Ул Россия Президенты Указы белән бирелде.
Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимовның тормышында сөенечле вакыйга булды.
Ул Россия Президенты Владимир Путин боерыгы нигезендә «Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек булды.
Популяр җырчыга 2008 елда «Татарстанның халык артисты», 2011 елда «Башкортстанның халык артисты» исеме бирелде.
Нет комментариев