Журналист Резидә Ганиева: “Хәния кебек җырчы булмас инде”
Соңгы тапшыруга Хәния затлы, кара төстәге костюм киеп килгән иде. Аңа зәвыклы киемнәрне дизайнер Дмитрий Овчинников текте.
Резидә Ганиеваны – Чаллыда күпләр белә. Ул озак еллар, Чаллы телевидениесендә, “Күңел” радиосында эшләде. Бүгенге көндә дә ул эшчәнлеген шул юнәлештә дәвам итә. Юбилей, туган көннәргә багышланган видеороликлар ясый. Элек бергә эшләгән хезмәттәшләре белән бергә авыллар тарихы, нәсел шәҗәрәләре турында тапшырулар әзерли. Видео төшерү серләрен кызы Таңсылуга да төшендерергә тырыша. “Аның белән яшь буынга кызыклы, үрнәк алырлык яшь талантлар белән әңгәмәләр корабыз, истәлекле урыннарда булабыз һәм шул мизгелләрне мәңгеләштерергә ашыгабыз”, - ди ул. Резидә ханым “Шәһри Чаллы” ның “Хәния Фәрхи турында яңа истәлекләр” проектын хуплады. Ул халкыбызның яраткан җырчысы Хәния Фәрхи-Биктаһированы якыннан белә иде, җырчыны “Тормыш мизгелләре” “Еллар һәм юллар” тапшыруларында күрсәткәне бар. Хәния ханым аны: “Дустым”, - дип йөрткән. Бүген укучыларыбыз игътибарына журналист Резидә Ганиева истәлекләрен тәкъдим итәбез.
“Шәһри Чаллы” һәм Чаллы телевидениесе урнашкан бина минем өчен бик якын. Телевидение студиясе, аның диварлары дустым, халкыбызның сөекле җырчысы, Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхлислам кызының акыллы фикерләрен, серләрен үзендә саклый. Мин аны “Еллар һәм юллар” тапшыруына чакырдым. Ул фикерен хис белән эзлекле итеп әйтә иде. Шуңа күрә монтаж вакытында аларны кисеп калдыру бик авыр була иде. Аллаһка шөкер, монтаж остасы Лилия Мөнирова белән тамашачылар күңелендә калырлык бик матур тапшырулар эшләп калдырдык.
Соңгы тапшыруга Хәния затлы, кара төстәге костюм киеп килгән иде. Аңа зәвыклы киемнәрне дизайнер Дмитрий Овчинников текте. Мин дә җырчының киемнәренә кызыгып, Дмитрийдан чикмән (плащ) һәм күлмәк тектереп алдым. Затлы, матур киемнәр бик кыйммәткә төште, аларны тектергән өчен кредит алып түләдем.
...Габделхәй белән Хәния: “Үзенчәлекле ир-ат җырчы юкмы?” - дип мөрәҗәгать иткәч, Чаллы “Бәйрәм” ансамбленә җырчы, аранжировка остасы Ришат Шәйхетдиновны тәкъдим иткән идем. Зур талант иясе булса да, Хәния кеше фикерләренә колак сала иде. Ансамбльгә Ришатны алып, әйбәт кенә эшләделәр. Тамашчыларны матур җырлар белән сөендерделәр. Алар башкаруындагы “Соңгы тукталышта” дигән җырны яше-карты әле дә яратып тыңлый.
Хәния тальянда өздереп уйнаса да, сәхнәдә үзе уйнап, җырламый иде. “Тальяның белән сәхнәгә чык”, - дип киңәш биргәч, бер программасына тальянлы чыгышын да кертте. Гаҗәеп тамаша булды ул. Тамашачылар бик озак алкышладылар. Гомумән, тамашачы аны ихласлыгы, ачыклыгы, төгәллеге, матурлыгы һәм гадилеге өчен яратты. Ул чын күңелдән дөньяны-тормышны яратып җырлады, җиһанны яңгыратып рәхәтләнеп көлде, һәр эшне җиренә җиткереп башкарды. Хәния сәхнәгә чыкса, кояш кебек бөтен залны яктыртып, җылы нурлар сибелгән сыман була иде. Җырлар арасындагы мәгънәле шигырьләр, матур фикерләрне дә халык яратты. Аның кебек бар халык яраткан җырчы да, тугры дус та башка булмас инде.
Хәтерләсәгез, мин халык арасыннан чыккан талантлы җырчыларны барлау максатыннан, “Безнең җырчы” бәйгесе оештырган идем. Хәния: “Мин үзем дә гади халык арасыннан чыккан артист, шундый кирәкле проектта катнашуым белән бәхетлемен. Бер тиен дә акча кирәкми”, - дип жюрида бушлай эшләде. 100дән артык җыр тыңлап, үзешчән җырчыларга үзенең киңәшләрен бирде. Гала-концертка “Бәйрәм” ансамбле белән килеп җырлады. Ул нинди генә чара булса да, тамашачыларны хөрмәт итеп, төркеме белән килеп, үз тавышы белән чыгыш ясый иде.
...Кызы Алсу кечкенә вакытта фатирларында булырга туры килде. Кызчык мине үзенең бүлмәсенә алып керде. Андагы төрле курчакларны күреп шаккаттым һәм “Балаларына нинди бәхетле балачак бүләк итәләр”, - дип, ак көнләшү хисләре кичергән идем.
Хәния ата-ана, ир хакын хаклый белде. Әнисен, туганнарын яратты, аларга булышып яшәде. Тәтешлегә кайтканда һәрберсенә бүләкләр, күчтәнәчләр җыя иде. Ул Габделхәйнең әти-әнисен дә соңгы көннәренә кадәр хөрмәтләп яшәде. Абдулхан абыйны озак еллар тәрбияләделәр. Үз өйләрендә әтиләренә барлык уңайлыклары булган зур бүлмә бирделәр. Мин олы кешегә бу кадәр кадер-хөрмәт күрсәтүче киленне күргәнем юк әле.
Хәния Фәрхи нинди чарага чакырсаң да, каршы булмады. Ләкин: “Концерт графиклары Габделхәйдә аның белән сөйләшкәч, төгәл җавап бирермен”, - ди торган иде. Бу - аның хатын-кызларның ир-атка карата нинди мөнәсәбәттә булырга тиешлеген күрсәтүче гамәле. Кызганыч, әлеге сыйфат күпләребезгә җитми.
Казанда булсам Хәнияләргә керми калмый идем. Соңгы тапкыр өйләренә аякларын сындыргач хәл белергә бардым. Дустым хәле авыр булса да, сиздермәде. Елмайды, рәхәтләнеп сөйләште. Тик гадәттәгечә табын әзерли алмады, ул көнне өстәлне матур итеп Габделхәй әзерләде. Табынга тәмле казылыклар, каз, бәлешләр, хуш исле чәй куйды. Чәй өстәле артында тормыш, дөнья хәлләре турында сөйләштек. “Алсуымның туена сез каклаган казларны алып бардык”, - дип шатландырды.
Хәния Фәрхи – кешеләр күңелен күрергә яратты. Сугыш елларында тракторчы булып эшләгән Гашия әбиемнең 90 еллык юбилеена авылга кайтырга җыенганнар иде. Әмма ниндидер сәбәпләр аркасында килә алмадылар. Шулай да Хәния әбиемне телефон аша бик матур итеп котлады.
Миңа “Туган авылым” ресторанында Хәния Фәрхинең 55 яшьлек юбилеен алып барырга да насыйп булды. Туганнары, иҗатташ дуслары - барысы да аңа изге теләкләрен җиткерделәр. Аларның Хәнияне яратулары, хөрмәт итүләре йөзләрендә, күзләрендә чагылды.
Хәния мәңгелеккә киткәч, концертларга йөрми башладым. Быел үземне бар яктан да әзерләп, Иркә белән “Бәйрәм” ансамбле концертына барган идем. “Бәйрәм” дигәч, Хәния турында да берәр сүз, җыр ишетермен дип уйладым. Тик анда Хәнияне таба да, ишетә дә алмадым. Тамаша залында, без ияләнгән Габделхәй дә күренмәде. Хәния концертларында Габделхәй залдан горурлык хисе белән хатынын күзәтә иде бит. Хәнияне киендереп, чәй-кәһвә эчереп, сәхнәгә ул чыгара иде... Кызганыч, болар турында сагынып сөйләргә генә калды.
Без Габделхәй белән телефоннан сөйләшеп, хәлләрне белешеп торабыз. Бу көннәрдә ул Хәниянең 60 яшьлек юбилеена багышланган концертларны (Узган ел пандемия сәбәпле кичектерелгән иде) Уфада һәм Самарада уздыру эшләре белән мәшгуль. Үзе хәзер туган авылында яши. “Аллаһка шөкер, балалар кайтып тора”, - диде.
Хәния Фәрхи-Биктаһирова кебек халык арасыннан чыгып, вафатыннан соң да тамашачы күңелендә яшәүче җырчылар юк. Аның ташландык авыл, туган якны сагыну, каберләрне тәртиптә тоту, туганнарны кадерләү һәм башка темаларга акыллы фикерләре, үзәкләргә үтәрлек җырлары, киңәшләре - буыннардан-буыннарга тапшырылырга тиешле милли-мәдәни мирас. Берәр талантлы режиссер табып, Хәниянең исемен мәңгеләштерү максатыннан, документаль фильм төшерергә дә кирәк. Әле әнисе Фәния апа да, туганнары, дуслары, сыйныфташлары, тамашачылары исән-сау. Аларның халкыбыз җырчысы Хәния Фәрхи турындагы истәлекләре дә бихисап. Сузмаска иде бу эшне...
Зөлфия Галим
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев