Үзе теләп... кычытканнан чагыла
Кем өчендер яз – гүзәллек бәйрәме, ә кем өчендер үсемлекләр серкәсенә аллергиядән интегү.
Горан Павлович та ел саен аллергиядән җәфа чигә. Ләкин күптән түгел аңа олы яшьтәге күршесе кычыткан белән “дуслашырга” киңәш итә.
Горанның хатыны бу күршене “акылдан язган карт” дип атаса да, аллергиядән интегүче ир аның киңәшенә колак сала. Ул атнасына бер тапкыр кычыткан йолкый һәм аны... озак итеп кулларында уа. Бу “терапия” бик җиңелләрдән булмаса да, аллергия юкка чыккан!
Табиблар кычытканның организмда гистаминны киметүен расласа да, бу ысулны кулланганчы белгечләргә мөрәҗәгать итәргә киңәш бирә. Авыттырып чага торган үсемлекне кулга уып интеккәнче аның төнәтмәсен дә эчәргә мөмкин булуын билгели сәламәтлек сагында торучылар.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/kyzyk-news/ze-tel-p-kychytkannan-chagyla/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев