Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

13 айда 4 бала тапкан?!

Суррогат ана аңа Пайпер һәм Пресли исемле игезәк малайлар, ә Трейси үзе кыз тапкан.


Америкада 45 яшьлек Трейси исемле хатын 13 ай эчендә 4 мәртәбә әни булган. Аның әйтүенчә, гаиләдәге 10 яшьлек малай үзен ялгыз хис иткән һәм энесе яки сеңелесе булсын иде дип хыялланган. Әнисе исә суррогат әни хезмәтеннән файдаланырга карар кылгән. Һәм суррогат ана белән килешү имзалаган көнне үзенең дә йөкле икәнен белгән. Суррогат ана аңа Пайпер һәм Пресли исемле игезәк малайлар, ә Трейси үзе кыз тапкан. Аңа Харлоу дип исеме кушканнар. Шул ук елны Трейси тагын балага узган. Улы җитлекмичә, йөклелекнең 29 атнасында туса да, сау-сәламәт ди. «Көтмәгәндә мин биш балалы әни булдым», – дигән  ул үзенең тормышындагы шатлыклы вакыйга турында.

Фото: пиксабайдан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бала ана капиталы суррогат ана

2
X