Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Үз гомерен куркыныч астына куеп, кешеләр гомерен саклап калган Дамир Хәйбуловка акча җыя башладылар

ВАЗ 2114 машинасында булган Дамир Хәйбуллин үз машинасын да, үзен дә куркыныч астына куеп, куа киткән автомобиль хуҗасының юлына аркылы төшеп, аны туктата. Коточкыч хәл кичә Мәләкәс аръягында була.

Әлеге хәл турында монда язган идек. 

Дамир Хәйбуллов булган хәлләр турында Инстаграмда болай дип яза: 
– Мин ЗЯБ бистәсе - Такташ һәм Комаров урамнары буйлап бардым. Уң ягыма шул вакыт Рио килеп керде. Һәм күрәм, ул минем машинаны өстерәп һәм җәяүлеләргә карамыйча хәрәкәтнең башка катнашучыларына зыян итеп, һаман алга таба бара. Мин шундук аның артыннан барырга булдым. Беренче юлга чыккач, үз машинамны бәрәчәгемне аңлап, бу кешене туктатырга булдым".

Әйтергә кирәк, интернетта Дамир Хәйбуловка машинага дип, акча җыя башлаганнар. Бу эшкә Чаллының мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе башлыгы Римма Мөхәммәтҗанова да кушылган. 

- Мин дә акчалата ярдәм итәргә әзер, дип язган ул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы