь кенә хатын-кыз ярым шаяртып: "Әби, ул башка планетадан, шуңа күрә башкаларга охшамаган", - дигән булды. Әби дә шаяртуны аңлап, баш какты. Машина йөртүче исә тукталышта пассажирларга борылып елмайды һәм: "Шушы Чаллыныкы мин, әбекәй, күптән шушы маршрутта эшлим, очратканыгыз гына булмагандыр", - диде. Әбекәй бик күңеле булып: "Үзебезнең шәһәрнеке икәнсең бит! Үз игелегең мең савап булып кайтсын, улым", - дип рәхмәтләрен әйтә-әйтә төшеп калды.

Чыннан да, 109нчы маршрут - иң киеренке һәм кеше иң күп йөри торган юнәлешләрнең берсе. Соңгы 4-5 ел эчендә генә социаль ипотека программасы буенча төзелә торган йортлардан өр-яңа шәһәрчек үсеп чыкты. Көн да артып торган халык ихтыяҗын "Газель"ләр генә канәгатьләндерә алмый. Саннары артып торса да, алар кечкенә. Ә маршрутка халык күпме сорап та, зур автобус бирергә ашыкмыйлар. Җәен дә, кышын да иртәнге якта "Газель"ләр шыплап тула. Кызу көннәрдә, гомумән, тын алырлык та булмый. Бакчага баручы балаларның кайберсенең шыңшып, кайберсенең юл буе акырып елап барганын тыңлап, һәрбарча хуш исле һәм хуш булмаган исләрне иснәп, аягыңа "ялгыш" басканга кем беләндер тиз генә "этләшеп" алып, үз тукталышыңа җиткәнче манма су буласың. Ә инде барып җиткәч: "Иншалла, бүген дә исән-имин килеп җиттем", - дип чиксез шатланып, эшкә "Берлинны алгандай" килеп керәсең... Һәм әле ярый, пассажирларга бер җылы сүзе белән күңел күтәренкелеге өстәүче Роман Офсеев кебек мәрхәмәтле машина йөртүчеләр бар, дисең. 109нчы маршрутта йөрүче барлык пассажирлар, бигрәк тә әби-бабайлар ихлас рәхмәтләрен җиткерә аңа. Юлларында имин генә йөрсен, диләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев