Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Шәһри Чаллы» журналисты мошенникларга эләкте

Үзем мондый язма герое булырмын дип күз алдыма да китермәгән идем.

Санаулы сәгать-минутта вакыйгалар өермәсендә каласың икән ул. Шушы көннәрдә мине «взломали», ягъни мошенниклар Ватсап мессенджеры аша телефонымдагы контактларга 55 мең сум акча сорап язды. Дөресен әйтим, югалып калдым, курыктым, туганнарым тиз арада ярдәмгә килмәсә, ахыры ни булып бетәр иде, белмим. Мондый ситуациядә калучылар турында еш ишетергә туры килә, шуңа минем тәҗрибәм кемгә дә булса ярдәм итәр дип ышанасым килә.

Күз алдымда кемдер минем исемнән языша! 
Эштән кайтышлый иптәш кызымнан 46 мең сум акча сорап сообщение килде. Ватсаптан. Шундук аңладым – үзе язмаган. Беренчедән, русча. Хәер, татарча язса да ышанмас идем. Икенчедән, андый сумманы сораса да гадәттә шалтыратып я күрешеп сорый бит инде кеше. Үзем аңа шалтыраттым. Әйе, мошенниклар, диде. Ә ике сәгатьтән үзем шул ук тозакка эләктем. Телефоныма берьюлы дистәләгән кеше шалтырата, яза. Иң шаккатырганы – күз алдымда кемдер минем исемнән языша! Акча сораган хәбәргә «Синме бу», «Ни булды?», «Акчам юк шул» дип җавап бирүчеләргә өлешләп җибәрергә тәкъдим итәләр. Шалтырат әле диючеләргә «Не могу» дип язалар. Статуска бөтен кеше күрсен, белсен өчен «Акча күчермәгез, мине «взломали»!» дип язмакчы булам, кереп булмый, пароль сорый. Инде нишләргә?
Ярдәмгә килеп җиткән туганым беренче чиратта Ватсаптагы «настройки»га керде. Ул телефондагы Ватсапны компьютерга тоташтырган элемтәләрдән (связанные устройства) чыкты. Аннары парольне алыштырдык. Һәм дөрес эшләгәнбез булып чыкты. Бу хакта эчке эшләр идарәсеннән җибәрелгән мәгълүматта да әйтелә.
Шунысы да бар, мин чатлардагы мошенниклар белән язышуны башта күрмәдем, чөнки алар язышуны архивка күчереп барган икән. Акча күчерә күрмәгез дип 230дан артык кешегә кулдан язарга һәм һәр язышуны архивтан кире кайтарырга туры килде. 

Кешеләрнең реакциясе төрле
Минем номердан акча сорап җибәрелгән хәбәрләргә күпчелек җавап бирмәде, ни булганын шундук аңлаганнардыр. Яки җавап бирсәм зыяны тияр дип курыкканнардыр, мөгаен. Укылганны аңлаткан зәңгәр тамга гына тора, кайберәүләрдә анысы да юк. Икенче бер төркем, нигездә, хатын-кызлар «Сине взломали! Кошмар» дип язды. Өченчеләр мошенниклар белән әңгәмә корырга тырышкан: «Җитте сезгә!», «Мин сезгә цифрлы кошелегыгызга биткоиннарда күчердем», «Күбрәк тә җибәрә алам. Кая күчерим?», «Карта номерын языгыз» дип язганнар. Аннары, бәлки хокук бозучыларны тотарга ярдәм итәр дип, миңа бу язышуларның скриннарын да җибәрделәр. 4нче төркем – бу хәбәрләргә ышанып, миңа (алар бит мин яза дип уйлый) акча күчерергә җыенучылар. «Хезмәт хакын иртәгә генә бирәләр, көтә аласыңмы?» дип язганнарын күргәч, күңелләрем тулды. Язма башында искә алган иптәш кызым да андый җавап алгач утырып елаган. Бер яктан ярдәм кулы сузардай кешеләр бар икән дип сөенәсең, икенче яктан акча күчерергә өлгерерләр дип куркасың. 
«Акча күчерер идем, күптән түгел машина алдык шул», «Әле Чаллыда түгел, кайткач картаңа күчерәм» дип язучылар да булды. Шунысы кызык, ситуациянең сәбәбен ачыкларга тырышучылар икесе дә табиб кеше булды. «Берәр сылтама буенча кергәнсездер», – диләр. Юк, кермәдем. Сәбәбе Ватсапка компьютер аша (ватсап-веб) керүдер дидек. Чөнки мондый очрактан еш кына мошенниклар файдалана. Компьютер аша кергәндә дә Яндексны түгел, Гугл браузерын кулланырга киңәш бирделәр. 
Туганнарыма килгәндә, алар, гомумән, аерым категория. Хәлләр ачыкланганчы үзебезнең чатта 80нән артык хәбәр җыелды. Аллаһының рәхмәте яусын, әйткәнемчә, өемә дә килеп җиттеләр. 

    

Мошенниклар программа кулланамы?
Шунысы да бар, акча сораган хәбәрләрнең эчтәлеге бер булса да, алар төрлечә башлана, кемгәдер исеме белән, кемгәдер исем һәм отчествосы белән яки «апа» дип эндәшкәннәр, кемгәдер «Хәерле кич» дип кенә. Уңайсызландым, чөнки кайбер олы яшьтәге яки эш буенча языша торган җитәкче кешеләргә «Сәлам» дип исеме белән генә язганнар. Боларны махсус программа башкарадыр дисәм, кайбер исемнәрдә хата бар, әйтик Равил урынына Рафил дигәннәр. Кайбер контактлар миндә русча язылган, ә алар исемнәрне татар хәрефләре белән язып эндәшкән. Җөмләләрен «Сез» дип тә, «Син» дип тә укырлык итеп язганнар. 

«Телеграм»га да атака булган
Бераз тын алгач, «Телеграм»ымны да тикшерергә булдым. Андагы куркынычсызлык системасы аккаунтыма керергә маташканнарын хәбәр иткән. Биредә дә компьютерга тоташкан элемтәләрдән (связанные устройства) чыктым. «Телеграм»да ике катлы саклану чарасы бар – беренчесенә код, икенчесенә пароль яки электрон почта адресын, яки фейс-айди кертергә була. Мин соңгысын, ягъни телефонның кеше йөзен истә калдыруын кулландым. Шунысы да бар, инде бер атнага якын вакыт узса да көн саен иртән «Телеграм»нан хәбәр килә – һаман аккаунтыма керергә тырышалар. 

Мошенниклардан ничек сакланырга?
Мөһим сорау белән РФ Эчке эшләр идарәсенең Яр Чаллы бүлеге матбугат хезмәте җитәкчесе Артур Муллинга мөрәҗәгать иттем. Ул «Россиянең Киберполиция хәбәрләре» («Вестник Киберполиции России») «Телеграм» каналындагы мәгълүмат белән таныштырды. 

«Ватсап»ка «һөҗүм иткәннәрен» ничек белергә?
1. Аккаунтыгызга башка телефон яки компьютердан керүләре турында телефоныгызга хәбәр килә, ә сез беркая да кермәдегез. 
2. Үзеннән-үзе яңа номерлар, төркемнәр барлыкка килә, настройкалар үзгәрә.
3. Сез яңа уяндыгыз, ди, ә сезнең контактларыгызга сезнең бер сәгать элек «в сети» булганыгыз күренә.

Беренче чиратта нишләргә?
1. Ватсапны телефоннан сөртеп, яңадан кертергә, парольне алыштырырга. 
2. Мошенниклар турында барысына да хәбәр итәргә тырышыгыз – статуска языгыз, берьюлы бар контактларга бу хакта хәбәр итегез.
3. Ватсапның техник ярдәм күрсәтү хезмәтенә мөрәҗәгать итегез. Моның өчен «Настройки»да «Помощь», аннары «Справочный центр» төймәләрен табыгыз.

Телефон хуҗасы да җавап тотарга мөмкин
Мошенниклар акча сораганда телефон хуҗасы да зыян күрергә мөмкин. Җинаятьчеләр, гадәттә, персональ мәгълүматларны урлап, акча эшләү яки башка начар максатта куллана. Әгәр телефон хуҗасы акча сорап җибәргән хәбәрләрне күреп тә, моны туктату өчен бернәрсә дә эшләми икән, суд булган очракта зыян күргән кешеләргә акчаны кайтарырга тиеш булачак. Шуңа күрә беренче чиратта полициягә мөрәҗәгать итәргә кирәк – шәһәрдәге дежур бүлек тәүлек буе эшли. 


Чаллыда 2024 елның беренче яртысында мәгълүмати-телекоммуникацион технологияләр өлкәсендә 2351 җинаять кылынган. Шуларның 450се, ягъни 19 проценты ачылган. Сүз банк счетларыннан акча урлау, IT-технологияләр, кәрәзле элемтә кулланып кылынган хокук бозулар, компьютердагы шәхси мәгълүматка керүләр турында бара. 
 Җинаятьләрнең күпчелеге Чаллыда башкарылмаган, тик аларда шәһәрдәшләребез һәм Тукай районында яшәүчеләр зыян күргән. Тикшерү эше җинаятьчеләрнең күпчелеге чит илдә булуы белән катлаулана. Әйтик, «Ватсап» компаниясе Америкада, «Телеграм» Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә урнашкан. Аларның вәкилләре Россиядә юк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев