Замана баласы укырлык татарча әсәр нинди ул?
Галимә, тәнкыйтче Лилия Хөснетдинова фикеренчә, үсмерләр өчен әсәр үсмерләрчә язылырга тиеш.
17 ноябрь көнне ТР Язучылар берлегенең Чаллы бүлегендә эшләп килгән “Иҗат” студиясе кысаларында Лилия Гыйбадуллинаның әсәре тикшерелде. Чарага Чаллының татар мәктәпләре укучылары, укытучылар, язучылар, мөхәррирләр һәм әдәбият белгечләре җыелган иде.
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрнының кече залында үткән бу чарада авторның үсмерләр өчен язылган “Бишенче гомер” повесте тикшерелде. Шунсын әйтеп үтәргә кирәк, әлеге әсәр узган ел Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе оештырган ябык әдәби конкурста “Үсмерләр өчен повесть” номинациясендә җиңүче әсәр дип табылды.
Чарада катнашкан галимә, тәнкыйтче Лилия Хөснетдинова фикеренчә, үсмерләр өчен әсәр үсмерләрчә язылырга тиеш. Лилия ханым әсәрне һәръяклап анализлап чыкты. “Мин конкурста катнашкан әсәрләрне укып барам. Ни кызганыч, үсмерләр өчен дип гаиләдә булган яки башка өлкәдә өлкәннәр проблемасын күп язалар. Ярый булсын, язсыннар. Тик ул өлкәннәр өчен әсәр булырга тиеш. Үсмер – унбер-унөч яшьлек бала ул. Аларны башка нәрсәләр борчый. “Бишенче гомер” исә нәкъ үсмерләр өчен язылган,” – диде ул.
Әлегә повесть “Көмеш кыңгырау” газетасында төрле саннарда басылды. “Бүген язылган әсәрләр бүген чыгарга тиеш! Иртәгәгә калса, искерә – шундый заманда яшибез. Бу әсәр шәһәрдә яшәүче яшүсмерләр турында мондый күләмдә язылган беренче әсәр дип тә әйтергә кирәк. Ул шуның белән үзенчәлекле дә,”– диде “Көмеш кыңгырау” газетасының баш редакторы Ризидә Гасыймова.
Балалар өчен әсәр язу үтә дә җаваплы һәм җитди эш. Моны автор үзе һәм калган чыгыш ясаучылар да ассызыклап үтте.
“Әсәрдә “кондукторны алдалау” вакыйгасы яки “кара мәче” образы бар. Боларны дөрес итеп, тәрбияви итеп бирә белергә кирәк. Тискәре мәгънәсен отып алып, үсмер шул гамәлне кабатлап, тирә-юньдәгеләргә зыян салмаслык итеп. Ә менә кайбер бала кара мәчедән дә куркып калырга мөмкин. Психологик травма салмаслык итеп бирү дә шарт. Күренеп тора, Лилия балалар психологиясен өйрәнгән, аларны тоемлый,” - диде үз чыгышында Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге һәм “Иҗат” студиясе җитәкчесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Факил Сафин.
Үз фикерләрен шагыйрә, “Мәйдән” журналының баш редакторы Лилия Фәттахова, язучы, С.Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты Әлфия Ситдыйкова да җиткерделәр. Әлеге мавыктыргыч әсәрне алар да яратып укыганнар. “Монда бар да бар: фантастиканың чынбарлык белән чиратлашуы, ак белән караның бәрелеше, милли кыйммәтләрне барлау... Алар барысы да үсмерләр үзләштерерлек итеп, кыска җөмләләргә “салып” язылган,” – диде алар.
М.Вахитов исемендәге 2 нче гимназия мөгаллиме Энҗе Нурисламова һәм 77 нче гимназия укытучысы Рәмзия Җиһаншина да фикер алышудан читтә калмады. Алай гына да түгел, 2 нче гимназиянең “Тылсым” театр студиясе ак песи белән кара песинең “көрәшен” сәхнәләштереп, килгән кунакларга әсәрдән өзек тәкъдим итте.
Чарада республиканың башка шәһәрләреннән, районнарыннан да үсмерләрнең фикерләре ишетелде. Алар аны видеога төшереп җибәргән. Бар да Газимырны ошаткан. Аның белән бергә төрле маҗаралы вакыйгаларда “катнашканнар". "Мырбостан", "Дәшти Мешәк каганаты", "Мыриза" кебек үзенчәлекле исемнәрне дә истә калдырган алар.
Видеоформатта үз фикерен Татарстан китап нәшриятының балалар һәм яшүсмерләр бүлеге мөдире Айсылу Галиева да җиткерде. Ул бу әсәрнең киләсе елда китап булып чыгачагын әйтте. Шулай ук видеоязма аша чарада катнашкан журналист Рузилә Мөхәммәтова маҗаралы бу повесть дәвам ителеп, икенче өлеше язылса, кызыклы булыр иде дигән идея белән чыкты.
Иң кызыгы, Лилия Гыйбадуллина конференциядә әсәрнең язылу тарихы белән бүлеште. “Әни кешегә хәзер бихисап көндәлек мәшәкатләр белән беррәттән балага туган телне өйрәтү, саклау вазыйфасы да өстәлгән. Миңа да балаларыма туган телдә китап укыту, алай гына да түгел, аларны кызыксындыру проблемасы белән очрашырга туры килде. Күп кенә әсәрләрне алар аңламый, моннан кызыксыну югала... Шулчак, “алар укый торган китапны үзем язып карыйммы әллә” дигән уй килде башыма. Яза башладым. Берникадәр язгач, улыма укыттым. Аның кызыксынуын күреп, дәвам иттем. Бу әсәр шулай барлыкка килде. “Көмеш кыңгырау” газетасында берникадәр эшләп алу да балалар укый тоган әсәрнең нинди булырга тиешлеген чамаларга ярдәм итте. Әсәрне язганда төп максатым – бүгенге яшүсмерләргә – аерым алганда үз улларыма татарча китап укыту иде", – дип сөйләде автор.
Кичә ахырында Факил Сафин мәктәп укучылары арасында викторина үткәрде. Анда укучыларның әсәрне никадәр яхшы белүе ачыкланды. Күтәрелгән куллар шактый булуны исәпкә алсаң, әсәр чыннан да үсмерләр тарафыннан кабул ителгән һәм яратып укылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев