Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

«Журналист кешеләрне яратырга тиеш», – ди Заһидә Нәбиуллина

Чаллының 400 еллыгын билгеләп үткәндә, әлбәттә, төрле чорларда шәһәребез тарихын килер буыннар өчен язып калдырган һөнәр ияләрен – язучылар, тарихчылар, журналистларны да зурлап искә алачакбыз.

Шундый геройларның берсе  –  татар  матбугатын үстерүгә  ярты гасырдан артык  гомерен  багышлаган талантлы зат, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Заһидә Мотыйгулла кызы Нәбиуллина.
 – Чаллыбызның юбилее белән  котлыйм,  Заһидә апа һәм ихлас  соклануымны җиткерәм. Сез бүген дә иҗатта, зиһенегез  яшьләргә  (87яшь)  биргесез. Сере нәрсәдә?
  – Мин бит журналистикага тансыгып, әйтәсе килгәннәрем мөлдерәп ташыган мәлдә килеп кердем. Шул тансыгуым  әле дә үтми, һаман да язасым, иҗат гомеремне мөмкин кадәр ныграк озайтасым килә. Сугыш чорында, сугыштан соң күргәннәр үзе бер китап язарлык.
Инәки безне, берсеннән-берсе кечкенә дүрт сабыйны,  сыңар канаты белән үстерде. Тик белемгә, яңалыкка омтылышыбызны һәрчак хуплап торды. 
      Сугыш беткән елны терсәктән ямаулы күлмәк (инәки бик матур итеп ямый иде киемне) киеп, яланаяк беренче  сыйныфка укырга барганымны мәңге онытмыйм.  Пыяла-фәлән юк, барыбыз да яланаяк үстек. Инәки кичтән кер сабыны белән мунчалалап, ышкып юды аягымны. Җәй буе басу эшенә йөреп алҗыган балалар парта артына килеп утырдык. Укытучыбыз Галия апа барыбызны да аркабыздан сөеп чыкты. Иске китап битләре арасына тырышып таяк сызудан башланды гыйлем дөньясына тәүге  сәяхәтем… 

  –  Журналист  булу  бит балачак  хыялыгыз?
   – Әйе, беренче язмаларым, шигырьләрем район газетасында бишенче сыйныфта укыганда ук басылды. Редакция тормышын, андагы апа-абыйларның иҗатта янып эшләвен күргәннән бирле  югары белемле  журналист  булу теләгем бәхәссез иде.
      Тик… мәктәпне тәмамлап, канатланып йөргән көннәрдә инәкиебез авырып китте. Абыемның армиядә хезмәт иткән чагы,  сеңелләрем  кечкенә. Күз яшьләремне йотып, Чистай аяк киемнәре фабрикасына урнаштым. Биш ел буе өйгә акча җибәреп тордым. Инәки аякка баскач кына хыялымны тормышка ашыру уена кердем. Гомер юлдашым Әхәт белән кавышу ныгытты гына фикеремне. 1961  елда, тәвәккәлләп, Чаллыга  юл тоттык. 

  – Ничек каршы алды Сезне Яр Чаллы?      
   – Чулман ярына сыенып утырган  сәүдәгәрләр  каласы  иде ул.  Кая карама, яшеллек. Үзәк урам бигрәк тә матур иде. Йомры таш белән түшәлгән урам  буйлап алпавытлар төзегән зәвыклы йортлар тезелгән. Чулман тулып теплоходлар, баржалар  йөри. Иң мөһиме, «Знамя коммунизма» газетасы редакциясе дә шушы гүзәл табигать  почмагына урнашкан иде. 
      Барып белештем: газета татар телендә дә чыга. «Коммунизм байрагы» ның  Алабугадан дубляж булып кайткан гына чагы. Әхәт эше буенча көн дә, мотоциклга утырып, авылларны әйләнеп кайта. Кызыбыз ясле яшенә җитүгә, мин дә, аның  белән бергә барып, авыл тормышы турында мәкаләләр яза башладым. Язмаларымны бик теләп алып калалар. Тәрҗемәләремне дә яраттылар. Һәм 1963 елның көзендә рәсми төстә  эшкә чакырдылар. Башым күкләргә тиде, әлбәттә! Күп тиражлы «Знамя Коммунизма» газетасында  эшләү теләсә кемгә тәтеми! 

   – Чаллыда журналистика мәктәбенә нигез салган тарихи басма бит ул! 
   –  Әйе,  шундый көчле коллективка барып кердем. 13 ел тәрҗемәче һәм әдәби  хезмәткәр булып эшләү дәверендә фикер тупларга өйрәндем, стилемне камилләштердем. Сугыштан яраланып кайткан  баш мөхәрриребез  Анатолий Якимович Артемьев, фронтта политрук булган Константин Сергеевич Маркелов, сугыш кырында татарча газета чыгарган  кыю милләттәшебез, «Комммунизм байрагы» мөхәррире Хәнәфи Гали улы  Маннапов кебек  легендар шәхесләр кул астында эшләү бәхете  тиде миңа. 
      Күпме яңа проектлар дөнья күрде  ул елларда!  Редактор  юлламасы  белән күпме хезмәткәрләр читтән торып югары белем алды! Шушы мәктәптә алган тәҗрибә белән югары даирәләргә  сайландылар, газета-журналларны җитәкләделәр,  радио-телевидениедә танылдылар. 

  – «Знамя Коммунизма» газетасында канат ярдым,  ә  иң бәхетле елларым «Якты юл» да узды, дисез. 
   – 1976 елның июнь аенда  Тукай районының  «Якты юл» («Светлый путь») газетасы  оешты һәм  без, «Коммунизм байрагы»ның  бөтен тәрҗемә бүлеге,  шунда күчтек. Чын татар мохитында чумылып эшли башладым. Баш мөхәррир Дамир Харрас улы Вагыйзов, җаваплы сәркатип Флера Сәет кызы Сәйфетдинова, соңрак килгән җитәкчебез Халидә Бари кызы Гумеровалар белән беренче көннән иңне-иңгә куеп эшләдек. Аннан соң бер-бер артлы сез, талантлы яшьләр,  килдегез. Чын  иҗат казанында кайнадык. «Якты юл» бит оста каләмле татар журналистларын әзерләү мәктәбе дә булды. 

 –  «Якты юл»  газетасы журналистларының Чаллыбыз тарихындагы эзе дә,  чын мәгънәсендә, горурланырлык. Газета оешкан беренче көннән шәһәр яны зонасының эшчәнлеген  без яктырттык. «Камский Бекон», «Чаллы кошчылык фабрикасы, «Весеннний» яшелчәчелек предприятиеләреннән  беренче репортажлар белән дә «якты юл»чылар чыкты. 
 – Гомумән, «КАМАЗ» заводлары, Ак калабыз төзелешен  шәһәр яны зонасыннан башка күз алдына да китерү кыен. Бөек төзелешкә килгән яшьләрне  бит тирә-юндәге авыллар үз йортларына сыендырды, туендырып торды!  

  –  Заһидә апа, Сезне Чаллының «аяклы тарихы» дияргә була.  «Ләйсән» әдәби-иҗат берләшмәсенең дә чишмә башында  торгансыз. 
  – «Комммунизм байрагы»на эшкә килгән генә көннәрем. Әлеге чорда бит Зәй, Түбән Кама районнары да Чаллы төбәгенә карый иде. Тирә-як авыллардан көне-төне хатлар агыла. Шулар арасында  шигырь язучы балалар да шактый.10 сыйныфтан килеп кергән яшь талантларыбыз Мөдәррис Әгъләмов белән Рәзил Вәлиев халык шагыйрьләре булып танылдылар. Фәннүр Сафинның да беренче шигырьләре безнең газетада басылды. Җаваплы сәркатибебез Зәйнәп апа  Җиһаншина беркөнне: «Әйдәгез әле, шушы балалар өчен әдәби берләшмә оештырыйк. Казаннан язучыларны да чакырырбыз?» – ди. Хәнәфи Гали улы шунда ук күтәреп алды бу идеяне. Анатолий Якимович та хуплагач, сөенә-сөенә Казаннан рөхсәт алып кайтты. 1963 елның ноябрендә оешты берләшмәбез.  
      Беренче утырыштан башлап, бөтен беркетмәләрне мин алып бардым. Беренче утырышка шагыйрь Зәки Нурины чакырдык. Балаларның исемлекләрен төзедек. Килгән саен юлларына 1 сум 50шәр тиен бирәбез. Күпмедер вакыттан соң  әлеге  балалар белән танышырга Хәсән Туфан килде. Талантлар белән ул әтиләрчә, якын итеп сөйләшә иде ул. Шул ук вакытта шигърияттә һөнәрчелеккә теше-тырнагы белән каршы булды.  Башлап шигырь язучыларга биргән бер киңәше әле дә онытылмый. Кемнеңдер шигырен укыды да:
  – Беркайчан да көчәнеп шигырь тудырырга тырышмагыз. Бу хакта язмыйча кала алмыйм  дигән очракта гына каләмгә үрелегез. Заказга шигырь язучылар алар шагыйрь түгел.  Алар шигъриятнең бөек гамен  җибәрәләр, –  диде.

   – Ә бит бу таләп сәнгать-иҗатның  барлык өлкәләренә дә кагыла. Матбугат дөньясының иң актив хәбәрчесе-күзәтчесе буларак, Сезне нәрсә  аеруча  борчый? Газетага эшкә килгән  журналистка  бүген нәрсә җитми? 
  – Беренче чиратта, вакыт  җитми, өч бөртек журналист белән газета чыгару бик тә катлаулы. Икенчедән, телнең тәмен белеп язу, гыйлемгә омтылыш  җитенкерәми. Алай гына да түгел, кайбер басмалар грамматик хаталар белән чыга. Элек бит һәр газетада югары белемле корректор штаты бар иде. Миңа калса, әлеге штат кагылгысыз булырга тиеш. Верстка да аксый. Газетаны бит халык укыр өчен ала.  Һәр битен  «баш кадәр» фоторәсемнәр белән тутыру бер мөхәрриргә дә абруй өстәми!  Ә иң зур теләгем, матбугат дөньясына аяк баскан һәр яшь белгеч хөкүмәт, җирле даирәләр тарафыннан яклаулы булсын иде. Бөтен талантын эшкә җигеп, яратып иҗат итсен өчен.

  – Бүгенге көндә иң зур горурлыгыгыз, ихлас куанычыгыз. 
 – Гомеремнең иң бәхетле мизгелләре  узган сөекле Чаллым  белән  шулкадәр горурланам. Бөтен җирдә чисталык, тәртип. Яз, җәй, көзләр буе  шау чәчкәгә күмелеп утыра  шәһәребез. Шаккатам: күз алдымда коры далада нинди гүзәл  кала, бөтен дөньяга даны таралган автогигант төзелде! 

– Шуңадыр  бүген дә рухланып язасыз, каләмегезнең карасы кибәргә ирек бирмисез.
– Тормышымны башкача күз алдына да китерә алмыйм. Язам икән, димәк, яшим.  Җирле басмаларга  мәкаләләр, зарисовкалар җибәреп торам. Зиһенем әйбәт әле, Аллаһыга шөкер.  
– Әңгәмәгез өчен бик зур рәхмәт, Заһидә апа. Сезгә сәламәтлек, рух ныклыгы телим. Яңа язмаларыгызны көтеп калабыз.
Әңгәмәдәш – Рәзинә Насыйбуллина
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: матбугат көне