Салават Фәтхетдиновның туганы Айдар: «Салават абый белән охшашлыгым бик ярдәм итә»
Россиянең атказанган, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның туганы, җырчы Айдар иҗаты һәм шәхси тормышы турында сөйләде.
«Шәһри Чаллы» газетасы редакциясенең бүгенге кунагы – Россиянең атказанган, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның туганы, җырчы Айдар Фәтхетдинов.
– Айдар, үзең белән таныштыр әле.
– Мин Башкортстанның Тәтешле районы Ак Сәет авылында туып-үстем. Әтиемнең туганнары барысы да татар җырына, сәнгатенә гашыйклар. Әтием гармунда, баянда уйный, матур җырлый иде. Мине кечкенәдән җырлатып үстерде. 6 яшемнән сәхнәдә.
– Зур сәхнәгә нинди җыр белән чыктың?
– Уфада Альферд Якшембетовның «Туган көн» җырын башкардым. Киң катлау тамашачыга шул җыр белән танылдым. Аны хәзер дә сорап җырлаталар. Мин әкрен генә балачак хыялыма таба барам. Төрле чараларда катнашам, җырлар яздырам, концертымны куярга телим.
– Синең төс-кыяфәтең дә, тавышың да Салават абыеңа охшаган. Тамашачылар да охшатамы? Бу сиңа ярдәм итәме?
– Сәхнәдә генә түгел, урамда да охшаталар. Мин руль артында гел күзлек киеп йөрим, чөнки күзләрем начар күрә. Кайвакыт машинадан чыкканда күзлекне салырга онытам. Урамда: «Карагыз, Салават Фәтхетдинов. Автограф алырга кирәк», – дип сөйләнеп киләләр, якынайгач кына ул түгеллеген беләләр. Абыйга охшашлыкның файдалы яклары күп инде. Бу миңа Аллаһы Тәгаләнең ярдәме, чөнки Салават Фәтхетдинов күптәннән танылган, аны татар дөньясында белмәгән кеше сирәктер. Җырчы булудан тыш, ул җәмәгать эшләрендә, Татарстанның сәяси тормышында да актив катнаша. Аның белән охшашлык миңа нык ярдәм итә. Җырчылар күп булган заманда, мине тамашачы яшь җырчы буларак истә калдыра. Салават абыйның җырларын олысы да, кечесе дә яратып тыңлый. Мин аларны җырлаганга ачуланмый. Кайбер хезмәтләр, Салават абыйның туганы икәнлегемне белгәч, документ та сорамыйча җибәрәләр.
Салават абый белән охшаш булуның тискәре ягы да бар. Мине аның белән чагыштыралар. Безнең яшь аермасы 17 ел. «Яшь Салават! Абыеңа охшатып җырлыйсың», – диләр. Аллаһы Тәгалә мине аңа охшатып яраткач, шундый талант, тавыш биргәч нишлим инде?! Мин бит пародия ясамыйм. Аның кебек булырга омтылмыйм да. Чөнки ул кабатланмас, бердәнбер. Әмма мин аңардан үрнәк алып, үземчә җырлап, сәхнәдә үз урынымны табарга омтылам. Салаватның туганы булу мине җаваплылыкка этәрә, шуңа күрә һәр эшне җиренә җиткереп башкарырга тырышам.
– Бүгенге көндә ниләр белән шөгыльләнәсең?
– Мине Башкортстанда радио-телевидениедә таныткан җырларны Татарстанда яңартып чыгарам, яңа җырлар да өйрәнәм. Репертуарымны тулыландырам. Мин күбрәк элеккеге моңлы, лирик җырларны яратам. Яшьләр өчен заманча аранжировка ясап чыгарам. Әйткәнемчә, Салават абыйның җырларын да башкарам. Чөнки аларны халык ярата. «Барыбер көтәм»не сорап җырлаталар.
– Салават сине үзенең концертларында җырлатамы? Чыгышларыңны ничек бәяли?
– Ул мине 25, 34нче сезон концертларында катнаштырды. «Җырлавың начар түгел», – ди. Кайбер җирләрдә төзәтеп, киңәшләрен бирә. «Талантың бар, фамилияне дөрес кулланып, тырышырга гына кирәк», – дип илһамландыра.
– Синең музыкаль белемең бармы?
– Ике ел Уфа сәнгать училищесында вокал бүлегендә укыдым. Белем кирәк дип уйлыйм. Казан Дәүләт сәнгать университетында вокал буенча курсларда укырга җыенам.
– Кумирларың кемнәр?
– Мин Фәридә Кудашева, Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров кебек чын җырчыларны тыңлап үстем. Үзем дә эчтәлекле, моңлы җырларны халыкка җиткерергә тырышам.
– Җырчылар күп булган хәзерге заманда сәхнәдә күтәрелү авырдыр. Башка һөнәр сайларга кирәк дигән фикерләр килмиме башыңа?
– Пандемия вакытларында күңелдә бушлык барлыкка килде. Башка төрле уйлар керде. Ләкин мин үземне башка өлкәдә берничек тә күз алдыма китерә алмадым. Балачак хыялым – җырчы булып эшләү. Җыр мине яшәтә, киләчәккә өмет бирә. Җырларымны яраталар, төрле чараларга чакырып кына торалар.
– Социаль челтәрләрдә ниләр язалар?
– Күбесе: «Тавышың матур, җырларың мәгънәле», – ди. «Салаватка охшарга тырышасың, әле сиңа аңа җитәргә», – дип тәнкыйтьләүчеләр дә бар. Әйткәнемчә, мин икенче Салават булырга җыенмыйм, аңардан үрнәк алып, сәхнәдә үз урынымны табарга тырышам.
– Нинди авторлар белән иҗади элемтәдә торасың?
– Төрле шагыйрьләр, композиторлар белән эшлим. Рамил Чурагуловның берничә җыры бар. «Туганлык шәҗәрәсе» җыры чыгарга тора. Татар-башкорт дуслыгына багышланган «Уфа Казан арасы» җыры да тамашачылар күңеленә хуш килер дип ышанам.
– Бүгенге заманда кардәшләр арасында туганлык хисләре сүрелеп бара дисәм дә, хата булмас. Сезнең гаиләдә мөнәсәбәтләр ничек?
– Безнең гаиләдә туганнар дус-тату яши. Мин бер туганым белән дә сүзгә килгәнем юк. Зур дәрәҗәләргә ирешсә дә, Салават абый да туган җанлы. Ул туры сүзле, кешенең алдында дөресен әйтә, киңәшләрен бирә. Бу кайбер кешеләргә ошамый да. Ә мин аларны башыма салып куям, чөнки Салават абый һәрвакыт хаклы булып чыга. Ул тормыш тәҗрибәсе һәм профессиональлеге ягыннан күпләргә остаз. Мин чит кешеләргә биргән киңәшләренә дә колак салам. Ул гади гаиләдә үсеп, үзенең тырышлыгы белән зур дәрәҗәләргә ирешкән шәхес. 37 ел Россиянең төрле төбәкләрендә тулы залларда чыгыш ясый?! Миңа гел: «Буй-сының, талантың бар. Тырышырга кирәк», – ди.
– Син моңа ничек карыйсың?
– Үзенең тырышлыгы булмаса, кешене беркем дә күтәрә алмый.
– Салават абыеңнан ярдәм сораганың бармы?
– Мин тормышымны үзем алып барырга тырышам. Көчем җитмәгән мәсьәләләрне хәл иткәндә генә аңардан ярдәм сорыйм. Аның бер шалтыратуы да җитә.
– Газета укучыларыбызны шәхси тормышың да кызыксындыра.
– Хатыным Рузилә Татарстанның Әтнә районы кызы. Интернет аша таптым. Аллаһы Тәгалә бүләге – кызыбыз Айгизәгә 3 яшь. Без Биектау районында яшибез. Айгизәм миңа көч, илһам, тормышымны алып барырга өмет бирә. Кызым тугач, шатлыгымнан «Кызыма» дигән җыр да чыгардым. Мин эшемә яратып барам, гаиләмне сагынып өйгә кайтам. Аллаһка шөкер, без бик бәхетле.
– Рузилә иҗат кешесеме?
– Ул сәүдә системасында эшләгән иде. Бүгенге көндә бала тәрбияли. Рузилә татар җырларын тыңларга да, җырларга да ярата. Җырларымны иң беренче аңарга тыңлатам, ул гадел бәя бирә. Ир-атны гаиләдә хатын этеп тора. Ир аңа колак салса, уңышка ирешә дип уйлыйм. Бездә шулай. Мәсьәләне уртага салып сөйләшәбез, киңәшеп, аңлашып яшибез.
– Айдар, әниеңнең хәле ничек?
– Олы җанлы әнием шактый күп югалтулар кичерде. Башта талантлы, киң күңелле әтием Рәфит көтмәгәндә вафат булды. 2022 елда 40 яшендә бертуганым Лилия мәңгелеккә китеп барды. Аның үлеме белән һич килешеп булмый. Иң авыры әнигә. Бергә яшәгәч, Лилиянең гамәлләре, әйберләре әнинең күз алдыннан китми. Бүгенге көндә Лилиянең улы Нияз гаиләсе белән әни янында яши. Аннары 93 яшендә зур инәй Тәкълимә китеп барды. Мин аны да бик сагынам, чөнки бәләкәйдән аның белән үстек. Ул безне иманлы, кешелекле булырга өндәп үстерде. Нишлисең инде, язмышыбыз туганда ук языла. Кадерлеләребезнең урыннары җәннәттә булсын. Әниемә, туганнарыбызга Аллаһ сабырлык бирсен.
– Киләчәккә планнарыгыз?
– Әкрен генә концертларыма әзерләнәм. Продюсер Айдар Сәфәргалин «Шәһри Чаллы» газетасы оештырган «пятачок»ларны да мактый. Аллаһ боерса, килеп җырларга исәп бар.
Фотолар Айдар Фәтхетдиновтан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев