Земфира Ситдыйкова: «Кунакка барырга куркам - кайтуыма фатирым ишеге ачык була»
Шәһәрдәшебез моң-зарлары белән уртаклашты.
"Мин 22/15 йортында яшим. Чаллыга килүемә 43 ел, ә бу йортка 2021 елда күчендем. Фатирда яши башлаганнан бирле тынычлыгым югалды. Кибеткә дә, балаларыма кунакка да бара алмыйм – кайтуыма ишегем ачык була. Моны фотога төшереп бардым. Йозагын берничә тапкыр алыштырырга туры килде. Хәзергесе дә тиешенчә бикләми башлады. Шуңа төнлә дә тынычлап йоклый алмыйм. Фатирымнан өс киемнәре, акчалар югалды. Караклар үзләрен сәер тота – кайчагында урын-җир дә, тоз да югала. Участковыйга барып гариза яздым, УВДга да бардым. Килгән хатлары бар, телефондагы фотоларны күрсәттем. Ярар, кара рбыз дип калдылар, тик бернинди чара күрелмәде. Фатирымнан әйберләр югалу дәвам итә. Сезгә ышанып калам, ярдәм итүегезне сорыйм.
"Шәһри Чаллы"да "Әйтим әле!" сәхифәсе чыга. Без шәһәрдәшләребезнең борчыган проблемаларын, кызыклы фикерләрен тыңлыйбыз. Шулай ук 8-908-333-03-70 номеры буенча шалтыратырга яки Ватсап аша хәбәр язып җибәрергә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев