Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Зур хезмәт куйган шәхес

Авылда туып үскән әдипнең җаны-тәне белән туган җиренә бәйләнгән булуын иҗаты ук раслап тора. Аның әсәрләреннән үк башаклар шавы, чишмәләр челтерәве ишетелә, болын чәчәкләре, тау битләрендә үскән әрем исе килә. Мәдәният елы кысаларында, халыкара китапханәләр айлыгы уңаеннан, 52нче мәктәптә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Чаллы шәһәренең мактаулы гражданы, "Шәһри Чаллы" газетасының...

Авылда туып үскән әдипнең җаны-тәне белән туган җиренә бәйләнгән булуын иҗаты ук раслап тора. Аның әсәрләреннән үк башаклар шавы, чишмәләр челтерәве ишетелә, болын чәчәкләре, тау битләрендә үскән әрем исе килә.

Мәдәният елы кысаларында, халыкара китапханәләр айлыгы уңаеннан, 52нче мәктәптә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Чаллы шәһәренең мактаулы гражданы, "Шәһри Чаллы" газетасының баш редакторы Рахман Галимулла улы Шәфигуллин иҗатына багышлап үткәрелгән кичәнең дә язучының авылында төшерелгән фильм белән башланып китүе очраклы гына булмады. Чөнки туган җиргә мәхәббәт аның иҗатының нигезе: әсәрләренең кайсын гына алма ("Йозак", "Елан сугышы", "Яңгырлы август" һ.б.), аларда тасвирланган авыл, һичшиксез, авторның туган авылы, геройларының прототиплары - авылдашлары.

Рахман Шәфигуллинның хезмәт эшчәнлегенең иң нәтиҗәле чоры - шәһәр телевидениесен оештырган, зур иҗат коллективын җитәкләгән еллары тамашачыга тарихи вакыйгалар яссылыгында җиткерелде. Шәһәр телевидениесенең 1992 елның 27 декабрендә эфирга чыккан иң беренче тапшыруын кабат күрү, Рахман Галимовичның шәһәрдәшләргә мөрәҗәгатен тыңлау тамашачыларны аеруча тәэсирләндерде.

Язучының иҗаты белән таныштырып, укучылар аның әсәрләренең иң дулкынландыргыч өлешләрен укыдылар, "Яңгырлы август" повестеннан сәхнәләштерелгән өзекләр әдәби геройларны тулырак күзалларга булышты. Укучыларның җыр-биюләре дә кичәгә ямь өстәде.

Язучының якташы, кичәне алып баручы Илфания Нуретдинова Рахман Шәфигуллинны сәхнәгә чакырды. Ул үзенең балачагы, мәктәп еллары, журналист һөнәре турында сөйләде, әсәрләренең нигезендә тормыш вакыйгалары ятуын, образларының да бик күбесе замандашларыбыз булуын искәртте.

Укучыларны кызыксындырган сорауларга ул залдагы балалар янына ук килеп җаваплар бирде. Кичәнең бу өлеше дустанә аралашу төсмерен алды.

"Рахман Галимулла улы журналист буларак, татар халкына, шәһәребезгә фидакарь хезмәт иткән шәхес. Телевидение, радио журналистлары мәктәбе оештырган, күп белгечләр тәрбияләгән җитәкче. Бүген Чаллы шәһәре матбугат технологияләре буенча дөньядагы бер генә шәһәрдән дә калышмый икән, бу инде Рахман Шәфигуллинның зур хезмәте нәтиҗәсе. Язучы буларак ул тормыш фактларын әдәби вакыйгага әверелдереп, гади тел белән, тәэсирле итеп хикәяләп бирү осталыгына ия. Алга таба да аңа иҗат уңышлары телим", - диде язучы, филология фәннәре кандидаты, "Көмеш кыңгырау" газетасы баш редакторы Факил Сафин.

Кичәне йомгаклап сүз алган мәктәп директоры Сәйфи Кайбышев шәһәребездә яшәүче шәхесләр белән шундый очрашулар оештыруның гаять тәэсирле һәм тәрбияви әһәмияткә ия булуын ассызыклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев