Зөһрә Сәхәбиева: «Илһам Шакиров мине машиналы итте»
Татарстанның халык артисты белән әңгәмә.
15 февраль – Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, республиканың Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Илһам Шакировның туган көне. Шул уңайдан Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиева-Бигичева белән әңгәмә корып, кайбер истәлекләрне барладык. Сөйләшүебез балачак, яшьлек елларын искә алудан башланды.
– Без – Илһам Шакировны тыңлап, аның киңәшләрен үтәп үскән бәхетле буын. Мин Илһам абыйның җырларын башта радиодан тыңладым. Аннары сәнгатькә хезмәт итү юлында бергә зур сәхнәләрдә, дәүләт күләмендәге җитди чараларда чыгыш ясадык. Без бит аның белән якташлар. Мин – элеккеге Сарман, хәзерге Тукай районы Салих-Тукай, ул Яңа Бүләк авылыннан. Колхозларыбыз янәшә иде. Аның бертуганы Кыяметдин абыйның да бик матур җырлавын ишетеп үстек.
Илһам абый сәхнәдән тәрбия, зәвык, затлылык үрнәген, ягъни татар халык җырчысының нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеген күрсәтте. Без консерваторияне тәмамлап, профессиональ җырчы булгач, титаныбыз Илһам Шакиров белән аралашып, аның җырлавын, үзен тотышын, җырлау техникасын карап, аңардан күп нәрсәгә өйрәндек.
– Аңа кабатланмас моң каян килде икән?
– Аңа моңны Аллаһы Тәгалә биргән. Әтисез, күпбалалы гаиләдә үткән катлаулы балачагы да аның моңлы булуына тәэсир итми калмаган. Мәгълүм булганча, аның әтисен төрмәгә утыртканнар. Әнисе аларны бик авырлыклар белән үстергән. Илһам абый моның өчен аңа рәхмәтле булып, гомере буена сәхнәдән мәдхия җырлады. «Әниемә», «Кояш гомере», «Кичер мине, әнкәй, гафу ит», «Әниемә хат» кебек халык күңеленә керә, уйландыра, фикер тудыра торган тирән мәгънәле җырлар башкарды.
– Сез үзегез дә Илһам Шакировка охшарга тырышкансыз...
– Мин Илһам абыйны үземнең укытучым дип саныйм. Аның тавыш белән идарә итүен, тын алуын, җырлау техникасын һәрвакыт күзәттем. Ул төз буй-сыны, чибәрлеге, моңы, акыллы фикерләре, горурлыгы, сәхнәдә үзен тотышы, хәтта урамда йөреше белән дә башкалардан аерылып тора, гел акыллы фикерләр генә әйтә иде. Тәнкыйтьләсә дә гадел һәм урынлы булды.
Илһам абый Салих Сәйдәшев, Нәҗип Җиһанов, Җәүдәт Фәйзи, Рөстәм Яхин һәм башка бик зур композиторларны берләштергән «Могучая кучка»ның (аларны хөрмәтләп шулай йөртә иделәр) беренче җырларын нотадан карап, аларга үзенең моңын, хисләрен кушып югары дәрәҗәдә җырлады.
Ул халкына кемнәр хезмәт итәсен сизеп, аларга төпле киңәшләрен бирә иде. Җиңел юл эзләмәде, миссиясенә хыянәт итмәде. Аның татар халкы алдында йөзе ак.
Ул татар җыры сәнгатен югары дәрәҗәдә башка милләт вәкилләренә дә күрсәтте. Илһам абыйның Мәскәүдәге концертына Мстислав Ростропович (күренекле виолончелист, пианист, дирижёр, композитор, педагог, җәмәгать эшлеклесе, СССРның халык артисты, Ленин премиясе лауреаты, РФ Дәүләт, М.Глинка исемендәге дәүләт, 5 тапкыр Грэмми пермиясе лауреаты – З.Г.) үзе килгән бит. Билетлар сатылып беткән булган. Концерт алдыннан ул Илһам абый янына килгән дә: «Сезнең чыгышны сәхнә артыннан гына булса да тыңлыйм әле», – дигән һәм концертның беренче өлешен басып тыңлаган. Илһам абый концертының ул өлешен «Иске кара урман» җыры белән тәмамлаган. Ростропович аңа: «Илһам, ты меня просто убил, приходи завтра к нам в гости», – дигән.
– Илһам Шакиров иҗатының әһәмияте нидә?
– Илһам Шакиров иҗатының татар җыр сәнгате үсешендә әһәмияте гаять зур. Аны үлчәүләргә салып үлчәп бетереп булмый. Илһам Шакиров - үзеннән алдагы буын җырчылардан эстафетаны алып, Аллаһы Тәгалә биргән зур таланты, белеме, кабатланмас моңы, фидакарь хезмәте белән татар җырының куәтен, аның тирән моңын, гамен дистләгән еллар буена башка милләтләр дә сокланырлык итеп иң биек планкада тоткан җырчы.
Бөек халыкның бөек сәнгате дә булырга тиеш. Илһам Шакиров үзенең җырлары аша татар милләтенең бөеклеген гомере буена исбатлап яшәде. Ул үзе җырлаган дәвердә һәм калдырган бай мирасы белән халкыбызга хезмәт итүен дәвам итә.
Татар җырының яшәвен теләсәк, без барыбыз да: укытучылар, җырчылар, ата-аналар Илһам Шакиров мирасын аңлап, аны балаларның күңеленә сеңдерергә һәм киләчәк буыннарга түкми-чәчми тапшырырга тиешбез.
– Мәшһүр җырчы тормышта нинди кеше иде?
– Илһам абый табигатькә гашыйк иде. Бервакыт бер авылга концерт белән барганда машина тәрәзәсеннән басу эченә тар юл кереп киткәнен күреп, Илһам абый: «И шушы иген кыры эченә кереп киткән тар юл бигрәк моңлы була», – диде. Ул бит балачактан урман, басу, кырларны сәхнә итеп, тавышын көйләгән, иркен сулыш алып җырларга өйрәнгән. Шуңа аның өчен мондый урыннар бик кадерле.
Без озак еллар күршеләр булып, аралашып яшәдек. Берсендә Хәйдәр белән аларга кердек. Илһам абый авылдагыча, хуш исле итеп үзе пешергән кычыткан ашы белән сыйлады. Зур талантлар киң күңелле булып, бер-берсен хөрмәт итеп яши. Хәйдәр гомеренең соңгы көненә кадәр Илһам абыйны хөрмәт итте. Илһам абый да Хәйдәрнең иҗатын югары бәяләп: «Хәйдәр зур суда йөзә торган балык», – дия иде.
– Бүгенге көндә Илһам Шакиров миссиясен дәвам итүчеләр бармы?
– Билгеле инде, сәнгатьтә икенче Илһам була алмый. Безгә Илһам Шакиров җитми һәм җитмәячәк. Аның миссиясен дәвам итүчеләр кирәк. Бүгенге көндә яхшы тавышлы, җырлау техникасын белгән җырчылар бар. Алар милләт алдында җаваплылыкны аңлап, йөрәктән чыгарып җырласыннар, Илһам абыйның «Бөек халыкның бөек әсәре дә булырга тиеш» дигән фикерен онытмасыннар иде.
– Илһам абый сезнең гаиләне машиналы иткән икән?
– 1998 елда Нижгар өлкәсендә Көнчыгыш халыкларын, зур регионнарны үз эченә алган дәрәҗәле конкурс узды. Илһам абый анда жюри рәисе иде, Хәйдәр – жюри әгъзасы. Әлеге конкурста Римма Ибраһимова, Флера Сөләйманова, мин, Мәскәүдән һәм башка шәһәрләрдән бик күп җырчылар катнашты. Беренче урын алучыларга машиналар бирәләр иде. Өлкән буын арасында – Флера Сөләйманова, урта буыннар арасында мин беренче урынны алганмын. Мин күпмедер вакыт узгач кына Илһам абый аркасында машиналы булуыбызны белдем. Бер очрашубызда ул: «Хәйдәр белән янәшә утырабыз. Карыйм, сиңа гел түбән билге куеп утыра. Нигә, әйбәт җырлый бит, нишләп бетереп утырасың», – дип сорадым, ди. Мин анда «Салкын чишмә»не, катлаулы халык җырларын җырлаган идем. Хәйдәр аңа: «Әй, үз хатынына машина бирдерү өчен югары балл куйган дип әйтмәсеннәр өчен шулай итәм», – дигән. Шунда Илһам абый югары баллар куйганга беренче урынны яулаганымны белдем. Бу – мәшһүр Илһам Шакировның минем иҗатымны бәяләве бит.
Машина бүләк иттеләр. Шул елны 49 яшендә Хәйдәрем вафат булды. Мин бик каты авырдым. Айратым шул «Жигули» машинасы белән мине кирәк урыннарга йөртте.
– Илһам ага белән соңгы очрашуыгыз кайда булды?
– Соңгы тапкыр «Ярдәм» мәчетендәге чарада очраштык. Илһам абый ул вакытта нык чирли иде инде. «Килдем, әмма кая алып килгәннәрен белмим», – диде. Шулай да әйбәт чыгыш ясады. Ул дини яктан да бик гыйлемле иде бит. Аллаһы Тәгаләгә ышану гына түгел, инану да кирәк дия, гарәп телендә укый, догалар белә иде. Авылларга гастрольләргә барганда балаларга сәдакалар өләшә иде. Мин Илһам абыйга гомерем буена рәхмәтле, аның рухына һәрвакыт дога кылам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев