Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Зифа Кадыйрова «Фатыйма»сында энә төшәрлек тә урын булмады

Драма авторның үзенә дә ошады. «Фатыйма»ны карар өчен хастаханәдән «выпискам»ны да алмыйча кайттым», -диде ул.

Уфа «Нур» татар театры кичә Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында Зифа Кадыйрова әсәре буенча куелган «Фатыйма» драмасын күрсәтте. Спектакльдә 42 артист уйнады. Зал тутырып килгән тамашачы аларның уенын тын да алмый карады. Спектакльнең инсценировкасы да гади, аңлаешлы итеп язылган. Артистлар барысы да үз рольләрен оста итеп уйнадылар. Фатыйма ролендәге Чулпан Раянова спектакльдә яшәде дисәм дә арттыру булмас. Аның һәр хәрәкәтен тамашачы игътибар белән карады. Героиняның тормышындагы авыр вакытларын карап борчылды, күз яшьләрен тыя алмаучылар да булды. «Спектакль бик яхшы, тетрәндерерлек, ләкин мондый авыр заманда драма карыйсы килми», - ди шәһәрдәшебез Айсылу Яруллина.

«Тамашачылар Зифа Кадыйрова китапларын да, аның әсәрләре буенча куелган спектакльләрне дә ярата. Залда энә төшәрлек урын да булмавы – моның ачык дәлиле. Тамашачылар артистларны, Зифа ханымның үзен дә озак алкышладылар. Чәчәкләр, чәк-чәкләр бүләк иттеләр. Бу бик зур бәя», – ди Татарстанның халык артисты Гөлүсә Гайнетдинова хезмәттәшләре өчен сөенеп.

Драма авторның үзенә дә ошады. «Фатыйма»ны карар өчен хастаханәдән «выпискам»ны да алмыйча кайттым. Аллаһка шөкер, бик яхшы уйнадылар. Тиздән М.Гафури исемендәге башкорт дәүләт драма театры «Синсез килгән язлар»ымны чыгара. Премьерага барырга җыенам. Операциягә кергәнче «Көтеп узган гомер» китабымның урысчасын чыгарырга иде. Повесть-трилогиянең исеме «Семена мать и мачехи» булыр», – диде ул безнең белән киләчәккә планнары белән уртаклашып.

Сүз уңаеннан, Зифа Кадыйрованың «Урланган яшьлек» китабын «Рәхмәт» кибетләреннән алырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният театр Зифа Кадыйрова