Зур күләмдә көчле тәэсир итүче матдә саткан
Суд хөкем карары чыгарды
Яр Чаллы шәһәр суды көчле тәэсир итүче матдәләрне зур күләмдә сату эше буенча хөкем карары чыгарды
Элек Мәскәү шәһәренең Преображенский суды тарафыннан хөкем ителгән ир-ат интернет челтәре аша, наркотик яки психотроп матдәләргә кермәгән, ләкин көчле тәэсир итүче матдәләр сатып алган. Аның максаты – бу матдәләрне законсыз рәвештә сату булган.
Гаепләнүче билгесез шартларда гомуми авырлыгы 303,22 граммнан ким булмаган, ким дигәндә 845 капсула көчле тәэсир итүче матдә сатып алган. Бу күләм закон буенча «зур күләм» дип бәяләнә. Ул үзенең яшәү урынында капсулаларны төргәкләргә бүлгәләгән һәм Чаллы шәһәре территориясендә төрле урыннарда яшерен закладкалар ясаган.
Суд утырышында ир-ат үз гаебен өлешчә таныды. Ул әлеге матдәләрне наркотик бәйлелегеннән дәвалану өчен сатып алуын, әмма авыр матди хәле (шул исәптән әти-әнисенең дә матди хәле начар булуы) сәбәпле, аларны сатарга карар кылуын белдерде.
Суд аны катгый режимлы төзәтү колониясендә 3 елга ирегеннән мәхрүм итү җәзасына хөкем итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев