Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Шоу-бизнес

1 ноябрьдән 7 ноябрьгә кадәр йолдызнамә

Кучкар Кучкарларның барлык башлангыч эшләрен дуслары хуплап алачак. Бу язмышны дөрес юнәлешкә кертү өчен бик отышлы. Максималь активлыкны хәл ителмәгән проблемалар яки үтәлмәгән йөкләмәләр алып торырга мөмкин. Сәламәтлек аерым игътибарны таләп итә, шуңа саклык белән генә эш итсәгез иде.

Үгезбозау
Тормыш потенциалы дәрәҗәсе сизелерлек кими, димәк, сез үз сәләтегезне һәм осталыгыгызны тулысынча күрсәтә һәм вәзгыятьне үз файдагызга бора алмаячаксыз. Сезгә бу чорда ирешкән уңышларыгыз бик зур тырышлык белән генә киләчәк. Бу катлаулы атнаның барлык тискәре мизгелләрен үзегез аша үткәрмәскә тырышыгыз, тыныч булып калыгыз. 
Игезәкләр
Хәзер Игезәкләр өчен начар вакыт түгел, сезнең хәлегезне начарайтуга бернинди дә каршылыклар күренми. Сез тыныч күңел белән яңа мәсьәләләргә керешә аласыз, алар сезнең өчен җиңел хәл ителәчәк, шулай ук иске бурычларны җиңел хәл итү мөмкинлеген дә кулдан ычкындырмагыз. Яңа төрле эшкә өйрәнү, белемнәрегезнең күләмен киңәйтү өчен бик уңайлы чор.
Кысла
Кыслалар бу чорда үз сәламәтлекләренә җитди караудан туктаячак. Ниндидер ялкаулык барлыкка киләчәк, эшне гадәттәгечә контрольгә алмавыгыз ихтимал. Сезгә энергияне этаплап кына ашыкмыйча сарыф итәргә өйрәнергә кирәк, югыйсә планлаштырган эшләрегезнең килеп чыкмау куркыны булачак. Хәтта ки берничә артык килограмм җыярга да мөмкинсез. Спортка, аерым алганда, йөгерү дәресләренә игътибар итегез, ачык һавада ешрак йөрергә тырышыгыз.
Арыслан
Конфликтка беркем белән дә кермәгез, үз карашыгызны хезмәттәшләрегезгә һәм дусларыгызга такмагыз. Сезнең бу чорда кәефегез дә булмаячак, төнлә куркыныч төшләр күрә башлавыгыз бар, башыгыз авыртырга да ихтимал. Сезнең югары эмоциональлегегез ярсытуны һәм тигезлек югалтуны китереп чыгарырга мөмкин. Шәхси мөнәсәбәтләрдә дә тыныч булып калуыгыз сорала.
Кыз
Бу чорда сез үз психологик халәтегездә тотрыксызлыкны тоярсыз, бу  әйләнә-тирәдәге һәм сезнең тирәдәге кешеләргә тискәре йогынты ясарга мөмкин. Бу чорны ялгыз үткәрегез, тынычланырга тырышыгыз. Боларның барысы да вакытлыча булуы турында уйланыгыз. Тиздән сизелә торган дискомфорт юкка чыгачак һәм сез яңадан үзегезне иркен тоя башлаячаксыз.
Үлчәү
Әлеге чор бик тиз һәм сизелми генә узып китәчәк. Әллә нинди эмоциональ мизгелләр, ниндидер тайпылышлар булмаячак. Иң яхшысы, ачык һавада җәяүләп йөрүләргә вакыт бирегез, дусларыгызны һәм якыннарыгызны бергә кайда да булса чакырыгыз, бу сезгә күбрәк файда китерәчәк.
Чаян
Үз вакытыгызны сезгә шатлык һәм чын канәгатьлек китерә торган эшләр белән бәйләгез. Кем белән дә булса килешүгә ирешүнең теләсә нинди омтылышларын калдырыгыз, хәзер сез моны эшли алмассыз, мәсьәләне беркадәр вакытка кичектереп торыгыз. Конфликтка, бәхәскә кермәгез. Моның бернинди дә файдасы булмаячак.
Укчы
Укчыларга спорт күнегүләре белән шөгыльләнү, ачык һавада ял итү һәм озак җәяүле йөрүләр өчен яхшы вакыт. Кызыклы кешеләрне очратырга яки капма-каршы җенес белән романтик очрашуга китәргә әзер булыгыз. Кызларга сату-алуда уңышка ирешүгә ниндидер зур өметләр багламаска кирәк – сез финанс яктан уңышсызлыкка ирешергә мөмкинсез.
Кәҗәмөгез
Бу чорда Кәҗәмөгезләрнең уйлап табучанлык сәләте аеруча да алга китүе ихтимал. Моменттан файдаланып, бу чорны үз мәнфәгатьләрегезне канәгатьләндерү өчен җентекле эш шөгыльләнегез. Җитәкчелек белән сөйләшүләр, сезнең вазыйфаи бурычларыгыз һәм җаваплылык зонасы, карьера үсеше мәсьәләләре турында фикер алышулар уҗышка китерергә сәләтле, шулай ук сез финанс характерындагы мәсьәләләргә дә кагыла аласыз.
Сукояр
Бу чорда Сукоярларга кайдадыр чыгып кайту һәм шул ук вакытта үзеңне ниндидер мәртәбәле кунак итеп хис итәргә мөмкинчелек туачак. Үз хезмәт чыгымнарына нәтиҗә ясау, котлау сүзләрен ишетеп алуыгыз бар. Сезгә игътибар үзәгенә эләгү өчен кыйммәтле, шактый сизелерлек һәм хәтта шактый күзгә ташланган кием ягына өстенлек бирергә кирәк, гәрчә сезнең өчен бу ниндидер ярамас эш кебек тоелса да.  
Балыклар
Агымдагы вакыт Балыклар өчен һөнәри киңлектә төрле күңелсез конфликтлар барлыкка килү белән бәйле булырга мөмкин. Сез турыдан-туры катнашучыларның берсе булырга мөмкинсез. Бәхәсләрдә кемнең дә булса позициясен яклаудан качыгыз, нейтралитет тоту уңайлырак булыр. 

 

Фото: fotostrana.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев