Заводта – спорт залы
"КАМАЗ" акционерлык җәмгыятенең ремонт-инструменталь заводында, спортны коллектив өчен уңайлы итү максатыннан, спорт залы ачарга карар кабул иттеләр. Моның өчен 100 квадрат метрлы бүлмә бирелде. Бүгенге көндә биредә төзекләндерү эшләре бара. Тиздән чишенү, юыну бүлмәсе әзер булачак, җилләтү системасы урнаштырылачак. "Предприятиенең административ бинасында яхшы спорт залы бар. Әмма заводтан монда йөрү...
"КАМАЗ" акционерлык җәмгыятенең ремонт-инструменталь заводында, спортны коллектив өчен уңайлы итү максатыннан, спорт залы ачарга карар кабул иттеләр. Моның өчен 100 квадрат метрлы бүлмә бирелде.
Бүгенге көндә биредә төзекләндерү эшләре бара. Тиздән чишенү, юыну бүлмәсе әзер булачак, җилләтү системасы урнаштырылачак. "Предприятиенең административ бинасында яхшы спорт залы бар. Әмма заводтан монда йөрү уңайсыз, 15-20 минут җәяү килгәннән соң спорт белән шөгыльләнәсе килми", - ди заводның баш инженеры Андрей Карпов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев