Закон гамәлгә керде: Татарстанда күп балалы гаиләләргә җир урынына акча...
Җиргә чират көтү яки компенсация алуны һәр гаилә үзе хәл итә.
Татарстанда 2012 елда күп балалы гаиләләргә җир участокларын бирү программасы гамәлгә кергән иде. Татарстанның Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгының соңгы мәгълүматлары буенча, бу вакыт эчендә 72 меңнән артык гаилә җир алуга гариза тапшырган.
Җир участогына үз муниципалитетында биш елдан да кимрәк яшәмәгән, торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип рәсми рәвештә танылган (бер кешегә 12дән алып 18 квадрат метрга кадәр) өч һәм аннан күбрәк балалы гаиләләр хокуклы. Әгәр балаларның берсенә 23 яшь тулмаса һәм көндезге бүлектә укыса, шулай ук гариза тапшырып була.
2025 елның августына җир биләмәләрен 53 меңнән артык гаилә алган, бу барлык гариза бирүчеләрнең 74%ка якыны.
Казанда һәм Яр Чаллыда гаиләләр күп булу, ә җир фонды чикле булу сәбәпле, участоклар җитми. ТР җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министры Фәнил Аглиуллин әйтүенчә, бу ике шәһәргә 16 мең участок кирәк. «Канун кабул итү күп балалы гаиләләрнең торак шартларын яхшыртуга да ярдәм итәчәк», – ди ул.
Башкарма комитет мәгълүматлары буенча, Чаллыда җир участогы алырга 5 308 гаилә чиратта тора. Ел башыннан 785 гаилә үзенә участок сайлаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев