Үзәк шәһәр китапханәсе Чаллы халкын иҗади кичәгә чакыра
Яңалыклар тасмасы

Үзәк шәһәр китапханәсе Чаллы халкын иҗади кичәгә чакыра

10 февральдә 12:00 сәгатьтә Үзәк шәһәр китапханәсендә Татарстанның атказанган артисты Флора Вафинаның “Хәтер яктысы” дигән иҗат кичәсе була. Музыкаль очрашуны ул танылган скульптор, рәссам Илдар Хановның хәтер көненә багышлап үткәрә.

Программада рус һәм татар телләрендә лирик-патриотик җырлар яңгыраячак.
Әйтергә кирәк, Флора Вафина - автор башкаручы, Россия Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган артисткасы. Мәскәү шәһәрендә яши, Ф.Дзержинский исемендәге дивизия офицерлары йорты артисткасы булып эшли.
Белешмәләр өчен телефон: 70-02-26.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


шәһәр тормышы

Нет комментариев