Журналист Сәрия Гарипова: «Әтиемнең дә Җиңүгә өлеше кергән»
Быел 25 майда аңа 97 яшь тулган булыр иде...
Баш редакторыбыз Резидә Юсупова әтием турында хатирә язарга тәкъдим иткәч уйга калдым. Әтием, аның турындагы истәлекләр миңа кадерле дә, ә башкаларга язма кызыклы булырмы? Икенчедән, зур гаиләбезнең онытылып барган тарихын барлау бик җаваплы эш. Кызганыч, сорашырдай кешеләр арабызда инде юк диярлек. Шулай да алынырга булдым. Кемгәдер гыйбрәт булыр – әби-бабайлар сөйләгәнне вакытында язып барырга кирәк икән. Балалар, оныкларыбызга нәселләре белән танышыр, горурланыр өчен бер адым, ярдәм булыр. Минем әтиемнең – бабалары Исхакның да Җиңүгә өлеше кергән бит.
Әтием Исхак Кәлимулла улы Батуллин 1927 елда Зәй районы Шыкмай авылында туган. Сугышка алынганда мәктәпне дә тәмамларга өлгермәгән 17 яшьлек егет була ул. Башта сак хезмәтендә хәрби составларны фронтка озата, аннары флотка юллана. Ерак Көнчыгышта илебезнең чикләрен саклый, Совет-Япон сугышында катнаша, «Японияне җиңгән өчен» медале белән бүләкләнә. Өч ел хезмәттә булып, 1947 елда авылына кайта. Хәрби серне саклау максатыннан микән, әти сугыш еллары турында ачылып сөйләмәде, һәрхәлдә беребез дә хәтерләми. Соңгы елларда интернетта сугышта катнашкан туганнарны эзләү оештырыла башлагач, без дә бу мөмкинлекне кулландык.
«Халык хәтере» («Память народа») сайты ярдәм итте. Тик анда, кызганычка каршы, әтинең фамилиясе, дөресрәге, фамилиясенең беренче хәрефе дөрес күрсәтелмәгән – ул Ватуллин дип бирелә. Шулай да калган мәгълүматлар, әтисенең исеме, туу елы, туу урыны туры килә. Аннан күренгәнчә, Исхак Батуллин 1944 елның 30 ноябрендә Татар АССРның Зәй районы хәрби комиссариатыннан сугышка чакырыла. Хәрби часте Бөгелмә хәрби комиссариатына карый.
Әтине хезмәттән Мәгъсүмә әбием ялгызы каршы ала, бабам инде бакыйлыкка күчкән була. Мәктәпне тәмамлап, әти Казандагы авыл хуҗалыгы институтына агрономлыкка укырга керә. Ул якташы, дусты Аяз Гыйләҗев белән бер чорда укый. Әтинең әйтүенчә, язучы хәтта бер әсәренә аны прототип итеп сайлый. Шул вакытларда ул әниебез Сәгыйрә белән танышып, гаилә кора. Укуын 3нче курста туктатса да, гомер буе бакчачылыкны ташламады, беренчеләрдән булып теплицалар ясап, шунда яшелчә үстерде. Соңгы елларда әти балта остасы булып эшләде, бик күп кешеләргә йортлар салып бирде.
Ул гармунда уйный, укырга ярата иде, җае чыккан саен китап сатып алды. «Наука и жизнь», «Вокруг света» җурналларын яздырып, бөтен саннарын җыеп барды. Яраткан тапшыруларын – «В мире животных», «Клуб кинопутешествий»ны телевизордан барыбыз бергә карау гадәтен керткән иде.
Кызганыч, әтием белән бәйле хатирәләр онытылып бара. Шулай да мәктәпкә керер алдыннан кичләрен дәфтәргә сызыклар, элмәкләр ясап, мине язарга өйрәткәне истә. Хуҗалыкта эшләре күп булуга карамастан, ни гаҗәп, ул бөтенебезне дә матур язарга өйрәтүне кирәк санаган. Тик холкы кырыс булу сәбәпле, апамнарның бу хакта истәлекләре бик үк күңелле түгел.
Ул зарядка ясата иде, чаңгы, велосипед алып бирде. Әле психологлар турында беркем дә белмәгән заманда һәркайсыбызга Владимир Левиның рух көрлеген тәрбияләргә өйрәтүче «Табигатең кушканча» китабын бүләк итте.
Уйлап карасаң, әти без балалары язмышындагы күп нәрсәләрне хәл иткән. Әйтик, исемнәребез. Мин алтынчы кыз булып Пермьдә, күпчелек руслар яши торган шәһәрдә туганмын. Әти барыбызга да Галияне русчага Галя, Надияне Надя итеп үзгәртмәслек исемнәр сайлаган. Икенчедән, Татарстанга кайтуыбыз. Мин туганда олы апам Розалиягә 17 яшь булган. Рус шәһәрендә кызларым татар егетенә кияүгә чыга алмас дип, гаиләсен кире туган якка алып кайткан. Югыйсә анда ике катлы йортыбыз, зур бакчабыз булган, әти-әни сыерлар тоткан. Аннары әтигә тел мәсьәләсе мөһим булды. Апаларым рус мәктәбендә укыса да, татарчаны яхшы белә, өйдә русча сөйләшергә ярамый иде. Чаллыга кайту белән безне татар мәктәбенә укырга бирде.
Миңа 8 яшь тулганда ул юл фаҗигасенә очрап, урын өстенә калды, хәтерен югалтты. Ике елдан вафат булды.
Язманы әзерләгәндә әтиемнең бертуган абыйсы Мөхлисулланың улы Сайрус абый Батуллинга да мөрәҗәгать иттем. Ул тагын бер кызыклы истәлекне сөйләде. Бервакыт авылда мотоциклы белән әтинең яшьтәше, аның белән бер үк елны, бер үк көнне туган Шәрифҗан абый Галиуллин килә икән. Ул безнең өйгә каршы гына яшәгән. Туктап сөйләшеп торганда әти аңа: «Дустым, син авылда иң грамотный кеше, син мулла булырга тиеш», – дигән. Дин тыелган вакыт бу. Коммунист Шәрифҗан абый мондый сүзләргә хәтта ачуланган. Тик әти хаклы булып чыккан. Дистә еллар үткәч, Шәрифҗан абый Шыкмайда имам вазыйфасын үтәгән. Мәчет каршында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга кечкенә генә һәйкәлне дә ул куйдырган. Кызганычка каршы, хәрби билеты югалу сәбәпле, әти ветеран саналмады, мөгаен, андагы исемлеккә дә шуңа кертелмәгәндер. Ә 2023 елда бөтен Шыкмай халкы җыйган акчага клуб каршында яңа һәйкәл ачылды. Андагы исемлек хәрби комитет юллаган мәгълүматлар белән тулыландырылган. Сөенечебезгә, хәзер әтиебезнең исеме дә сугышта катнашканнар арасында. Быел 25 майда аңа 97 яшь тулган булыр иде. Бу язма әтиебезнең рухына кызларыннан дога булып барсын, урыны җәннәттә булсын иде.
Сәрия Гарипова (Батуллина)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев