Зифа Кадыйрованы Башкортстанның язучылар берлегенә кабул иттеләр
«Моңарчы да үгетлиләр иде, тик бу юлы күндем», ди популяр язучы.
Шәһәрдәшебез, популяр язучы Зифа Кадыйрова Уфада. Ул Башкортстанның язучылар берлегенә кабул ителде. Тантаналы чарада республика җитәкчеләре, иҗат әһелләре катнашты. Зифа апа белән телефоннан элемтәгә кереп, әлеге вакыйга турында сораштык.
– Башкортстаннан рәсми чакыру килде. Моңарчы да үгетлиләр иде, тик ризалашмый идем. “Син моңа күптән лаек, ә яшь буенча кабул итү мөмкинлеге үтеп бара, аннары балаларың өчен дәрәҗә бит бу” дигәч, ризалаштым, дип уртаклашты Зифа апа.
Татарстан язучылар берлегеннән дә андый тәкъдим булу-булмавы белән кызыксындык.
– 10 ел элек Рамис Аймәт шалтыратып, язучылар берлегенә кабул итү җыелышына чакырган иде. Ә минем авырып хастаханәгә эләккән вакытым иде, теләсәм дә бара алмас идем. Аннары андый зур исемгә әле иртәрәк кебек тоелды ул чакта. Бүтән рәсми тәкъдим белән чыгучы булмады, диде шәһәрдәшебез.
Шунысын да әйтеп үтик, шәһәрдәшебез, җырчы Әлфинә Әзһәмовага да мактаулы “атказанган” исемен күптән түгел Башкортстанда бирделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев