Зуев районнар башлыкларына түбәләр белән шәхсән шөгыльләнергә кушты
Яңалыклар тасмасы

Зуев районнар башлыкларына түбәләр белән шәхсән шөгыльләнергә кушты

Кар төшү белән гадәттән тыш хәл килеп чыгу куркыны бар. Шуңа бәйле Чаллы администрациясе түбәләрнең торышына, бозлар туплану урыннарына аерым игътибар бирергә кирәклеген әйтә.

Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев бу уңайдан шәһәр районнары башлыкларына махсус хатлар җибәрде.
Түрә аларга түбәләрне һәм козырекларны, төзелеш корылмаларын кар катламнарыннан һәм бозлардан чистартуны шәхсән контрольдә тотарга кушты. Башлыклардан потенциаль куркыныч урыннарны ачыкларга һәм алдан ук чаралар күрергә таләп итәләр.

 

Фото: nabchelny.ru

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


шәһәр тормышы

Нет комментариев