Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Замана» ансамбле артистларының хыялы тормышка ашкан

Аларга репетиция ясар өчен аппаратура бүләк иткәннәр.

Чаллының «Энергетик» мәдәният сараенда эшләп килүче «Замана» ансамбле артистлары репетицияләр ясар өчен музыкаль колонка турында күптәннән хыялланганнар. 

Өлкәннәр ункөнлегендә аларның хыялы тормышка ашкан. Алия Паутова җитәкчелегендәге бер оешманың офис менеджеры Наталья Габбасова «Замана» ансамбле артистларына ни кирәге белән кызыксынган һәм колонка белән бергә күчтәнәчләр дә алып килеп, коллективны өлкәннәр көне белән котлап киткәннәр.

«Бер белмәгән кешеләрдән хыялдагы бүләкне алу бик күңелле булды. Алия Рифгатовнага, Роза Рифовнага рәхмәтебез чиксез. Хәзер безнең репетиция ясарга үзебезнең аппаратурабыз булды», – дип сөенә артистлар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкәннәр декадасы көтелмәгән бүләк