Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Зөһрә НАСЫЙПОВА: “ХАЛКЫМА ХЕЗМӘТ ИТӘСЕМ КИЛӘ”

Соңгы арада эстрадабыз күгендә бер-бер артлы яңа "йолдызчыклар" кабына башлады. Шунысы куанычлы, араларында татар җырын барлык нечкәлекләрен белеп башкаручылар да шактый. Балык Бистәсе районында туып-үскән Зөһрә Насыйпова да әнә шундыйлардан. Тамашачыларга ул "Җанга-янга син кирәк", "Бөдрә таллар", "Сагындым, кил инде" кебек җырлары белән таныш. Күптән түгел без аның белән очрашып...

Соңгы арада эстрадабыз күгендә бер-бер артлы яңа "йолдызчыклар" кабына башлады. Шунысы куанычлы, араларында татар җырын барлык нечкәлекләрен белеп башкаручылар да шактый. Балык Бистәсе районында туып-үскән Зөһрә Насыйпова да әнә шундыйлардан. Тамашачыларга ул "Җанга-янга син кирәк", "Бөдрә таллар", "Сагындым, кил инде" кебек җырлары белән таныш. Күптән түгел без аның белән очрашып әңгәмә кордык. Аны сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез.

- Зөһрә, сәнгать юлыннан китәргә нәрсә этәрде?

- Әтиемнең машинасында тасмалы магнитофон бар иде. Аның аша сәгатьләр буе татар җырларын тыңлап утырырга ярата идем. Венера Ганиева, Илһам Шакиров, Хәния Фәрхи, Әлфия Авзалова, Салават Фәтхетдиновларның җырларын дәфтәргә язып алып, кушылып җырлый идем.

Котлы Бөкәш авы-лындагы "Дуслык" балалар бакчасына йөргәндә, музыка җитәкчебез Гөлия апа Мөхәрләмова минем җыр-моңга мәхәббәтемне сизеп алды. Бәйрәмнәрдә, бәйгеләрдә, концертларда чыгыш ясый башладым. Мәктәп елларында үз эшенең остасы, баянчы Рәсим Мөхәрләмов музыканы ноталарда тоемларга өйрәтте. Аның белән авыл мәдәният йорты сәхнәләрендә чыгыш ясадым.

- Сәнгать юлыннан китүегезне әти-әниегез ничек кабул итте?

- Безнең нәселдә җырчылар юк. Шуңа да башта алар минем бу мавыгуыма җитди карамадылар. Әмма теләгем бик көчле булгач, махсус җыр дәресләре алыр өчен район сәнгать мәктәбенә укырга керттеләр. Ике ел Алсу Галиуллина җитәкчелегендә шөгыльләндем. Район, республикакүләм җыр бәйгеләрендә даими катнашырга тырыштым. "Созвездие - Йолдызлык", "Алло, мы ищем таланты", "Дулкыннар", "Tatarstan.ru", "Ватан", "Содружество талантов" һәм башка конкурсларда катнашып, призлы урыннар яуладым.

Урта мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетына укырга кердем. Музыка- сәнгать факультетының вокал кафедрасында икенче курсны тәмамладым.

- Беренче чыгышыгызны хәтерлисезме?

- Ул көн бүгенгедәй хәтеремдә: өстемдә матур ал күлмәк, ал бантиклар тагып җырларга тиеш идем. Чыгыш алдыннан туфлинең берсен югалттым... Тиз генә бер кыздан аксыл аяк киеме сорап алып, сәхнәгә чыктым. Ике размерга зур булса да, елмаерга тырышып, кулларны суза-суза "Сезгә нинди җыр кирәк" дигән җырны башкардым.

- Эстрадада кемнәрне үзегезгә үрнәк итеп куясыз?

- Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының музыка-сәнгать факультеты вокал кафедрасы җитәкчесе, профессор Венера Ганиева барыбызга да үрнәк. Ул мине искиткеч тавышы, кешелеклелеге, сәхнәдә үз-үзен тотышы белән сокландыра. Ул эшенә мөкиббән киткән шәхес. Вакытын кызганмыйча, безне җырчы булу серләренә өйрәтә.

Ә чит ил эстрадасына килгәндә, Лара Фабиан дигән атаклы җырчыны үрнәк итеп куям.

- Татар җыр сәнгате белән рус, чит ил эстрадасын чагыштырсак, нинди аермаларны билгеләп үтәр идегез?

- Милләтебезнең кабатланмас сыйфаты ул - моң. Шулай ук татар сәнгатенең визит карточкасы булып гармун тора. Рус һәм чит ил эстрадасы бөтенләй башка. Анда ачык киенү, дөбер-шатыр фонограммага җырлау модада. Мин боларны кабул итә алмыйм.

- Кемнәр белән хезмәттәшлек итәсез? Иҗади дусларыгыз кемнәр?

- Балык Бистәсе районының Масловка авылында яшәүче композитор Габдразак Мингалиевның җырларын башкарам. Шулай ук Азат Хәлимов көенә иҗат ителгән җырлар, Гөлфия Шакирова, Расих Шагаев язган шигырьләр күңелемә якын.

- Җырдан башка тагын ниләр белән шөгыльләнәсез?

- Мин сәнгать дөньясына җаным-тәнем белән гашыйк кеше. Шуңа күрә үземне башка өлкәләрдә күрмим. Буш вакытта шигырьләр һәм аларга көйләр иҗат итәргә яратам.

- Тормыштагы иң зур хыялыгыз?

- Беренче хыялым - әти-әнинең, туганнарымның исән-сау һәм бәхетле булулары. Икенчесе - тормышта үз урынымны табу, халкыма тугры хезмәт итү. Өченчесе - Җир шарында сугышлар, хәвеф-хәтәрләр булмасын, һәрбер кеше бәхетле, тыныч тормышта яшәсен.

- Киләчәккә планнарыгыз?

- Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын яхшы билгеләргә генә тәмамлау. Киләчәктә шәхси тормыш белән музыка сәнгате арасында алтын урталыкны табып, халкымны иҗатым белән шатландыру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев