Үзебезнең Илгиз
Август ахырында Балтач районында юбилей кичәсендә булган идек. Яшьлек дустымның туган көне туган-тумачаны, дус-ишне бергә җыйган онытылмаслык матур милли бәйрәмгә әверелде. Алты сәгатьтән артык барган тантананың (шунысын да искәртү мәгъкуль: исерткеч эчемлексез мәҗлес булды ул) башыннан ахырына кадәр "Сорнай" фольклор-этнографик ансамбле чыгышлары күңелләргә бетмәс-төкәнмәс рәхәт мизгелләр бүләк итте. Ансамбль артистлары...
Август ахырында Балтач районында юбилей кичәсендә булган идек. Яшьлек дустымның туган көне туган-тумачаны, дус-ишне бергә җыйган онытылмаслык матур милли бәйрәмгә әверелде. Алты сәгатьтән артык барган тантананың (шунысын да искәртү мәгъкуль: исерткеч эчемлексез мәҗлес булды ул) башыннан ахырына кадәр "Сорнай" фольклор-этнографик ансамбле чыгышлары күңелләргә бетмәс-төкәнмәс рәхәт мизгелләр бүләк итте. Ансамбль артистлары арасында якташыбыз булуын да шунда белдем.
Илгиз Рәхимҗан улы Шәйхразиев Чаллыда туып үскән, 29нчы татар гимназиясендә урта белем алган. Тугызынчы сыйныфта укыганда ул "Гармония" вокал hәм хореография студиясендә шөгыльләнә башлый. 2005 елда гимназияне тәмамлаганда, тормышын музыка һәм җыр белән бәйләргә теләвен анык белә егет. Ике дә уйламый, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетына, Венера Ганиева җитәкчелегендәге вокал бүлегенә укырга керә. Руслан Дәминов, Лидия Әхмәтова, Марат Яхъяев, Венера Ганиева, Фәридә Сафина кебек атаклы укытучылардан белем алу бәхете насыйп була аңа. Укыган вакытта үзен эстрада өлкәсендә сыный башлый Илгиз Шәйхразиев.
5 курста чакта, бер концерттан соң, сәхнә артында Илгиз янына "Сорнай" ансамбле җитәкчесе Ринат Гыйләҗев килә һәм үз ансамбленә чакыра. 2010 ел була ул.
"Шуннан бирле, менә инде 5 ел мин татар халык җырлары, биюләре, музыка уен кораллары дөньясында бик күңелле яшим. Шул ук вакытта үземне эстрадада сынауны дәвам итәм. Бүгенге көндә ике клибым бар, яңа проектлар, яңа музыкаль юнәлешләрдә эшлибез", - ди Илгиз.
Татар эстрада җырларына төшерелгән клиплар гадәттә бер төрлерәк: җырчыларыбыз я чит ил табигатенә, шәһәрләренә хозурланып, ят мәмләкәтләрдә рәхәт чиккәннәрен сурәтлиләр, я булмаса, затлы машиналарга утырып, "сагынып" туган нигезләренә кайтып төшәләр. Ә Илгизнең клиплары башка, алар сюжеты белән дә, зәвыклылыгы белән дә күңелне җәлеп итә. Аларда җыр гына түгел, лирик герой да гаҗәеп тәэсирле. "Ява яңгыр" клибы, мәсәлән, нәкъ менә шундый.
Шунысын да әйтергә кирәк, Илгиз Шәйхразиев күп кенә җырлар авторы да - көйләр яза, сүзләрен иҗат итә, җырлап та бирә. Җырларын Эльвира Розали, Салават Миңнеханов, Алинә Шәрифҗанова һ.б. җырчылар да башкара. Соңгы вакытта Илгиз ярату-мәхәббәт җырларыннан читкәрәк китеп, фәлсәфи темадагы эстрада җырларына игътибар бирә. Әйтик, "Нәсыйхәт" җырында ул:
"Бәхет, шатлык килгәндә,
Рәхмәтебез онытыла.
Ә кайгыга юлыксак,
Сорыйбыз Алладан.
Кайдан килдек шунда
Кайтырбыз ахырда.
Имин көннәр,
дөрес тормыш
Насыйп ит, бер Ходай", - дип җырлый.
Гомумән, Илгиз Шәйхразиев үзен төрле юнәлешләрдә сынап карый. "Сорнай" ансамбле аны халык җырларына, милли җыр-моңга тагы да ныграк якынайткан. Халкыбызның инде онытылып барган милли уен коралларында уйнау дисеңме, җырлы-биюле уеннарда җилкенеп бию, әле дәртле, әле моңлы җырларны җырлаумы - Илгиз һәркайсын югары профессиональ дәрәҗәдә башкара. Аның репертуарында моңлы татар җырлары белән бергә бәетләр, мөнәҗәтләр дә урын ала. "Мөнәҗәт-бәетләрне халыкка дөрес, матур итеп җиткерү мөһим. Алар милли мәдәниятебезнең бер өлеше бит", - ди ул. Шул ук вакытта җырчының аренби, рэп стилендәге җырларын да тамашачы үз итә.
Сәхнәгә чыгып нинди генә җыр башкармасын, артистның үз-үзен тотышы, хәрәкәтләре, кирәк тапса, биеп алуы - барысы да урынлы һәм килешле. "Ни эшләсә дә килешә безнең ише егеткә", дип җырлау, чын мәгънәсендә, Илгиз турында кебек.
Адәм баласына сәләт тумыштан бирелә. Илгизгә ул әтисеннән күчкәндер, мөгаен. Рәхимҗан Һидият улы җырлый, гармунда уйный икән. Җырга-моңга бай Актаныш якларыннан - Ахун авылында туып үскән. (Илгиз дә Актанышны якын итә, хәтта туган ягы саный.) Гомер буе хәрби янгын сүндерүче булып эшләгән ул. Җырчының хисчән күңеле әнисе Тәнзилә Габделбарый кызыннан. Тәнзилә ханым Зәй районы Чыбыклы авылы кызы, заводта эшли. Улларының милли җанлы булуына, уңышларына сөенеп яшиләр Шәйхразиевлар.
Илгиз Шәйхразиев 2014 елда Төркиянең Денизли шәһәрендә узган 5нче төрки эстрада музыкасы фестивалендә Татарстан Республикасы исеменнән катнашкан. Türkçe vizyonның төп сәхнәсендә яшь, перспективалы татар җырчысы "Без икәү" җырын башкарган. Фестиваль ике көн дәвамында 15 илгә трансляцияләнгән.
Үткән елның декабрендә Илгизне Анкара шәһәренең "ТRТ-Avaz" төрек телеканалына Яңа ел концертында катнашырга чакырганнар. Анда ул "Берәү генә" җырын башкарган - төрки дөньяга һәм Азия илләренә телеэкраннар аша татар җырын яңгыраткан. Бер үк вакытта зур җаваплылык та, горурлык та бит бу.
Бүген Илгиз Шәйхразиев бөтен барлыгы белән җыр-моң дөньясында кайный: иҗат итә, җырлый, яңа ачышларга омтыла. "Җырларымда - күңел халәтем, кичерешләрем. Хисләремне сәхнәгә чыгып, тамашачыга җиткерү күңелемә рәхәтлек бирә. Җырларым кешеләрнең кәефен күтәрсен, күңелендә өмет уятсын, бик үк якты төсләрдән генә тормаган дөньяда яхшылыкның барыбер күбрәк булуын тоярга ярдәм итсен", - ди ул.
Җырларың тынмасын, иҗат чишмәң гел ургып торсын, халкыбызның горурлыгы булырга язсын сиңа, Илгиз.
Илгизә ЛОТФУЛЛИНА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев