Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Зөләйха Минһаҗева: «Бәлки яхшы хатын да, әни дә булмаганмындыр»

«Йолдызлы мизгел» тапшыруында ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, шагыйрә Зөләйха Минһаҗева кунак булды.

50 елдан артык Чаллы мәдәниятендә хезмәт куйган шәһәрдәшебез бүген дә шушы сафта. Аның иҗади планнары, хыяллары, үкенечләре, шигырьләре белән газета укучыларыбызны да таныштырабыз.

– Бүгенге тормышыгыз, яңалыкларыгыз турында сөйләгез әле.
– Мин бүген үземне «Эврика» мәдәни үзәгендә таптым. Монда халкыбызның йолаларын, гореф-гадәтләрен, милли бәйрәмнәребезне кайтарулары миңа бик кулай булды. Каз өмәләреме, кызыклы шәхесләребез белән очрашулар, гаилә бәйрәмнәре дисеңме. Без йолаларны сәхнә теленә күчереп, халыкка җиткерәбез. Моны болай итәләр икән дип, үзенә мәгълүмат алучылар да бар. Бөтен кеше дә әби-бабасыннан өйрәнеп кала алмый.

– Бүгенге көндә нинди уйлар белән яшисез?
– Бик күпләр намаздан соң хәрби операциядәге балаларыбызга дога кыла. Мин дә шул нияттән шигырь яздым. Үз тормышыма килгәндә, мин Раббыма рәхмәт укыйм. Авыр заман дибез. Бу кибет киштәләрендә дә сизелми, яшәү рәвешендә дә сизелми – җырлаучылар җырлый, бәйрәмнәр үтә, һәркем үз урынында эшләп тора, пенсияләр, хезмәт хаклары вакытында килеп тора, әз генә булса да өстәү мөмкинлеген дә табып торалар, шәһәребез ямьләнә. Шөкер итсәң, итәрлеге бар. Үземне бик бәхетле дип хис итәм. Иҗат итәргә дә, яшәргә дә, бәхетле булырга да мөмкинчелек бар.

– Тамашачыларыбыз сорый. Зөләйха ханым, Сез беренче чиратта кем – әниме, шагыйрьме, мәдәният хезмәткәреме?
– Беләсезме, мин бүген төнлә уйлап утырган темага сорау бирәсез. Урысча әйтсәк, мин – коктейль. Бик күп өлкәләрдә үземне сынап карадым. Берсендә дә аһ итәрлек, тарихка керерлек зур уңышка ирешмәдем. Балаларга бигүк яхшы әни дә була алмаганмындыр, экран аша алардан менә гафу үтенәм, чөнки тынгысыз эш сайладым. Бигүк яхшы хатын да булмаганмындыр, чөнки биш минуттан кая чыгып китәсемне үзем дә белмим. Сумкам әзер, кая чакырсалар шунда китә, башына ни килсә, шуны эшли торган кеше мин. Мәдәният хезмәткәре – язучылар, шагыйрь, рәссам, җырчылар миңа туганнарым кебек, аларны бик яратам. Күңелгә килгән хисләрне кәгазьгә күчерә торган гадәтем бар. Журналистиканы бетермәдем, дөрес итеп язмыйм, тоемлавым буенча язам. Кайбер шигырьләрне җырлый-җырлый язам. Ул композитор күңелендәге көй белән туры килсә, җыр булып китә. Чаллыда акчага табынмаган иҗатчылар бик күп. Бөтен мәдәни чараларны бушлай эшлибез без. Мең рәхмәт сезгә, дусларым.

– Сез уңган ханым. Шулай да Сезгә авыр бирелгән эшләр бармы?
– Вак эш. Минем өйдә пөхтәлек, төгәллек җитми. Миңа шуны Ходай бирмәгән. Минем эш бүлмәсенә керсәң, өем-өем кәгазь. Әгәр берәр кеше аны тәртипкә салса, мин бер әйберемне дә таба алмыйм. Ә үзем кайда нәрсә ятканын беләм. Өемнең дә үтә чиста, бакчамның да чүпсез булганы юк, аш-суга да бик оста түгел. Барын да пешерәм, чәчәкләремне үстерәм, кирәк булганда өйне дә ялт итеп җыештырам, әмма яратып, рәхәтләнеп түгел инде.
Мин беркем дә комачауламаганда берәр эш белән мавыгырга яратам. Әйтик, балчыктан чүлмәк ясап карадым үземчә, эпоксид сумала белән дә мавыктым, төрле киемле курчаклар да тектем, чиктем, бәйләдем. Бер генә эшләмәгән эшем калды – дөньядагы матурлыкны рәссам күзлегеннән ясарга хыялланам. Моңа әле тотынмадым.

– Улыгыз һәм кызыгызга яхшы тәрбия бирдегез, рәхәтләнеп сөяргә оныкларыгыз бар, гаиләгез белән матур йорт салып кердегез, чәчәкләргә күмелгән бакча тотасыз. Киләчәктә дә тормышыгызны күркәм яңалыклар бизәсен.
– Рәхмәт! Мин Чаллыны бик яратам – кешеләрен, киң урамнарын. Аллаһы Тәгалә зарланганга – зар, елаганга – яшь, ашаганга – аш, шатланганга шатлык бирермен дигән. Сөенеп, бәхетле яшәргә язсын һәммәбезгә.

Сәрия Гарипова язып алды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев