Зөһрә Сәхәбиева: «Бу җырны сәхнәдән җибәрми, кат-кат җырлаталар иде»
«Җидегән чишмә» нәкъ «үз» җырчысына килеп юлыкты.
Гомәр Бәширов истәлекләреннән:
– «Җидегән чишмә» җыры турында җылы сүзләр күп әйтелде. Җырның бик тиз популярлашып китүе, озак вакытлар телдән төшмичә җырлануы хәтта берникадәр гаҗәпләндерде дә.
«Җидегән чишмә» романын язганда, бер урынга җыр кертергә кирәк булды. Әсәрнең төп каһарманы Гайнан белән язучы Камил, кичен умарталыкта утырганда, егетләр гармун тартып җырлап үтәргә тиешләр. Гайнан язучыга: «Безнең авылда сугышка, читкә киткәндә дә «Җидегән чишмә» белән саубуллашалар. Борынгыдан шулай килә ул», – дип аңлата.
Безнең халыкта чишмәгә багышланган җырлар аз түгел. Әмма аларның халык күңеленнән нур алып, тирән тойгылар белән баетылганнары гына озын гомерле була. Бу җырда халыкның чишмәләргә, шулар аша табигатькә булган мәхәббәте халык җырларындагыча гади дә, тирән мәгънәле дә, моңлы да яңгырарга тиеш иде. Андый җырны ничек язарга? Өч-дүрт көн буе «Аккош күле» урманнарында фәкать шул хакта уйланып йөрдем. Баштан күп истәлекләр узды. Баулы районының Ак Чишмә авылында урманлы тау кырыеннан бәреп чыккан зур чишмәләр күз алдына килде. Башкортстанга Ык елгасының башланган урынына барган идек. Шунда Ыкның кыяр-кыймас кына әрәмәләр арасыннан саркып чыккан саф суына карап, сандугачлар сайравын тыңлап чирәмдә утырдык. Шалты авылыннан колхоз рәисе Газиз Ганиев бик моңлы бер җыр көйләгән иде. Малай чагында эшкә барышлый да, суга, ат эчерергә төшкәндә дә чишмә моңын тыңлап үскән кешеләр бит без. Шундый истәлекләр, нидер әйтергә омтылулар булып күңел тәмам мөлдерәп тулганнан соң, каяндыр хисләр дөньясының иң түреннән җырның беренче юллары, сүз артыннан сүз, бер күренештән икенчесе, аннары шигырь туды. Ул җыр булып яңгырасын өчен, лаеклы музыка кирәк иде. Композитор Сара Садыйковага мөрәҗәгать иттем дә, баласының беренче тапкыр тәпи басуын көткән әти кешедәй, түземсезләнеп шигыремә көй язуын көтә башладым.
Бер айдан Тукай клубында җыелыш алдыннан, Сара ханым җитез генә сәхнәгә менде, рояль янына басып: «Сезгә «Җидегән чишмә» исемле яңа көй уйнап күрсәтәм!» – диде. Мин аның уйнавын хәйран калып тыңладым. Сара ханым бу көендә җырны тагын да тирәнрәк һәм газизрәк яңа хисләр белән баеткан. Җырчы йөрәк җылысын, тойгыларын өстәп баеткач җыр халык күңеленә керә. «Җидегән чишмә» нәкъ «үз» җырчысына килеп юлыкты.
Зөһрә Сәхәбиева-Бигичева:
– Композитор Сара Садыйкова белән консерваториядә укыган вакытымда ук таныш, дус идем. Аның берничә җырын дәүләт радиосына да яздырган идем. Аның җырларынннан төзелгән программа белән СССР буйлап гастрольдә йөрдем. Ул яңа җыр өйрәнергә өенә чакыра иде. Бер көнне: «Җидегән чишмә» романына Гомәр Бәширов шигырь язды, көй язарга миңа бирде. Аның белән килешеп, синең тавышны күздә тотып яздым», – диде. Ул уйнады, мин җырладым, шулай җырны өйрәндем. Күп тә үтмәде Пермь якларына гастрольгә чыгып киттек. Концерт цирк бинасында, шыгрым тулы залда булды. Монда яшь кеше югалып калырга да мөмкин. Мин дә бик дулкынландым. Ике бөек шәхес иҗат иткән җырны тиешенчә башкара алырмынмы, диапозаным җитәрме дип борчылдым.
«Зөһрә Сәхәбиева «Җидегән чишмә» дигән яңа җырын башкара», – дип игълан иттеләр. Сара апа рояльдә уйный. Җырлап бетердем дә, башкаруымнан риза булдымы икән дип, композиторга карадым. Халык дәррәү кул чаба. Сара апа баш ия, аннары миңа кулын сузды. Без икәү тамашачыга баш идек. Туктаусыз алкышлар яңгырый. Халык безне җибәрми, җырны тагын бер кабатладык. Тагын алкышлар...
Бу җырның беренче вариантын Гомәр ага кабул итмәгән булган, икенчесен: «Сара ханым искиткеч», – дип бәяләгән. Мин бу җырны 1978 елда күренекле музыкант Марс Кашапов җитәкчелегендәге ансамбль белән радио фондына яздырдым. Ул радиолардан даими яңгырый. Мине «Җидегән чишмә»не җырлый торган кыз дип йөртәләр иде. Концертларымда аны җырламасам, сорап җырлаталар иде. «Халык «Җидегән чишмә»не һаман ярата», – дигәч, Гомәр ага балаларча сөенә иде.
Сара апа: «Бәләкәй сандугачым, без синең белән «Җидегән чишмә» җыры аша популярлык казандык. Халык бу җырдан арыгандыр инде. Аңа алмашка яңа җыр – «Безнең җыр»ны яздым», – дип мине чакырды. Бу җыр да яхшы, мәгънәле булды, әмма ул барыбер «Җидегән чишмә»не алыштырмады. Татар халкының ике бөек шәхесе иҗат иткән бу җырның беренче башкаручысы булуым, аның халык күңеленә шулай тирән керүе мине бик сөендерә. Аны башта ук бик яратып башкардым. Бүген дә җырлыйм.
«Җидегән чишмә»
(Сара Садыйкова көе, Гомәр Бәширов сүзләре)
Җидегән чишмәләрдә җиде улак,
Челтер-челтер ага көмеш су.
Көмеш сулар ага, кошлар сайрый,
Шул чакларда бигрәк ямансу.
Җидегән чишмәләргә йөзек салдым,
Җидегән йолдыз күреп калсын, дип.
Җанкай-җанаш алсын да куансын,
Вәгъдәләрем булып калсын, дип.
Җидегән чишмәләргә чиләк куйдым,
Пар чиләгем тизрәк тулсынга.
Без сөябез, җаный, яр булсынга,
Без йөрмибез вакыт узсынга.
Җидегән чишмәләрнең талы бөгелә,
Акрын искән җәйге җилләргә.
Сез каласыз инде, без китәбез,
Без китәбез ерак илләргә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев