Җәйге күлмәктән - көзге урманда. Ландыш Нигъмәтҗановага ни булган?
Видеоны ул социаль челтәрдәге аккаунтына урнаштырган.
Татар эстрадасы йолдызы Ландыш Нигъмәтҗанова өр яңа җырын тәкъдим итте. Аны ул социаль челтәрдәге аккаунтына урнаштырган. Җырның сүзләрен Ландыш үзе иҗат иткән, көе – тормыш иптәше Фәрит Таишевныкы. Премьера “Йолдызларга бер менәр идем” дип атала. Анда Ландышны көзге табигать кочагында төрле образларда күрергә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев