Гелназ Галиуллина: «Букеттагы зефирларны ашарга кызганалар»
Ул пешекче эшен иҗат белән бергә алып бара.
Чәчәк сатучыларның «урак өсте» кайчан булса, зефир ясаучы Гелназ Галиуллинаныкы да шундый. Шәһәрдәшебез үзе ясаган зефирларны букет формасында тәкъдим итә. Ул пешекче эшен иҗат белән бергә алып бара. Гелназ бу эшкә ничек өйрәнгән, чәчәк формасындагы зефирлар зыянлы түгелме – үзе белән сөйләштек.
– Гелназ, мондый идея каян килде? Чаллыда сезнең конкурентлар бармы?
– Мин башта социаль челтәрләрдә шундый эшләр күрдем, бер кызның букетлары бик ошады. Көн саен аның эшләрен күзәтеп бардым, ничек шулай булдыра икән дип хозурланып утырдым. Аннары аның курслары барганын белдем. Әле ул чакта акчам да юк иде, декретта утыра идем. Укырга булдым. Бүлеп түләү мөмкинлеге булгач шундук ризалаштым. Бик ошады. Беренче букет бик гади иде. Формалары да гади иде. Зефир чәчәкләр молдларда ясала. Молд – ул махсус калып. Молдларны ясаучылар бар. Мин үзем дә заказ биреп берничә молдд эшләттем. Мәсәлән чалмагөл молдына заказ бирдем. Шуңа күрә төрле оста төрлечә эшли. Мин ике ел бу эш белән шөгыльләнәм, башлаганда Чаллыда үзем генә идем.
– Элек кая эшләдегез?
– Мин КАМАЗ заводында конотролер булып эшләдем. Югары белемем буенча мин машина төзү өлкәсендә инженер- технолог.
– Бөтенләй кулинария белән бәйле түгел икән…
– Әйе, мин гел иҗатка тартылдым. Миңа фантазияне җигеп букетлар җыю ошый. Декретта чакта гел эзләнүдә идем. Бу сәләт әтидән күчкәндер. Ул яшь вакытында картиналар яза иде. Хәзер Ульяновский өлкәсенең Мәләкәс районындагы авылда имам-хатыйб. Борынгы ысул буенча пыялага шамаильләр ясау белән шөгыльләнә. Хәзер аңа 79 яшь, тик тормый.
– Укуны кая үттегез? Бер укып кына эш башлап җибәреп буламы?
– Укуны онлайн рәвештә үттем. Мин инде барлыгы уннан артык курс сатып алганмындыр. Әлбәттә, беренче тапкырдан гына берни дә килеп чыкмый. Уку вакытында да барысын да фотога, видеога төшереп җибәрдек, чатта кызлар белән аралаштык. Монда кул өйрәнергә тиеш. Зефир ясый торган масса бик көйсез, бер минутка бүленсәң, катып китәргә мөмкин.
– Чәчәкләрне алдан ясап куясызмы?
– Әйе мин көн саен ясап торам. Вакыт булганда иртәдән төшкә кадәр ясыйм. Ә күп вакытымны гаиләгә багышлыйм, бу минем өчен хобби гына. Акчасы керсә дә, акча өчен генә алып бара торган эш түгел, күңелемә рәхәтлек алам.
– Зефир татлы ризык булса да, аны диетологлар да ашарга рөхсәт итә. Ул чыннан да фигура, сәламәтлек өчен зыянсызмы?
– Әйе, аны аллергиклар яратып ала. Составында шикәр әз генә. Аксымның пастеризацияләнгәнен кулланам, җиләк-җимешләрдән пюрелар үзем ясыйм. Желатин урынына диңгез суүсемнәреннән ясалган агар-агар салам. Ачык төсләр сорасалар гына буяулар кулланам. Болай табигый буяулар – кызыл төсне чия, чөгендердән, яшелне шпинат белән спирулинадан алам. Мөселманнарга аеруча кибет буявы кушмыйм, чөнки кызыл төстә кармин булырга мөмкин.
– Сатып алучылар букетларны күргәч ошатамы? Нинди гадәти булмаган сүзләр ишеттегез?
– Әйе. Аларның эмоцияләрен күрү миңа өстәмә энергия бирә. «Моны ашарга ярыймы?», дип сораучылар күп, чын чәчәк дип уйлыйлар. Ә иң кызык сорау «Моны киптереп куйсам, озаграк саклап буламы?» дигәне. Чынлыкта исә, зефирлар бүлмә температурасында 10 көн тора. Чәчәк букеты да шул тирә тора, әмма аны бик карарга кирәк. Зефирны озаграк саклыйсыгыз килсә, суыткычка, туңдыргычка куярга мөмкин.
– Сезнең өстәлдә гел зефир торадыр? Өйдәгеләр яратамы?
– Кызым бик ярата. Мин букетлар ясаганда янымда утыра, «Әни, артып калмадымы?» – дип сорап тора. Үзебезгә ашарга да калдырам, барыбызга да җитә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев