Зәхмәтле чир булды бу!
Яңа коронавирус инфекциясе 2019 елда Кытайда декабрь азагында килеп чыкты. Бу ил эпидемиологлары фикеренчә, чир чыганагы – Ухань шәһәрендәге диңгез продуктлары базары булуы ихтимал. Яңа вирусны ярканат яки Кытай еланнары коронавирусы китереп чыгарган, дигән фаразлар да булды. Ничек кенә булмасын, бу вирус тормышыбызны афәткә әйләндерде.
Дөньяда куркыныч вирусның 24 меңгә якын очрагы билгеле, коронавирус үзенең катлаулы булуы белән аерыла. Хәзерге вакытта ОРВИ һәм гриппның да сезонлы күтәрелеш чоры, симптомнары бертөслерәк булуы да шикләнүне арттырды. Коронавирусның, грипп һәм үтә көчле респиратор вируслы инфекция (ОРВИ) кебек үк, һава-тамчы юлы белән йогуы билгеле. Юылмаган кул белән күзләрне уганда да, вирус кеше организмына үтеп керергә сәләтле. Коронавируслар төркеменә 40лап РНКлы вирус кергән. Грипп, ОРВИ кебек үк, йөткерү, сөйләшү аша йога. Коронавирусның яңа төре кешеләргә дә, хайваннарга да зыян салырга мөмкин.
Галимнәр яңа коронавируска каршы тору, эпидемияне туктату өчен 4 төрле вакцина уйлап таптылар. Соңгы вакытларда вакцина ясатучылар артты. Шәһәрдәшләребез дә аның мөһимлеген аңлап, вакцина алдылар. Аларның фикерләрен газета укучыларыбызга да җиткерәбез. Укыгыз, нәтиҗә ясап, дөрес карар кабул итегез.
Факил Сафин, шагыйрь, республиканың Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, ТР Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге рәисе:
– Көз көне йогышлы авыруларның көчәюен белә идем, шуңа күрә коронавируска каршы вакцинаны җәй көне үк ясаттым. Аллаһка шөкер, барысы да әйбәт булды. Кешеләр җәйге яллардан, бакчалардан кайткач, мәктәпләрдә укулар башлангач йогышлы авырулар көчәя... Коронавирустан халык күпләп кырылмасын өчен дәүләт саклык чаралары күрә. Әлегә вакцина ясату – бердәнбер, нәтиҗәле чара. Химия, биология укыткан кеше буларак, мин вакцинаның файдалы икәнен белгәнгә «Спутник V»не җәй көне үк алдым. Коронавирус инфекциясе 1980 елларда ук килеп чыкты. Аңа каршы төрлечә көрәшеп карадылар. Җиңә алмадылар. Хәзер вакцина уйлап таптылар. Ул безгә коточкыч чиргә каршы торырга ярдәм итә. Халык аның әһәмиятен аңлап, хайп, фейкларга кармыйча, вакцина ясатсын иде. Коронавируска каршы вакцинаны татар галимнәре уйлап тапты. Мин милләттәшләребезнең бу ачышы белән горурланам. Алар кешелек дөньясына афәт китерә торган әйбер чыгармаслар дип ышанам.
Йогышлы авырулар төрләнеп торган заманда вакцина ясату мөһим. Коллектив иммунитет булганда гына без бу афәтне җиңәрбез.
Рузалия, сатучы:
– Коронавирус белән чирләрмен дип уйламаган идем. Ләкин бу зәхмәт миңа да эләкте. Хәлсезлек сизгәч, антибиотик эчтем... Әлләни файдасы булмады. Тәнем сызлый, җаным бәргәләнә башлагач компьютер томографиясе ясаттым. Үпкәләрем 25% зарарланган иде. Аннары танышым әйткәч, табибка бардым. Мин инде бу вакытта үлемгә әзерләнеп беткән идем. Залга хәергә дип яулык, тастымалларны әзерләп куйдым. Кызыма бер кешенең миңа бурычы бар, мине шул акчага җирләрсез, ашлар уздырырсыз дип әйттем. Табиб тыңлап карады да, сезгә хастаханәгә кереп ятарга кирәк, диде. Шифаханәдә күңелемдә ниндидер өмет уянды. 5нче шәһәр хастаханәсендә табиб-шәфкать туташлары дәвалады. Аллаһка шөкер терелеп чыктым.
Бу чирдән исән-сау котылсам, вакцина ясатам дигән идем. Чирләвемә алты уй узгач, шифаханәгә барып вакцина ясаттым. Хәзер күңелем тыныч, чирләүдән курыкмыйм.
Прививканы барсы да эшләтергә тиеш, шулай яхшы булачак. Телевизор һәм интернет аша прививканың зыянлы булуы турында бик күп негатив таратыла. Минемчә, кешеләргә моның бик тә кирәкле, мөһим эш булуы турында аңлатырга, күрсәтергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев